Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Базарлы Матак урта мәктәбенең 9 нчы чыгарылыш сыйныфы укучылары аттестатлы булды

Бүген, 28 июньдә, район мәдәният йортында Базарлы Матак урта мәктәбенең 9 нчы чыгарылыш сыйныфы укучыларына төп гомуми белем турында аттестатлар тапшыру буенча тантаналы бәйрәм оештырылды.


Залда әлеге укучылар үзләре, бу балаларга белем биргән укытучылар, ул-кызлары өчен ут янып торучы ата-аналар, якыннары, туганнары, дуслары урын алган иде. Чыгарылыш сыйныф укучыларына мәктәп директоры Луиза Абдархманова, сыйныф җитәкчеләре изге теләкләрен ирештерде, ата-аналар да үгет-нәсыйхәтләрен бирде.
Аттестат белән бергә тугызынчы сыйныф укучыларына уку эшчәнлегендә һәм спортта яхшы уңышлары, мәктәп һәм районның иҗтимагый тормышында актив катнашулары өчен Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Әлеге укучыларның белем баскычлары буенча тагын да югарырак күтәреләселәре бар әле. Үзләренә исәнлек-саулык, уңышлар, тормышта җиңүләре күп булсын, дип телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев