Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Базарлы Матак авылындагы “Яшь имәннәр” сәламәтлек-ял лагере танымаслык булып үзгәрде

Районыбызда республиканың төрле программалары нигезендә яңа төзелешләр, капиталь ремонтлар дәвам итә.


“Яшь имәннәр” сәламәтлек –ял лагере да танымаслык булып үзгәргән. 
Менә-менә куллануга тапшыру алдында торган әлеге объектка район җитәкчеләре тикшерү визиты белән еш йөри. Чираттагы шундый тикшерүдә район башлыгы Александр Никошин, башкарма комитет җитәкчесе Руслан Морадымов һәм тагын бер төркем башка оешма-учреждениеләрнең дә җитәкче-вәкилләре катнашты. 

Лагерь территориясендә яңа 7 бина “үсеп чыккан”. Ике яшәү торагы, юыну комплексы, медпункт, клуб, җәйге ял-күңел ачу урыны, үткәрү-тикшерү пунктлары тиздән балалар өчен бөтен шартлар тудырылган ял урынында тулы көчкә хезмәт күрсәтә башлаячак. Моннан тыш заманча тротуарлар, уен, спорт белән шөгыльләнү өчен куелган мәйданчыклар,  яңартылган волейбол, баскетбол кырлары да, әллә каян күзгә ташланып, күңелгә шатлык хисләре өсти. 6,6 гектардагы әлеге территория яңа койма белән әйләндереп алынган.  Бу җирлекнең “хуҗасы” Валерий Балакиров сүзләренә караганда, бүгенгесе көндә биредә 34 видеокамера да урнаштырылган.

–     Бер генә вак-төяк җитешсезлек тә күз угыннан ычкынырга, читтә калырга тиеш түгел. Балалар өчен эшләнгән һәр объект, киләчәгебезне, яшь буынны кайгыртып, алар сәламәтлеге өчен дип, югары дәрәҗәдә эшләнсә генә, безнең күңел тыныч була ала, - ди район башлыгы,  урыны-урыны белән таләпләргә туры китереп бетерергә кирәк булган төгәлсезлекләрне дә күрсәтеп. 

 Хак сүзләр, алтын сүзләр.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев