Безнең кебек инвалидларга, өлкән кешеләргә булышканнары өчен бу игелекле кешеләргә рәхмәт яусын
Язгы-көзге пычракларда, көчле яңгырларда абзарга су кергәч, бу хәлгә чик куяр өчен кызыл балчык белән нигезен тыгызлап чыгарга киңәш иттеләр.
Моңа бер машина балчык кирәген чамалагач, аны каян алырга дип аптырап ук калдым. Шуннан гозер белән "Алексеевскдорстрой" җәмгыяте директоры Фоат Вәлиевкә һәм әлеге предприятиенең район филиалы җитәкчесе Рашат Гыйззәтуллинга мөрәҗәгать иттем. Алар үтенечемне канәгатьләндерделәр, тиз арада бер "КамАЗ" балчык китерттеләр. Безнең кебек инвалидларга, өлкән кешеләргә булышканнары өчен бу игелекле кешеләргә рәхмәт яусын. Бу яхшылыкларын Ходай аларга меңе белән кайтарсын иде дип телим.
Ирек Фәрдиев,
Базарлы Матак авылы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев