Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Алсу көмәнлелек чорын бушка уздырмый [+фотолар]

    Якташыбыз Алсу үзенең көмәнле булуын инде яшерми: ул өченче бала көтә.


    Гомеренең гадәти булмаган чорын булса да, җырчы актив яшәү рәвеше алып бара, дөрес туклана, пилатес һәм фитнес белән шөгыльләнә, йорт мәшәкатьләре һәм балалары белән мәшгуль, иҗат итә, клиплар төшерә.

    Көмәнле килеш клип төшерү модага кереп бара бит, Алсу да әлеге чорын бушка уздырмаска булган "Тепло от любви" җырының видеосын төшереп йөри икән. Берничә кадрны ул Instagramга да куйган.

    Алсу да Абрам да туачак сабыйның малай булуына өметләнә. Беренче кызын АКШта, икенчесен Израильдә тапкан Алсуны өченчесен Лондонда табар дип фаразлыйлар, чөнки аларның анда фатиры бар икән.

    Реклама

    http://www.saby-rt.ru/tt/hbrl/item/10973-alsu-k%D3%A9m%D3%99nlelek-choryin-bushka-uzdyirmyiy-%20fotolar.html

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: