Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Базарлы Матакта яшәүче Туйбикә Сираевага гимназия коллективы ярдәм иткән

Базарлы Матакта яшәүче Туйбикә Сираеваның ике улы – Ришат һәм Рифат, илнең Кораллы Көчләрендә хезмәт итеп, Украинадагы махсус хәрби операциядә катнашалар.

 
 Күптән түгел сугышчыларны тәрбияләп үстергән анага матди ярдәм күрсәтү максатыннан, җирлек башкарма комитеты утын өчен агачлар кайтаруны оештырды. 
Нәби Дәүли исемендәге гимназия коллективы мобилизацияләнгән әлеге егетләрнең әниләренә бу бүрәнәләрне кисәргә ярдәм итте. Гимназиянең техник хезмәткәрләре Рәхим Хаҗипов, Рәмис Абдуллин, Илсур Гыйниятуллин, Илнур Хәсәнҗановлар бу игелекле эштә үз өлешләрен кертеп, тиз арада агачларны кисеп, әрдәнәгә өеп тә куйдылар.  
–    Район җитәкчелегенә, гимназия директоры Фәридә Яруллинага шулай ярдәм киткәннәре өчен бик зур рәхмәт.  Алар еш кына минем тормышым белән кызыксыналар. Берәр ярдәм кирәкмиме, дип сорыйлар. Бәйрәмнәрдә игътибарсыз калдырмыйлар. Шундый мәрхәмәтле булганнары өчен, билгеле, күңел сөенә, – диде Туйбикә Сираева.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев