Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Базарлы Матакта чүп контейнерларның көпчәкләрен сүтеп алу очраклары бар

    Әлки районының Базарлы Матак авылында 160 чүп-чар контейнеры  урнаштырылды, алардан дөрес файдалана белик

    Мәгълүм булганча, апрельдән башлап район үзәгендә чүп-чар җыю тәртибе үзгәрде. Халыкның көнкүреш калдыкларын җыю өчен “Экосервис” җәмгыяте Базарлы Матак урамнарында 160 контейнер урнаштырды.

    Күпләр инде зәңгәр төстәге әлеге чүп савытларыннан файдалануның уңайлыгын бәяләп өлгерде. “Чүп-чар җыелу белән илтәсең дә саласың, бик җайлы”,–диючеләр байтак. Контейнерларда тупланган чүпне махсус машиналар даими төстә бушатып алып китеп торалар.

    –Дөрес, язгы мәлдә чүп контейнерлары тиз тула. Тора-бара аеруча зарурлык булган урыннарда аларны өстәп урнаштыру турында да уйлыйбыз,–ди “Экосервис” предприятиесе директоры урынбасары Марат Миңнеханов.

    Базарлы Матак җирлеге башкарма комитеты зур күләмле чүп-чар өчен дәү контейнерлар сатып алып куюны да планлаштыра.

    Район үзәгенең Крайнов урамына пластик, пыяла, кәгазь калдыкларын аерым җыю өчен дә махсус контейнерлар куелды. Алга таба алар Базарлы Матакның башка урамнарында да урын алачак. Шулай ук халык күп йөри торган урыннарга көнкүреш җиһазлары батареяларын җыю өчен махсус савытлар урнаштырылды.

    Чисталыкта яшик дисәк, безгә әлеге чүп савытларына көнкүреш калдыкларын тирә-якка туздырмыйча, тәртипле итеп саласы гына.

    Тик менә ул контейнерларга көнкүреш калдыкларын гына салмыйлар шул. Кайберәүләр агач ботаклары, сарай тиресенә кадәр чыгарып куялар. Билгеле, андый урыннарда контейнерлар тиз тула, пакет белән чыгарылган чүп-чарга урын да калмый.

    “Экосервис”ның райондагы вәкиле Илдар Хәйруллин йорт-җирдәге зур күләмле чүп-чарны каты көнкүреш калдыклары полигонына илтергә киңәш итә.

    Зәңгәр контейнерларның көпчәкләрен сүтеп алу очраклары да бар икән. Бусы инде угрылыкка керә. Ә урлау факты ачылса, законда моның өчен җәзасы да каралган.

    Чүп-чар контейнерлары безгә уңайлык тудыру, яшәгән җиребезне чиста тоту өчен куелган. Алардан кешечә  файдалана да белсәк иде.

     

     

     

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: