Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Апак авылы мәдәният йортында элекке татар өе музее ясаганнар

    Республикада Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы игълан ителү безне кузгатып җибәрде, ана телебезнең язмышы, милли кыйммәтләребезне саклау, киләчәк буыннарга илтеп җиткерү хакында уйланырга мәҗбүр итте.

    Реклама

     Районда бу җәһәттән гамьле һәм эчтәлекле чаралар да үткәрелә. Шундый кичәләрнең берсе күптән түгел Апак авылы мәдәният йортында узды.
    “Авылымның милли бизәкләре” дигән әлеге кичәне Бөтендөнья татар конгрессының җирле оешмасы, “Ак калфак” район иҗтимагый оешмасы һәм Апак авылы мәдәният хезмәткәрләре берлектә үткәрде.
    “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасын районыбызда ике елга якын Апак авыл җирлеге башлыгы Илһамия Әбҗәббарова җитәкли. Үзенең хезмәт вазыйфалары буенча эш-мәшәкатьләре бихисап булса да, ул “Ак калфак” белән шөгыльләнергә дә вакыт табарга тырыша. Узган елларда Карга авылында алар катнашында оештырылган “Каз өмәсе”, “Балага исем кушу” кебек чаралар бик матур үткән иде. 
    –Безнең авыл халкы гомер-гомергә татар халкының милли йолаларын, гореф-гадәтләрен санлап, саклап, үтәп яшәде. Эшсөяр милләттәшләребез зур, четерекле хезмәтләрне дә күмәкләп, җыр, уен-көлке белән аралаштырып башкара, бәйрәмнәрне дә күркәм итеп үткәрә белә. Татар авылының элекке көнкүрешен, кәсеп-һөнәрләрен, җыр-биюләрен искә төшереп, яшьләргә күрсәтү теләге күптәннән бар иде миндә,–ди Илһамия Хасибулла кызы.
    Туган телләр елы бу теләкне тормышка ашырырга этәргеч булган. Авыл мәдәният йорты җитәкчесе Рәмзия Хөсәенова белән алар бу кичәгә бик җентекләп әзерләнгәннәр. Авылдашлары белән дә сөйләшкән-киңәшкәннәр. Элекке көнкүреш әйберләрен, җиһазларын, киемнәрен тапканнар. Боларның барысын да мәдәният йорты залына урнаштырып, үзенә күрә элекке татар өе музее ясаганнар. 
    Тәрәзәләрдәге пәрдәләр, стеналардагы япмалар, карават җәймәләре, мендәр тышлары, сөлгеләр – бар да чигеп эшләнгән, андагы аллы-гөлле бизәкләргә Апак әби-апаларының осталыгы, күңел җылысы кергән. Идәндә – суккан паласлар, сандык, эскәмия өсләрендә – корама япмалар.  Әнә түрдә чыбылдыклы бишек, өстәлдә җиз самовар, ә мич буенда кисәү, табагач, чуен, киле, гөбе, мичкә ипи тыга торган агач көрәк, йон кабасы, орчык ише иң кирәкле җиһаз-җайланмалар, эш кораллары. Аларның барысын да авыл халкы үз хәзинәсеннән – чормалардан, әбиләреннән калган сандыклардан алып китергән. 
    –Дәү әниемнең сандыгын ачып күлмәкләрен алдым да, башта аны искә төшереп сагынып еладым. Бөтен күңелемә җылылык иңде,–дип сөйләде әбисенең ядкәрләре итеп саклаган киемнәрне кадерләп бәйрәмгә алып килгән ханым. 
    Кичәгә җыелган  авыл апалары элекке өй җиһазларының ничек кулланылуын бәйнә-бәйнә сөйләделәр. Һәркайсы кул эшләре белән килгән. Башта бергәләшеп сарык йонын теттеләр, аннан соң аны кабага бәйләп эрләделәр, каттылар, оекбашлар да бәйләп өлгерттеләр. Боларны җырлый-җырлый эшләделәр. Гармунчы “егет” Мөнир Абдуллин уйнаган көйләргә “Авылым”, “Күбәләгем”, “Мәтрүшкәләр”не, моңлы озын халык җырларын суздылар. Шаян сүзләр әйтешеп көлешеп тә алдылар.
    –Бездә халык биюгә бик маһир. Мин үзем дә биергә яратам. Үзебезнең авылга гына хас, электән килгән күмәк биюләребез дә бар. Әйтик, “дүртле”, “алтылы”, “кавын”, “күпер” биюләре,–дип сөйли Илһамия Әбҗәббарова. 
    Кул эшләрен башкарып бераз талчыккач, гармун көенә әнә шуларны биеп тә алдылар. Сөбханалла, баскан җирдә ут чыгаралар, аякларына күз иярми апаларның. Бу бәйрәм үзләренә дә бик ошады, озак таралышмыйча җырлап-биеп, үткәннәрне искә төшереп сөйләшеп утырдылар. Кичәнең күркәм мизгелләре фоторәсемнәргә, видеога да төшерелде.
    Милли кыйммәтләребезгә, гореф-гадәтләргә багышланган мондый кичәләрне алга таба да үткәрергә ниятлиләр “ак калфак”лылар.

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: