Әлки районында ришвәтчелеккә каршы мәсьәләләр буенча мәктәп директорлары белән киңәшмә үткәрелде
Сентябрь ае башында Әлки районында ришвәтчелеккә каршы мәсьәләләр буенча башлык ярдәмчесе Алсу Хәйруллина мәктәп директорлары белән киңәшмә үткәрде.
Максат – ришвәтчелеккә каршы федераль кануннар үтәлешен бозу очракларын булдырмау иде.
Алсу Хәйруллина киңәшмәдә катнашучыларга ришвәтчелеккә каршы федераль кануннардагы төп кагыйдәләрне аңлатты, нәрсәләр тыелуына, чикләүләргә һәм бурычларга җентекләп тукталды.
Директорлар белән үткән киңәшмәдә түбәндәге киңәшләр бирелде:
– яңа уку елында гомумбелем бирү оешмаларында ришвәтчелеккә бәйле канун бозу очракларын кисәтү буенча каралган чаралар планын яңадан карарга;
– бер үк белем бирү оешмасына якын туганнар эшкә урнашса аларны канунга ярашлы рәвештә дөрес итеп теркәргә;
– хезмәткәрләрнең хөкем ителгән булмавы турындагы белешмәрне игътибар белән тикшерергә;
– белем бирү оешмасына кабул иткәндә балигъ булмаучыларның хокуклары бозылуга юл куймаска;
– туклануны оештыруны даими тикшерергә һәм ашханәләрдә эшләүче хезмәт-кәрләрнең санитар кагыйдәләрне үтәвенә җаваплы караш булдырырга;
– белем бирү оешмасының рәсми сайт алып баруына зур игътибар юнәлтергә һ.б.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев