Әлки районында яшәүче бердәнбер Бөек Ватан сугыш ветераны Хазыйм Фәхретдиновны бәйрәм белән котладылар
Әлки районында Бөек Ватан сугышында Бөек Җиңүнең 80 еллыгы билгеләнгән 9 Май иртәсе Түбән Әлки авылында яшәүче районыбыздагы бердәнбер Бөек Ватан сугыш ветераны Хазыйм Фәхретдиновны котлаудан башланды.
Аңа район башлыгы Александр Никошин, чәчәк бәйләмнәре тапшырып, изге теләкләрен җиткерде. Район мәдәният бүлеге хезмәткәрләре – ТРның атказанган мәдәният хезмәткәрләре Ринас һәм Эльмира Шиһаповлар җырларын бүләк итте. Ветеран җырчыларга үзе дә кушылып җырлады һәм: “Бу бик тә шатлыклы көн”, - дип, котлаучыларга рәхмәтен җиткерде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев