Бүген Халыкара сукырлар көне. Әлки район үзәк хастаханәсе табибы Җәүдәт Садриев күзләрне сәламәт саклау турында киңәшләр бирә
Бүген Халыкара сукырлар көне билгеләп үтелә. Бу, билгеле, бәйрәм түгел, ә күрмәүчеләр һәм начар күрүчеләрнең, димәк, тормышта авыр хәлгә дучар булучыларның хәленә, проблемаларына җәмәгатьчелекнең игътибарын җәлеп итү өчен булдырылган дата.
Бу турыда без район үзәк хастаханәсе табиб-офтальмологы Җәүдәт САДРИЕВ белән сөйләшәбез.
Доктор әйтүенчә, күзләрдәге төрле проблемалар белән үзәк хастаханәнең офтальмология кабинетында 365 кеше диспансерлык исәбендә тора. Аларның 165ендә глаукома чире. 9 кеше күрү буенча беренче төркем инвалид, 42 кеше – икенче, 68 кеше өченче төркем инвалидлар.
–Күзләрнең кеше тормышындагы әһәмиятен бәяләп бетергесез,–ди Җәүдәт Сәет улы. –Әйләнә-тирә чынбарлык турындагы мәгълүматның 80 проценттан артыгын без күзләр аша алабыз. Алар ярдәмендә дөньяны, якыннарыбызны күрәбез, транспорт чаралары белән идарә итү, уку һәм төрле эш-гамәлләрне башкару мөмкинлегенә иябез. Шуңа күзләрне саклау, аларның саулыгы турында кайгырту бик мөһим. Ә бу күбесенчә кешенең үзеннән тора.
Табиб Җәүдәт Садриев күзләрне саклау җәһәтеннән мондый киңәшләр бирә:
–Даими төстә диспансеризация үтәргә, ким дигәндә елга бер тапкыр офтальмологта тикшерелеп торырга кирәк. Күз эчендәге басымны үлчәп тору бик мөһим. Әлеге басымның күтәрелүе гадәттә глаукома дигән хәтәр чир билгесе була. Бу авыру башлангыч чорында үзен белгертми. Ә ахыр чиктә ул кешенең сукыраюына да китерергә мөмкин. Шуңа күрә аны иртә ачыклап дәвалый башлау зарур.
Кандагы глюкоза дәрәҗәсен дә контрольдә тоту мәслихәт, чөнки шикәр диабеты – күз күрүенең начараюына китерүче сәбәпләрнең берсе.
–Табиб күзлек кияргә куша икән, моны һичшиксез үтәргә кирәк. Күзлекнең сыйфатлы һәм дөрес сайланган булуы мөһим. Күзлекне бары тик табиб рецепты буенча алыгыз. Очраклы кешеләрдән сатып алынган яисә бүтәннәр кия торган күзлекне файдалану зарар гына китерә.
–Соңгы елларда районда мәктәп укучыларының күрү сәләтенең начараюы күзәтелә. Моңа балаларның гаджетлар белән чамасыз мавыгуы да сәбәпче. Өч яшькә кадәр сабыйларга мобиль телефоннар бирмәгез, компьютерда, планшетта уйнарга рөхсәт итмәгез. Гигиена нормативлары буенча, 5-6 яшьлек балалар компьютер артында күп дигәндә атнага ике тапкыр 10 ар минут кына утыра ала. Ә ноутбук, планшет, электрон китаплардан бөтенләй файдаланмасыннар. 1 сыйныф укучысы компьютерда көненә 10 минуттан, 2-4 сыйныфлар – 15 минуттан, 5-7 сыйныфлар – 20 минуттан артык шөгыльләнмәсен. Ата-аналар моны контрольдә тотсын иде. Олылар да компьютерда эшләгәндә әледән-әле бүленеп, күзләрен ял иттерергә тиеш.
–Күзләрне кояш нурларының ультрамиләүшә нурларыннан сакларга кирәк. Моның өчен кояштан саклаучы сыйфатлы күзлекләр кулланыгыз.
–Яктылыкның тиешле дәрәҗәдә булуы әһәмиятле. Укыганда, язганда, рәсем ясаганда, кул эшләре башкарганда электр энергиясен экономияләмәгез. Яктылык өстән һәм сул яктан төшәргә тиеш. Караңгыда телевизор карамагыз.
–Автобуста яисә электричкада, шулай ук яткан килеш уку күзләр өчен зарарлы. Укыганда китап 30-40 сантиметр арада булсын.
–Сәламәтлекнең дөрес туклануга бәйле булуы һәркемгә мәгълүм. Бу күзләрнең саулыгы өчен дә актуаль. Дөрес тукланмау, витаминнар һәм микроэлементларның җитешмәве күз күрүенең бозылуына китерергә мөмкин. Күзләр өчен С, Е, А, В витаминнары, селен, цинк, кальций бик мөһим. Аларга шпинат, брокколи, эремчек, пешкән балык һәм ит, йомырка, кишер, кабак, миндаль, әстерхан чикләвеге, яшел тәмлеткечләр, кара җиләк бай.
–Саф һавада йөрү күзләргә бик файдалы. Яхшы күрү өчен әйбәт йокы да мөһим.
–Күзләр өчен гимнастика ясауның да сихәте зур.
–Дөрес яшәү рәвеше күзләрегезне озак еллар яхшы сакларга мөмкинлек бирер. Начар гадәтләрдән арыныгыз. Тәмәке төтене күзләрнең лайлалы тышчасын ярсыта һәм ялкынсыну процесслары китереп чыгара. Ул катарактага да сәбәп булырга мөмкин. Алкогольле эчемлекләргә хирыслык исә ахыр чиктә күзнең нерв күзәнәкләрен бик нык зарарларга сәләтле.
–Күзләр бик сизгер. Аларны бәрелү-сугылудан, җәрәхәтләнүдән саклагыз. Тимер-томыр белән эш иткәндә, эретеп ябыштыру һәм башка эшләр башкарганда элементар хәвефсезлек һәм саклану чараларын күрегез. Ә инде күзегезгә нидер керсә, зарарланса, кичекмәстән медицина учреждениесенә мөрәҗәгать итегез.
Бу элементар кагыйдәләрне үтәгәндә картайганчы күзләрне яхшы хәлдә сакларга була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев