Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында ришвәткә каршы көрәш эшен координацияләү буенча комиссия утырышы булды

Әлки районында ришвәткә каршы көрәш эшен координацияләү буенча комиссия утырышы булды. Ул 26 июньдә балалар иҗат йортында узды һәм аны район башлыгы Александр Никошин алып барды.

Утырышка прокурор ярдәмчесе Эдуард Юнысов, районның эчке эшләр бүлеге җитәкчесе урынбасары Ринат Зыятдинов, әлеге комиссия әгъзалары, авыл җирлеге башлыклары чакырылган иде. 
  Көн тәртибендә өч мәсьәлә каралды. Аның беренчесе – 2023 елда райондагы кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына дәүләт ярдәме күрсәтелү турында. Бу мәсьәлә буенча  башкарма комитет җитәкчесенең территориаль үсеш буенча урынбасары Наталия Голубева чыгыш ясады. 
2023 елда муниципаль хезмәткә кагылышлы кануннар үтәлгәнме, аерым алганда, муниципаль хезмәткәрләр һәм ул вазифага вакытлыча билгеләнүче затлар керемнәр, чыгымнар, милек һәм милек төрендәге бурычлар турындагы мәгълүматларны вакытында һәм дөрес итеп тапшырганмы? Бу хакта район Советының оештыру бүлеге җитәкчесе Маргарита Советникова сөйләде. 
Ул муниципаль хезмәткәрләрнең, җирле үзидарә депутатларының, муниципаль учреждение җитәкчеләре үзләренең һәм тормыш иптәшләре, балигъ булмаган балаларының керемнәре, чыгымнары турындагы мәгълүматны 30 апрельгә кадәр тулы күләмдә тапшыруларын әйтте. Бары бер депутатка кына декларациясенә төгәллек ясап, мәгъүматны бераз соңрак янә юлларга туры килгән. Ә ике депутат, Донецк һәм Луганск өлкәсендә үз бурычларын үтәүләре сәбәпле, хисапны бирмәгән. 
 Район башлыгы Александр Никошин декларацияләрнең һәр елдагы кебек үк бүгенге көндә тикшерүдә булуы турында әйтте. Аларның бар таләпләрне үтәп, соңыннан сораулар тумаслык итеп тутырылырга тиешлеген ассызыклады. 
Аннары сүз Борискино авыл җирлеге башлыгы Галина Самаринага бирелде. Ул 2023-2024 елда үзара салым акчасының тотылуы турында хисап тотты. 
Александр Федорович бу чыгыштан соң: “Сез авыл кешеләре алдында ел дәвамында берничә тапкыр җыелган акча һәм аңа кушылган дәүләт ярдәменең кайда ничек тотылуы турында хисап тотасыз. Әмма әгәр дә кемнәрдер нидер аңлап җиткермәсә, шикләнсә, сез, авылдашларны чакырып, тагын да җентекләбрәк тотылган һәр сум турында сөйләгез. Кеше үзара салым акчасының кайларга кулланылуын аермачык күз алдына китерергә тиеш”, – дип, авыл җирлеге башлыкларына  күрсәтмә бирде. 
Соңыннан утырышка йомгак ясалды, көн кадагына күтәрелгән өч мәсьәлә буенча да тиешле карарлар кабул ителде.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев