Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Без күргәннәрне язсаң, китап булыр, – ди Габбас ЗӘЙДУЛЛИН

    Еллар үткән саен сугыш чоры хатирәләре күңелдә яңара бара. Ул чакларны онытырлык түгел. Безнең буынга туры килгән 1941-1951 еллар бигрәк авыр булды шул. Сугыш башланганда миңа 13 яшь иде. Бик әйбәт хәтерлим - 1941 елның сентябрендә әтине сугышка алдылар. Ул көнне авылдан күп ирләр китте фронтка. Озатырга да бихисап кеше...

    Еллар үткән саен сугыш чоры хатирәләре күңелдә яңара бара. Ул чакларны онытырлык түгел. Безнең буынга туры килгән 1941-1951 еллар бигрәк авыр булды шул.
    Сугыш башланганда миңа 13 яшь иде. Бик әйбәт хәтерлим - 1941 елның сентябрендә әтине сугышка алдылар. Ул көнне авылдан күп ирләр китте фронтка. Озатырга да бихисап кеше килгән иде.
    Безнең әти 1942 елны Ленинград блокадасына эләкте, шунда ике мәртәбә яраланды. 1943 елның 15 сентябрендә соңгы хаты килде. Шул ук елның сентябрь аенда Госман абыемны сугышка алдылар. Ә 1942 елның сентябрендә әтинең энесе Якуп абыйның һәлак булуы, Украинаның Львов шәһәре тирәсендә җирләнүе хакында хәбәр алган идек. Сентябрь ае безнең өчен әнә шундый кайгылы, фаҗигале булды.
    Госман абый, Суслонгер лагереның ачлыгын кичереп, 1944 елны фронтка җибәрелә. Ул Карпат тауларын үтеп, Румынияне, Венгрияне азат итеп, сугышны Чехословакиядә тәмамлый. 1950 елга кадәр Көнбатыш Украинада, әле хәзер дә баш күтәрүче бандеровчыларга каршы сугышларда катнаша. Госман абыем әле дә исән, Октябрьск шәһәрендә яшәп ята.
    Сугыш афәтләре безгә зур югалтулар алып килде. Әйткәнемчә, газиз әтиебез, аның энесе яу кырында башларын салдылар. 1980 елда без әтинең каберен зиярәт кылырга Ленинградка бардык. Әтиебез Пискарев мемориаль зиратында туганнар каберлегендә җирләнгән.
    Сугыш елларында авылда да тормыш бик авыр булды. 1942 елны, җиде сыйныфны тәмамлагач, мин ат җигеп эшли башладым. Безнең каршыда гына ашханә урнашкан, мин шунда утын, су ташый идем. Шул вакыттагы үзәккә үткән бер хәлне языйм әле. Хәтеремдә, карт кына ак атны җигеп урманга утынга киттем. Совхоз делянкасында утын төйим, өскә юеш кар, яңгыр ява. Утынны төяп бетергәнче өстәге фуфайкам суга салган кебек булды. Кайтырга чыктым. Чирмешән күперен чыккач, кинәт салкын көчле җил кузгалды. Өстемдәге юеш фуфайкам туңа башлады. Кайта-кайта куллар тотмаска әйләнде. Караңгы төшә башлады. Башыма, катып үләрмен ахры, дигән куркыныч уйлар килде. Шулай да мескен ат ашханә каршына кайтып туктады. Мин өйгә йөгердем. Өстемдәге фуфайка шыкырдап туңган, җиңнәре бозланып ябышкан. Аны кисеп алдылар. Ярый әле бәхетемә кызу мунча бар иде. Абый мине шунда алып барып эссе ләүкәгә утыртты. Икенче көнне аңыма килдем. "Син яртылаш үлгән идең",-диделәр. Шуннан соң озак авырып яттым. Алла саклады, исән калдым.
    Әнә шундый хәлләрне үз гомеремдә күп күрдем инде, аларны язсаң бер китап булыр.Ничек кенә авыр булмасын, яшәргә, эшләргә тырыштык.
    Сугыш елларында иң авыр хезмәт безнең буынга туры килде. Яз-көз кырда трактор плугында, җәй буе ат, үгез җигеп басуда төрле эшләрдә булдык. Шулай үз хезмәтебез белән җиңүгә зур өлешебезне керттек.
    Әле менә шушы арада гына "1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 70 ел" юбилей медален һәм бик зур бүләк тапшырдылар. Хәзер, Аллага шөкер, тормышыбыз яхшы. Безгә, ветераннарга, яшәү өчен бөтен уңайлыклар бар. Дөньялар гына тыныч булсын. Без күргәннәрне балаларыбыз күрмәсен. Яшьләр Җиңүнең нинди бәягә яулануын аңласыннар, бүгенге матур тормышның кадерен белсеннәр иде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: