Андрей Зиньков: «Без бергә булганда гына каршы тора һәм җиңә алачакбыз»
2022 елның 24 февралендә махсус хәрби операция башлану Россия генә түгел, ә бар ил өчен дә мөһим вагыйгага әйләнде.
Бу көнне Россия Президенты Владимир Путин Донецк һәм Луганск халык республикалары башлыкларының анда яшәгән халыкны Киев басымыннан яклауны сораган үтенечләре белән ризалашып, махсус хәрби операция башлануы турында хәбәр итте.
Хәрби хәрәкәтләр башлануга, фронтка ничек мөмкин, шулай ярдәм кирәк булачагы аңлашылды. Җиңүне яулау өчен фронтта гына түгел, ә тылда да тырышырга кирәк. Бөек Ватан сугышы вакытында әйтелгән әлеге сүзләр бүгенге көндә дә актуаль.
“Сигез ел дәвамында анда гади, бер гаепсез кешеләр, балалар һәлак булды. Алар Киев тәртипләре буенча геноцидка дучар ителде, кыерсытылды”, – дип сөйли район благочинные Андрей Зиньков.
Чистай епархиясе руханилары (ул республиканың 8 районы: Чистай, Спас, Әлки, Аксубай, Алексеевск, Нурлат, Яңа Чишмә, Чирмешән) һәм мәхәллә кешеләре беренчеләрдән булып солдатларга ярдәм кирәктер дигән фикергә килә.
Чынбарлыктагы хәлне үз күзләре белән күреп кайту өчен, Андрей хәрби хәрәкәтләр булган урынга бара, безнең хәрбиләргә нәрсәләр кирәклеген белешә. “Без армиягә гуманитар ярдәм кирәклеге турында яхшы аңладык. Әмма сугышчыларга төгәл нәрсәләр кирәк, без шуны белергә теләдек. Беренчеләрдән булып безгә танкчылар мөрәҗәгать итте, алар тактик носилкалар җитешмәвен әйттеләр”, – ди благочинный Андрей Зиньков. Митрополит Кирилл фатихасы белән Чистайда буржуйка мичләре һәм тактик носилкалар әхерләү буенча цех ачылды. Яраланган иптәшеңне сугыш барган урыннан тиз арада алып чыгарга кирәк. Тактик носилкалар моның өчен уңайлы. Алар җиңел, нык һәм зур түгел. Алар кеше гомерләрен сакларга ярдәм итәчәк. Район благочинные сүзләренә караганда, техник яктан аны әзерләү катлаулы, бер эшләнмә өстенә берничә кеше эшли. Бер носилканы әзерләүгә берничә сәгать вакыт үтә. Сызымнарны җентекләп өйрәнгәннән соң, беренче үрнәкне ясадык һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларга буржуйка мичләрен дә әзерли башладык.
“Улым Никита тактик медицина курсларын үтте. Шуннан соң безне тактик носилкалар, буржуйка мичләре әзерләү үзенчәлекләренә, беренче ярдәмне күрсәтергә өйрәтте, – дип сөйли Андрей Зиньков. Без 300дән артык буржуйка мичләре, 100 дә артык тактик носилкалар әзерләдек. Шәхси тактик аптечкаларга аеруча зур игътибар бирелде. Беренче вакытта анда фронтта кирәкле дип саналган әйберләрне салдык. Аннары күп нәрсәнең артык икәнлеге ачыкланды. Өстәмә мәгълүматны өйрәндек, хәрби әдәбиятны укыдык, солдатларның үзләреннән сораштык. Аннары аптечкага бары тик беренче ярдәм күрсәтү өчен һәм яраланганнан соң беренче минутларда зыян күрүченең хәлен тотрыклыландыру өчен кирәкле әйберләрне генә сала башладык. Беренче чиратта, бу жгут-турникетлар, бәйләү пакетлары”.
“Сугышчының үзенә тапшыру” акциясе буенча солдатларга 100 дән артык шәхси аптечкалар тапшырылды.
Андрей Зиньков сугышчылар белән һәрвакыт элемтәдә тора. Бүгенге көндә ул махсус хәрби операция барган урынга гуманитар ярдәм тапшыру максаты белән 17 тапкыр барган.
Район благочинные хәрбиләрне тәүбәгә китертү хезмәтен дә башкара. “Бик күп солдатлар килә, храмдагы кебек тезелешеп басалар, – дип тәэсирләре белән уртаклашты рухани. – Анда аларга бик авыр. Догалар аша алар күңелләренә аз булса да тынычлык табалар”. Авыр сынаулар төшкән көннәрдә, бәхетсезлек, авырулар күзәтелгәндә, православие динен тотучылар батырлыгы, ныклыгы һәм каһарманлыгы белән билгеле булган изгеләргә мөрәҗәгать итә. Изге Георгий – хәрби хәрәкәтләрдә катнашучы һәркемнең дә яклаучысы. Изге Җиңүче Георгийга догалар уку аеруча зур көчкә ия, чөнки ул бөек сугышчы, гаделлек яклаучы һәм чын христиан.
Атакай ассызыклап үткәнчә, һәр аптечкага да Җиңүче Георгий сурәте төшерелгән догалар да язып куелган. Дини кешеләр хәрбиләргә гомер һәм сәламәтлек, сугыш кырында җиңүләр сорап ялваралар.
Моннан тыш, район благочинные махсус хәрби операция барган урыннарга гуманитар йөк тә алып бара. “Безнең солдатлар өчен без тонна ярым консервалар, яшелчәләр, 5 тоннадан артык су алып килдек. Бүгенге көндә аларга яшеренү челтәрләре, окоп шәмнәре, буржуйка мичләре кирәк, – дип сөйли атакай. – Ярдәм кирәк-яракларын җыю төгәлләнми. Теләк белдерүчеләр һәрвакыт үзләреннеән өлеш кертә ала һәм район мәдәният йортына шәм булса да алып килергә мөмкин”. Һәркем дә безнең сугышчыларга салкын көннәрдә җылынырга ярдәм итә ала. Моның өчен буш консерва савыты, картон, эретелгән парафин кирәк һәм уртача 5-6 сәгать янучы шәм әзер булачак. Ул төтен чыгармыйча, җылыта да, яктырта да. Утында су кайнатырга, нинди дә булса ризык әзерләргән мөмкин. Шәм янында киемне һәм аяк киемен киптерергә мөмкин.
Андрей аткай волонтерлык эшчәнеге белән шөгыльләнә башлагач, тормышының бик нык үзгәрүен әйтә. “Гаиләгә генә әзрәк вакыт кала. Әмма берни эшләп булмый, – ди ул. Әгәр дә хәлдән килгәнчә булышу өчен вакыт бүлә алмыйбыз икән, ул вакытта егетләребезгә кемнәр ярдәм итәр? Алар анда гомерләрен корбан итә бит”.
Бар илебез буенча үз ихтыярлары белән ярдәм итүчеләр хәрби хәрәкәтләр барган урыннарга кием, аяк киеме һәм азык-төлекләр генә җибәреп калмыйлар, армия өчен тактик эшләнмәләр дә әзерлиләр. “Әлеге эш ватанпәрвәрлекне арттыра, фикердәшләрне берләштерә, – ди атакай. Шулай без сугышчыларга ярдәм итүебезне күрсәтәбез. Без бергә булганда гына каршы тора һәм җиңә алачакбыз. Без газапланучы кешеләрне, беренче нәүбәттә, тугандаш халкыбызны, дәүләтебез кызыксынуын гомерләре барәбәренә яклаучылар белән бергә булырга тиеш”.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев