Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Бүген көчле җил көтелә

    Көньяк-көнчыгыштан искән җилнең тизлеге секундына 17 метрга кадәр җитәчәк.

    Татарстанның Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген көндез республика территориясендә, шул исәптән Казанда да көчле җил көтелә. Көньяк-көнчыгыштан искән җилнең тизлеге секундына 15-17, Казанда 16 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

    Бүген Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы саклана. Көндез урыны белән яңгыр һәм җепшек кар яварга мөмкин. Урыны белән томан.

    Көндезге һава температурасы Татарстанда 0..+5 градус җылы булачак.

    http://tatar-inform.tatar

    фото:https://go.mail.ru/search_images?fr=chvbm7.1.30&gp=812210&q=%D1%81%D0%B8%D0%BB%D1%8C%D0%BD%D1%8B%D0%B9%20%D0%B2%D0%

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: