Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • “Алинә”дә республика ярышы

    25 октябрьдә Базарлы Матактагы "Алинә" спорт залында киокусинкай-карате буенча республика ярышы узачак. Үсмерләр һәм өлкәннәр арасында үтәсе әлеге бәйгедә республиканың иң көчле спортчылары катнашуы көтелә. Аларның көч сынашуын күзәтү күпләр өчен кызыклы һәм мавыктыргыч булыр. Районыбызда спортның әлеге төре соңгы елларда бик активлашты. Безнең каратечы егет һәм кызларыбыз төрле бәйгеләрдә...

    25 октябрьдә Базарлы Матактагы "Алинә" спорт залында киокусинкай-карате буенча республика ярышы узачак.

    Үсмерләр һәм өлкәннәр арасында үтәсе әлеге бәйгедә республиканың иң көчле спортчылары катнашуы көтелә. Аларның көч сынашуын күзәтү күпләр өчен кызыклы һәм мавыктыргыч булыр.

    Реклама

    Районыбызда спортның әлеге төре соңгы елларда бик активлашты. Безнең каратечы егет һәм кызларыбыз төрле бәйгеләрдә уңышлы чыгышлары белән сөендерәләр. Үзебездә узасы республика ярышларында да аларга уңышлар телибез. Ярышлар сәгать 10 да башлана.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: