Базарлы Матак авылында суны исраф итүчеләрне җәзага тартырга тәкъдим итәләр
Кемдер исраф итә, кемдер суга тилмерә
Көне-төне бакчага, кош-корт өчен агызып суны исраф итүчеләргә карата чара күрергә кирәк.
Кичә редакциягә шылтыраткан ханым әнә шулай ди. Хәер, әлеге фикерне алга сөрүчеләр ул гына түгел. Әлеге ханым безгә бик борчылып мөрәҗәгать итте. "Без Базарлы Матакның Хәмидуллин урамында яшибез. Ике көн инде краннардан тамчы да су килми. Мондый эсседә сусыз нишләргә соң?-ди ул. -Ә бит кайберәүләр үрдәк-казларына ясаган күлләренә һәм бакчаларына көне-төне су агызып яталар. Нигә авыл җирлеге башкарма комитеты моңа күз йома? Рейдлар үткәрергә, эчә торган суны шулай чик-чамасыз кулланучыларга карата чара күрергә кирәк. Кайсыдыр урамда трассаны ремонтлыйлар, бу көннәрдә шуңа су юк, дигәнне дә ишеттек. Ә нигә соң бу хакта халыкка алдан хәбәр итмиләр? Кеше су җыеп, хәстәрен күреп калыр иде. Без бит су өчен вакытында түләп барабыз. Димәк, су белән тиешенчә тәэмин итүне дә таләп итәргә хаклыбыз".
Газета укучыбыз белән килешми мөмкин түгел. Базарлы Матак авыл җирлеге башкарма комитеты, коммуналь челтәрләр җитәкчелеге әлеге дәгъвага колак салсыннар һәм әйтелгән кимчелекләрне төзәтү чарасын күрсеннәр иде.
.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев