Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Алпар авылында яу кырында ятып калган авылдашлар истәлегенә куелган һәйкәл ачылды

    Алпар авылы үзәгендә яу кырында ятып калган авылдашлар истәлегенә куелган һәйкәл зур ремонттан соң янә ачылды. Һәйкәл янәшәсендә Бөек Ватан сугышында һәлак булган 248 алпарлының исемнәре теркәлгән обелиск та булдырылган. Бу композиция матур тимер койма белән дә әйләндереп алынган. Зур чыгымлы да, бик игелекле дә бу эшләрне нәсел тамырлары белән...

    Алпар авылы үзәгендә яу кырында ятып калган авылдашлар истәлегенә куелган һәйкәл зур ремонттан соң янә ачылды. Һәйкәл янәшәсендә Бөек Ватан сугышында һәлак булган 248 алпарлының исемнәре теркәлгән обелиск та булдырылган. Бу композиция матур тимер койма белән дә әйләндереп алынган. Зур чыгымлы да, бик игелекле дә бу эшләрне нәсел тамырлары белән шушы җирлектән булган, бүген Казанда пассажирлар йөртү предприятиясен җитәкләүче Альберт Мөхәммәтшин үз өстенә алган.

    3 майда яңартылган һәйкәлне ачу тантанасы зур әзерлек белән һәм гаять тантаналы төстә узды. Анда авыл халкы һәм читтә яшәүче бик күп якташлар катнашты. Алпарда Бөек Җиңүнең 70 еллыгын әнә шундый күркәм гамәл белән, олы һәм дулкынландыргыч бәйрәм итеп үткәрделәр.

    Тантана башланганчы күп санлы халык арасыннан мин иганәче Альберт Мөхәммәтшинны эзләп таптым. Ул узган чакырылышта Татарстан Дәүләт Советы депутаты булган. Хәзер Казан шәһәр Думасы депутаты.

    -Сез Казанда туып үскән егет. Алпар авылындагы һәйкәлне төзекләндерү-ремонтлау эшенә ничек алынырга булдыгыз?-дип сорыйм.

    -Минем әнием Алпар авылыннан. Аның әтисе, ягъни дәү әтием Нурмөхәммәт Яруллин Алпардан Бөек Ватан сугышына киткән һәм ил азатлыгын яклап һәлак булган, - ди Альберт Әхәтович. - Шулай булгач, минем нәсел тамырларым да бу авылдан. Бирегә бер кайтуымда зиратта булган идем. Шуннан кайтып килгәндә авыл уртасындагы һәйкәлгә күзем төште. Бик искергән, мескен хәлдә күренде ул миңа. Бу бит авылның батыр уллары истәлегенә куелган һәйкәл, ул андый начар хәлдә булырга тиеш түгел, ата-бабаларыбыз рәнҗер, дип уйладым. Һәм һәйкәлне ремонтларга ниятләдем.

    Бу игелекле якташыбызның исеме Алпарда узган бәйрәм тантанасында күп тапкырлар рәхмәт сүзләре һәм изге теләкләр белән телгә алынды.

    Ә иң башта бәйрәм чарасына килгән халыкка район мәдәният йорты хезмәткәрләре әзерләгән композиция күрсәтелде. Сугыш чоры михнәтләре, фашистларның кансызлыгы, тылда хатын-кызлар һәм балаларның үз-үзләрен аямый хезмәт итүе - әлеге күренешләр аша тетрәндергеч булып күз алдына килеп басты.

    Иске Алпар авыл җирлеге башлыгы Ринат Шәйхетдинов үз чыгышын җыелган халыкны бәйрәм белән котлаудан башлады.

    -Авылыбыз уртасында Бөек Ватан сугышы каһарманнары истәлегенә һәйкәл 1982 елда төзелгән иде. Еллар узу белән ул шактый тузды, искерде. Альберт Әхәтович аны әйбәтләп ремонтларга, янәшәсенә һәлак булган авылдашларыбызның исемнәре язылган мәрмәр плитә урнаштырырга теләк белдергәч, без бу тәкъдимне сөенеп һәм хуплап каршы алдык. Рамил Гафаров җитәкчелегендәге төзүчеләр бригадасы һәйкәлне бик сыйфатлы итеп ремонтлады. Без аларга бик рәхмәтле. Бүген безнең Җиңү хакына гомерләрен корбан иткән авылдашларыбызны искә алып, алар белән горурланып рухларына баш ияргә менә дигән һәйкәл һәм обелискыбыз бар,-диде Ринат Кәлимуллович.

    Тагы да күбрәк фотоларны "Фоторепортажлар"да карый аласыз

    Муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Александр Никошин да алпарлыларны һәм кунакларны Бөек Җиңүнең 70 еллыгы белән тәбрикләде һәм бик кирәкле, игелекле эш башкарган Альберт Мөхәммәтшинга рәхмәт сүзләрен юллады.

    -Үткәнен белгән халыкның гына киләчәге бар, диләр. Без тарихыбызга кабат-кабат борылып карый торган - Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгын билгеләп үткән көннәрдә яшибез, дип басым ясады район җитәкчесе. -Фронтта да, тылда да бердәм көч куеп фашизм дигән ләгънәтне тар-мар итә алган халкыбызның батырлыгы онытылырга тиеш түгел. Җиңүгә үз өлешен керткән һәр якташыбыз олы хөрмәткә лаек. Ә бүген арабызда булмаган ветераннарыбызны зурлап искә алыйк.

    Алпар авылы мулласы Әсхәт Ибәтов шулай ук Альберт Мөхәммәтшинга мәрхәмәтле гамәле өчен рәхмәт җиткерде, изге теләкләр теләде.

    Трибунага узган Альберт Мөхәммәтшинны тантанада катнашучылар аеруча көчле алкышлар белән сәламләде. Ә ул авыл халкына тыныч имин тормыш, бәрәкәтле хезмәт, бәйрәмнәрнең матур үтүен теләде. Сафлары инде нык сирәгәйгән сугыш һәм тыл ветераннарына мөрәҗәгать итеп:

    -Картаймагыз әле, авырмагыз, кадер-хөрмәт күреп безнең арада озын-озак яшәгез!-диде.

    Тантанада озак еллар Казанның данлыклы Мәрҗәни мәчетендә хезмәт иткән Әсхәт ага Гатин да катнашты.

    -Альберт Әхәт улы Казанда да бик күп изге гамәлләре белән билгеле. Ул төрле дини бәйрәмнәр үткәрүдә, һәйкәлләрне яңартуда даими ярдәм итә, - дип сөйләде Әсхәт ага. -Аның әтисе Әхәт тә һәрчак дин юлында булды, игелекле эшләр кылып яшәде.

    Һәйкәл янәшәсендә яңа төзелгән обелискны ачу мактаулы миссиясе авылның бүген бердәнбер сугыш ветераны Нургали ага Вәлиевка тапшырылды. Менә яу кырында һәлак булган авылдашларның исемнәре уеп язылган мәрмәр таш өстеннән ак пәрдә алынды. Соңрак бик күпләр монда килеп әтиләре һәм дәү әтиләренең, туганнарының исем-фамилияләрен эзләп таптылар.

    Район мәдәният йорты сәнгать осталарының чыгышларын республиканың танылган артистлары дәвам итте. Рәсим Низамов, Миңгол Галиев, Лилия Муллагалиева, Айгөл Бариева башкарган җырларны тамашачылар бик җылы кабул иттеләр.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: