Әлки районы спорт мәктәбенең киокусинкай буенча беренчелеге узды
Яңалыклар

Әлки районы спорт мәктәбенең киокусинкай буенча беренчелеге узды

Ярышлар югары дәрәҗәдә узды, һәм без спортчыларыбызны яхшы нәтиҗәләре белән котларга шатбыз.

Базарлы Матакта Халык бердәмлеге көне Әлки муниципаль районы спорт мәктәбенең киокусинкай буенча беренчелеге белән билгеләп үтелде.

Бу җиңү — киләчәк максатларга илтүче мөһим этап. Егетләр инде чираттагы зур сынауга — «Казан Кирмәне» халыкара турнирына актив әзерләнәләр.


Нет комментариев