Реклама
"Бердәм Россия" партиясе төзелүнең 16 еллыгы уңаеннан партиянең җирле бүлекчәсе башлангыч бүлекчәләр арасында иң матур стендлар ясауга конкурс игълан иткән иде.
Барлык бүлекчәләр дә бу эшкә җитди карап, стендларны бөтен шартына китереп ясаганнар. "Эшлекле дүшәмбе" киңәшмәсендә партиянең җирле бүлекчәсе секретаре Александр Никошин бәйге җиңүчеләрен бүләкләде.
Партиянең Түбән Кәчи, Чуаш Борнае, Чуаш Кичүе, Иске Камка, Җәлил, Кояшлы җирле бүлекчәләре иң яхшы стендлар әзерләүчеләр дип табылды.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз