Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • “Без эштән курыкмыйбыз, эш бездән курыксын!”– ди Әлки районы Иске Хурада авылы фермере Евгений Яганев

    “Без эштән курыкмыйбыз, эш бездән курыксын. Әти безне шулай өйрәтеп үстерде”,–ди Евгений Яганев. Эшкә батыр, үз-үзенә ышанычы нык булганга тигез җирдә зур хуҗалык булдырган, гаилә фермасы төзегән, үз эшен һаман киңәйтү-зурайтуга йөз тота да инде ул.

    Зур, ишле гаиләдә кечкенәдән хезмәткә өйрәнеп үсә Евгений. Тик язмыш сынауларны да бик иртә җибәрә аңа. Гомер уртасында әтисе вафат була, әнисе дә чирли. Шулай килеп чыга, 13 яшеннән Женя төп нигездә тормышны мөстәкыйль алып бара. Туганнары күз-колак булып, булышып торалар анысы, әмма малай йорт-җирдә үзе хуҗа була. Сыер тота, дуңгызлар асрый,  ашарга әзерли, хәтта икмәк тә сала. Читтән ярдәм көтеп утырмыйча, һәр нәрсәдә үз көчеңә ышану, җаваплылык, мөстәкыйльлек кебек сыйфатлар әнә шул чакта ук формалашкандыр аңарда.

    Ике ел армия сафларында хезмәт итү Евгенийны тагын да чыныктыра, аңа ир-егет сыйфатлары өсти. Туган авылы Иске Хурадага кайтып урнашып, өен әйбәтләп ремонтлый, йорт-җирен тәртипкә китерә.

    Бу инде 90 нчы еллар – эшмәкәрлекнең авылга да ышанычлы үтеп кергән чагы. Евгений шәхси хуҗалыгына ныклап торып алына, мал-туар санын арттыра бара. Үгезләрне 20 башка, дуңгызларны 50 башка җиткерә. Җитештерелгән продукцияне сатудан кергән акчаны хуҗалыгын киңәйтүгә тота. 30 баш мөгезле эре терлек урнаштырырлык бүрәнә ферма салып куя.

    Җәмәгате Валентина да булдыклы, тырыш иренә һәр эштә теләктәшлек күрсәтә (поддерживает), ярдәм итә. Гаилә фермасын алар уртак көч белән алып баралар да инде. Авылда ашамлыклар кибете булдыралар, Валентина шунда сату итә. Ике малай, бер кыз үстерәләр.

    –Авылда үз эшен булдыручыларга дәүләт бик булыша бит. Һаман яңа программалар чыгып тора. Мин дә шулар белән кызыксынып киттем һәм 2017 елда гаилә терлекчелек фермалары үсешенә 3 миллион сум грант оттым. Шуңа менә 100 баш терлеккә исәпләнгән ферма бинасы, ә янәшәсендә җәйге лагерь төзеп куйдым,–ди Евгений.

    Яңа терлек корпусын авылдан читтә, элекке колхоз фермалары урынында салганнар. Ул заманча җиһазландырыла. Малларны эчерү, тирес чыгару кебек эшләр механикалаштырылган. Сөтне суыту җиһазлары да алынган, урнаштырасы гына калган. Кыскасы, яңа фермада эш шартлары күпкә җиңеләя.

    Яганевларның гаилә фермасында хәзер 30 баш савым сыеры, 10 буаз тана (нетель), дистәдән артык бозау бар. Болар нигездә үзебездә киң таралган гадәти токымлы маллар. Ферма тулыланырга тора – бүген-иртәгә Киров өлкәсеннән голштин токымлы 20 баш сыер алып кайтачаклар. Әлеге югары продуктлы малларны сатып алуга фермер ташламалы шартларда, ягъни 5 процентлы 3 миллион сум кредит алган. Голштин-фриз дөньяда иң күп сөт бирергә сәләтле токымнарның берсе санала. Евгений Павлович акрынлап фермасындагы малларның токымын тулысынча яңартырга ниятли.

    Сыерның сөте – телендә, диләр бит әле. Малларга азыкны биредә мулдан хәзерлиләр. Яганевларның 45 гектар җирләре бар. Анда бөртекле культуралар, шулай ук печән үстерәләр. Комбайн, трактор ише техникалары да җитәрлек. Җир биләмәләрен арттырырга да теләге бар Евгенийның. Гомумән, аның планнары зурдан. Савым сыерларының баш санын ишәйтү белән беррәттән, атлар да асрыйсы килә. “Бахбайлар бигрәк акыллы хайван бит. Мин аларны балачактан яратам”,–ди. Кышларын техниканы саклау, ремонт эшләрен башкару өчен җылы гараж да булдырырга кирәк.

    Бу ниятләренең тормышка ашасына шикләнәсе юк. Авырлыкларны җиңә, куйган максатына ирешә торган ир-егет булуын Евгений инде бер генә расламаган. Үзе әйтүенчә, ул авылны ярата, эшнең ниндиеннән дә курыкмый. Алар бөтен гаиләләре белән спортка мөккибән. Уллары Яков белән Даниил мәктәп елларында киокусинкай каратэ буенча төрле дәрәҗәдәге ярышларда  призлы урыннар яулап килде. Евгений үзе дә, талчыгып эштән кайткач каратэ белән шөгыльләнсәм, аруларым бетә, күңел күтәрелә, ди әнә.

    Авыл хуҗалыгында керем алып эшләп буламы?

    –Акыл белән эшләргә кирәк, авырлыклардан өркеп күңелне төшермәскә,–ди Евгений. –Эшнең әле очы-кырые юк. Әмма бит улларым да үсеп җитте. Казанда укысалар да, ялларда, каникулларда кайтып җитәләр, фермада да, чәчүдә, урак өстендә дә бик булышалар. Савымчы, терлекче хезмәткәрләрем дә бар. Эш урыннары булганга кинәнеп, тырышып хезмәт куя алар да. Берара сөт бәяләре нык төшкән иде. Ул чагында да хафага бирелмәдек, яхшыга өметләндек. Хәзер бәяләр акрынлап үсә. Алга таба  сыйфатлы, яхшы сөткә сорау тагын да зур булачак, дип уйлыйм. Димәк, гаилә фермаларының киләчәге өметле. Дәүләт тә гел хуплап, ярдәм итеп тора. Шулай булгач, җиң сызганып эшләргә дә эшләргә!

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: