Үсемлекнең нормаль үсүе өчен кояш нуры кирәк булган кебек, балаларга да әти-әни мәхәббәтенең яктысы кирәк.
Нәкъ менә шул мәхәббәт һәм ата-аналарның шәхси үрнәге - кешене кеше итеп үстерә торган төп этәргеч.
Балалар йортында тәрбияләнүче балалар исә әнә шул кояш җылысыдай кирәкле ата-ана мәхәббәтеннән һәм назыннан мәхрүмнәр. Шуның аркасында алар еш кына физик, психологик, акыл ягыннан бик нык артта калалар. Мондый сабыйларның рухи үсеше дә бозыла-алар үз эчләренә бикләнәләр, башкаларга ышанмыйлар, үзләрен кимчелекле саныйлар.
Тормыш яхшыруга карамастан, бүгенге көндә илебездә ятимнәр саны арта бара. Россиядә хәзер 650 меңгә якын ятим бала исәпләнә икән. Аларның күпчелеге балалар йортларында, интернат-мәктәпләрдә тәрбияләнәләр. Дәүләт бүген балаларны билгеле бер таләпләргә туры килгән гаиләләргә тәрбиягә бирү ягында. Ятимне уллыкка, кызлыкка алырга, опекун булырга гына түгел, вакытлыча тәрбиягә дә алырга мөмкин. Һәм менә без шундый тәрбиягә бала алган гаиләләрнең берсе булабыз.
Безнең гаиләдә тәрбиягә алган дүрт бала үсә. Алинәбезгә 16 яшь, Каринага - 7, Гөлинәгә -13, Илһамга 12 яшь тула.
Тәрбиягә бала алу, бер генә сабыйга булса да гаилә җылысы бирү бер көндә генә уйланып эшләнми, әлбәттә. Безнең гаиләне мондый адымга этәргән сәбәпләрнең берсе беренче каналдан күрсәтелгән "Громовлар" сериалы булды. Фильмның соңгы сериясен елый-елый карап утырганда: "Әллә соң без дә берәр бала алыйк микән?"-дип ирем Ривхаткә әйтеп куйдым. Миңа "әйе"дип тә, "юк" дип тә җавап бирүче булмады. Әмма шушы көннән соң мин бу турыда бик еш уйлый башладым. Ләкин ниятемне чынга ашырырга Казан педагогика университетында читтән торып укуым комачаулап торды. Шулай да соңгы курста укыганда тәвәккәлләдек - бер кыз бала алырга дип гариза яздык. Ни өчен кыз бала, дисезме? Чөнки ул вакытта безнең үзебезнең ике җиткән улыбыз бар иде инде, ә минем бик тә кыз бала тәрбияләп үстерәсем килә иде. Бөтен кирәкле документларны җыеп тапшыргач, дулкынланып хәбәр көтә башладык.
Баштарак "кайсы да ярый" дип уйласаң да, алай түгел икән. Сиңа насыйп баланы күрүгә, йөрәк сизә, бөтенләй башкача тибә башлый. Беренче балаларыбыз апалы-энеле 5 яшьлек Гөлинә белән 3 яшьлек Илһамны 2009 нчы елның 14 февралендә алып кайттык. Кама Тамагы районында урнашкан балалар йортыннан балаларны алып чыгып киткәндә, мин инде аларны "үземнекеләр" дип санадым. Әти-әниләр,туганнарым бу адымымны хупладылар, Гөлинә белән Илһамны үзләренең оныклары кебек үк яраттылар.
Инде Гөлинәбез белән Илһамыбыз матур гына үсеп килгәндә, Гөлинәнең гел "эче поша" башлады.
- Нишләп бездә малайлар дүртәү, ә без, әни, синең белән икәү генә, - ди.
Без ирем белән "әллә соң тагын берәр кыз алыйк микән, Гөлинәгә дә иптәш булыр", дип уйлаштык. Улларыбызга шалтыратып киңәштек. Ул вакытта инде ике улыбыз да армиядә хезмәт итә иделәр. Олы улыбыз Руслан Уссурийскийда, кече улыбыз Рөстәм Абхазиядә. Алар тәрбиягә тагын бер кыз бала алабыз дигән хәбәрне бик шатланып кабул иттеләр. Озакка сузмыйча гына үзебезнең ниятебезне опека хезмәткәрләренә дә җиткердек, гариза язып калдырдык.
2011 елның 23 августында, инде гариза турында онытып бетердек дигәндә, район опека бүлегеннән: "Ләйлә апа, сезгә кыз бар, берәү генә түгел, икәү", дип шалтыраткач, куркып та, каушап та калдым. Кызларның олысы -Алинәсе 10 яшьтә инде, ияләшерме, кечкенәсе - Каринасы бик бәләкәй, 1 яшь 3 айлык кына, карый алырмынмы, дим. Ләкин балаларны күрүгә куркулар, икеләнүләр юкка чыкты. Чөнки кызлар шундый матурлар, ягымлылар иде. Алинә өйгә кайтуга ук үзен зур апа итеп күрсәтте. Илһам белән Гөлинә артыннан икенче көнне үк "әни", "әти" диеп эндәште.
Балаларыбыз үзара тату, дус яшиләр. Бергәләшеп өй эшләрен эшлиләр, дәресләр әзерләгәндә бер-берсенә булышалар, җырларга, биергә, рәсем ясарга яраталар. Гаиләбез белән төрле конкурсларда катнашабыз. Алинәбез 2016 елгы "Созвездие-Йолдызлык" республика конкурсының район турында вокал-соло номинациясендә җиңү яулап, зона турына үтте.
Бик еш кына тирә-күршеләр, коллегаларым миңа: "Авыр түгелме, үкенмисеңме?"-дигән сораулар бирәләр. Җиңел диеп әйтеп булмый, төрле чаклар була. Ләкин беркайчан да үкенгәнем булмады һәм булмасын иде. Һәр көнне ходайдан үзебезгә һәм балаларыма исәнлек-саулык, бәхет, тәүфыйк сорыйм. Балаларны җәмгыятькә кирәкле кешеләр итеп, тигезлектә тәрбияләп үстерергә насыйп булсын иде.
Ләйлә Гыйльфанова, Юхмачы авылы.
Нет комментариев