Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Алты баш сыерны кул белән савырга бер дә авыр түгел, - ди Борискино авылыннан Валентина Казакова. ФОТО

    Әле берничә ел элек кенә чуаш авылларында сөт тапшыручылар аз иде.

    Үзегездән артканын сатып акча эшләгез, гаиләгезнең акча янчыгына бераз акча керер иде, дигән үгетләүләргә "Сөтне дуңгыз балаларына эчерәбез", дип җавап бирә иде хуҗалар.
    -Без дә шулай идек, ике сыер асрап та сөт тапшыру дигәнне белмәдек. Исем китә, үз файдабызны аңламаганбыз бит. Район хакимиятеннән Мария Платонова килеп, һәр йортка диярлек кереп йөрде, сөйләште, аңлатты, санап күрсәтте. Мин аңа хәзер дә рәхмәт укыйм. Ярый әле шул вакытта аның сүзләренә колак салганбыз. Сыер асрап сөт җитештерү тормыш алып барырга, балаларны аякка бастырырга мөмкинлек бирде,- дип сөйләп китте Валя, зур, иркен абзарларында күшәп ятучы тук сыерларына күрсәтеп.
    Әйе шул, кайчак акыллы киңәш тә кирәк кешегә. Аңарчы ике сыер асраган Казаковлар, аз гына сөт сатсаң да "тере" акча кергәнне аңлап алгач, сыерларның санын арттырырга булалар. Хәзер абзарларында алты сыерлары, каплаткан таналары, берничә баш бозаулары бар. Байлык бит бу! Әле алга таба баш санын тагын арттырырга уйлыйлар.
    -Менә бу бозауларны, тайны сатып, тагын сыерлар алырга дип сөйләшәбез Андрей белән. Сөт тапшыру - көн дә акча керү дигән сүз бит ул. Хәзер моның файдасын аңладык, көне-көне белән үзебезгә дә калдырмыйм сөтне, бөтен сауганны тапшырып барам. Ай саен 20 мең тирәсе акча эшлибез. Әйбәт бит,-дип, Валентина безне өенә, "бер чәшке чәйгә" чакырды.
    Баскыч төбеннән өйгә үтүгә биредәге чисталыкка, иркенлеккә шаккаттым! Идәннәрдә матур ленолиум, түшәмнәр гипслы катыргы белән ике катлы итеп эшләнгән, нокталы яктырткычлар куелган. Кунак бүлмәсе зурлап мәҗлес үткәрерлек! Һәр бүлмәдә пөхтәлек, матурлыкка омтылыш сизелә. Хуҗабикәнең бик тә уңганлыгын бөтен җирдә күрәсең.
    Йомшак диванга утырып, Валядан гаиләсе турында сорашам.
    -Үзем мин Хурада кызы. Ленин исемендәге колхозда бухгалтер булып эшләгән вакытым. Безнең хуҗалыкка ниндидер запчасть эзләп килгән Андрей белән таныштым. Ул "Мир"да механик икән. Әллә ни озак йөреп тормадык, берничә айдан өйләнешеп тә куйдык. Шулай итеп, мин Борискинога килен булып төштем,-дип яшь чагын искә төшерә башлады Валя.
    Андрей төпле егет булып чыга, өйләнер алдыннан ул инде өй төзи башлап стеналарын күтәргән икән, түбәсен ябарга Валяның туганнары да булыша. Яшь килен "Мир" совхозында эшли башлый. Аннары бер-бер артлы башта кызлары Елена, аннары Виталий белән Костя туып, гаиләне ныгытып куялар.
    Икесе дә нык, төпле нәселдән булгангадыр, Андрей һәм Валентина тормышка теш-тырнак белән ябышалар: совхоз-да тырышып эшлиләр, үз хуҗалыкларын да һәрьяклап үстерәләр. Ә балалар бик тиз кул арасына кереп, әти-әниләренә булышырга өйрәнәләр. Валя әйтә:
    -Аларны махсус эшкә өйрәтергә кирәкмәде. Аңлыйлар бит, балалар өчен тырышабыз. Хәзер инде үсеп бетеп баралар: Лена укып белгечлек алды да, апам янына, Ханты-Манси төбәгенә китеп, эшкә урнашты. Әле менә ялда, дөресрәге, югары белем турында диплом алып йөри. Виталий Казан технологик университетта (элеккеге КХТИ) нефть-газ җиһазлары механигы булырга укый, инде икенче курста. Костябыз әлегә яныбызда, сигезенче сыйныфта ул. Ярдәмчебез, аңа әйтеп торасы да юк, йортта үз эшен белә.
    Валяның йөзендә горурлык чаткылары күрәм. Билгеле, тәртипле, тырыш балалар үстерә алу зур эш ул. Әнә, стенадагы чөйдә малайларның спорттагы уңышларына бәя булып медальләр дә эленеп тора. Шулай шул, балага дөрес тәрбия бирүдә хезмәтнең дә, авырлыкларның да роле гаять зур.
    Бал белән чәй эчә-эчә әңгәмәбезне дәвам итәбез. Затлы сый - бал да үзләренеке икән бит, 60 оя умарталары да бар Казаковларның.
    -Шул хәтле балны кая урнаштырасыз?-дип сорыйм хуҗабикәдән.
    -Булганга урын табыла икән ул. Үзебезнең районда да алалар. Ә былтыр август аенда Андрей шактый балны төньякка, апаларга илтте, андагы халык бик тиз алып бетергән балны. Тансык күрәмсең,-дип шаккаттыра ул.
    Андрей тәвәккәл егет икән бит, куркып тормаган, үзләренең әрҗәле «Фиат» машиналары белән 2,5 мең километрдагы хантлар-мансилар яшәгән якларга бал да илткән, көзен дуңгыз ите төяп тә барып кайткан. Тегендә-монда 5 мең чакрым җыела бит! Тәвәккәллек таш яра, дип белми әйтмәгән шул халык.
    Казаковларның терлек санын арттырып, хуҗалыкларын киңәйтү исәбе дә юк түгел. Моны эшләргә әлегә җирләре булмау гына комачаулый. Әмма хәл ителмәслек мәсьәлә түгел икән анысы да. Бәлки, крестьян-фермер хуҗалыгы итеп рәсмиләштерергәдер, дәүләтнең андый хуҗалыкларга тәгаенләнгән ярдәменә таяныргадыр, дип тә уйлыйлар. Валя сыерларны әлегә кул белән сава икән, аппарат алырга кирәклеге дә аңлашыла. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе консультанты Идрис абый Хәмитов бу очракта да һаман шул дәүләт булышлыгыннан - 40 ка 60 программасыннан файдаланырга киңәш итә икән. Үз акчаларына савым аппараты сатып алсалар, бәянең 40 процентын кире кайтарып бирәләр бит.
    Сыерлы авыл халкына тиешле субсидияләрне дә алганнар Валентина белән Андрей: 2015 елда 12 мең, былтыр 18 мең сум акча биргәннәр үзләренә. Әйбәт бит, иш янына куш.
    …Валя безне урамга кадәр озата чыкты, трассага кыска юлны күрсәтте, кабат килегез, дип калды. Барырбыз да әле, ниятләрен башкарып чыксалар, райондашларга үрнәк итеп тагын язарбыз Казаковлар турында.

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: