Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында бер ир-атның кыйммәтле чит ил машиналарына арест салынган

Әлки районында бер ир-атның кыйммәтле чит ил машиналарына – “Тойота Хайландер” һәм “Мерседес Бенц”ка арест салынган.

Сәбәп исә бик гади: ир-атның шактый зур күләмдә бурычы җыелган. Аның салым түләүләре буенча бурычы – 100 мең сумга кадәр җиткән. Шулай ук ул физик затка да 2,3 миллион сум күләмендәге әҗәтен тапшырырга теләмәгән. Аңа карата мәхкәмә карарын мәҗбүри үтәтү буенча эш ачылган. Бурычлы ир-атка бу турыда хәбәр ителгән, аның каравы, ул әҗәтен түләргә ашыкмаган. 

Мәхкәмә приставлары ир-ат милкендә ике автомобиль – “Тойота Хайландер” һәм “Мерседес Бенц” булуын ачыклый. Бер машинаның кайда булуы тикшереп табылгач, пристав әҗәтне кайтарып алырга теләүче белән бергә аңа арест сала. Икенче автомобильгә –   “Тойота Хайландер”га исә  “Юл приставы” рейд чарасы кысасында арест салына. Нәтиҗәдә, бурычлының машиналары алына. Шуннан соң да эзәрлекләнүче ир-ат бурычларын түләргә ашыкмый. 

Суд приставы мәхкәмә карарын мәҗбүри үтәтү буенча ачылган эш кысасында бәяләүче белгечне чакыра. Чөнки чит ил машинасын алга таба сату өчен базар бәясен ачыкларга кирәк була. 

Машиналарына бәя куелачагы хәбәр ителүгә, әҗәтче бурычларның берсен – 111 000 сумны шундук түләп тә куя. 

Әмма 2 миллион сумнан артык бурычы аның әле һаман да түләнмәгән. Димәк, арест салынган милек алга таба сатылачак. 

Әгәр дә әҗәтче әлеге бурычларын түләмәсә, ул автомобильләреннән колак кагачак. Аларны мәҗбүри сатачаклар, ә акчаны бурычны түләүгә тотачаклар.  

Әлки районының суд приставлары хезмәте бүлеге.

фото Пресс-служба  ГУФССП России по Республике Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев