Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Бу Әлки районда иң аз проблемалы, күпчелек көнкүреш мәсьәләләре хәл ителгән җирлек

    Икенче атна инде авыл җирлекләре советларында алты айлык эшчәнлек нәтиҗәләренә багышланган утырышлар үтә.

    Алар өчен киңәйтелгән утырыш форматы сайланды, ягъни депутатларның хисап тотуын шул җирлектә яшәүчеләр дә тыңлый һәм бәя бирә. Очрашуларда район җитәкчеләре, оешма-учреждениеләр вәкилләре дә катнаша һәм сорау тәкъдимнәргә җавап бирә, алга таба үз эшләрендә куллану өчен терки бара.

     

    Бу авылда бөтенесе хәл ителгән

    Утырышларны Карга авыл җирлеге советы башлап җибәрде. Бу –районда иң аз проблемалы, күпчелек көнкүреш мәсьәләләре хәл ителгән җирлек. Биредә урам саен юл, төнлә аэродромны хәтерләткән яктылык. Су, чүп җыю, зират тирәсен тотып алу ишеләр дә эшләп куелган. Болар турында сөйләгәч, җирлек башлыгы Рамил Минһаҗев болай диде:

    –Октябрьдә үзара йөкләнгән салым хакында кабат референдум үткәрәбез. Безнең бик тә мөһим нәрсәне хәл итәсебез бар – эчәр суыбызда аммиак һәм тимер нормадан югары, шунлыктан яңа су чыганагы табып, скважина казытырга һәм башня куярга кирәк. Бик тә кыйммәтле эш бу. Бәлки алдан ук сөйләшеп, үзара йөкләнгән салымның өчтән ике өлешен шуңа тоту хакында килешербез.

    Очрашуга килүчеләр башлыкларының тәкъдименә каршы килмәде. Район ветеринария берләшмәсе табибы Илшат Хәйретдинов мөгезле эре терлек хуҗаларына сентябрьдән көзге чаралар үткәрәчәкләрен әйтеп куйды. Моңарчы 132 баш сыердан анализ алып тикшергән булганнар, 28 е шикле икән. Аларны кабат карарга, авыру булса алыштырырга кирәк булачак.

    Район мәгариф идарәсе җитәкчесе Артем Савиновның аптыраулы кисәтүе дә игътибарга лаек.

    –Без һәр мәктәпне ябылудан саклап калу өчен көрәшәбез. Ә сез үзегезнең l сыйныфта укучы балаларыгызны Матак мәктәбенә күчерәсез. Үз мәктәбегезгә зыянга эшлисез бит! Кечкенә бала өенә якында укыса әйбәт,– диде ул.

    Район башлыгы Александр Никошин да бу темага кагылды. Ул биредә  тәрбиягә бала алган гаиләләр юклыгына игътибар итте.

    –Авылда балалар булмаса, мәктәпкә ябылу куркынычы яный. Ә бит хәзер авыл җирендә дә яшәү шартлары бер дигән. Читкә киткән ул-кызларыгызны да чакырып кайтарыгыз, эш тә, аш та бар бездә,–диде

     

    Яңа Чаллы өчен шатлыклы хәбәр

    Иске Чаллы җирлегендә хисап җыелышлары бер-бер артлы ике авылда үтте. Аларда район башлыгы Александр Никошин, башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Юсупов катнаштылар.

    Җирлек башлыгы Муса Исхаков чыгышыннан ел башыннан бирле шактый күп эшләнелгәнен аңладык. Элемтә бүлеге, почта, мәктәп, фельдшер-акушерлык пункты, кибетләр, мәчетләр үзләренә йөкләнгәнне башкарып, халык ихтыяҗларын канәгатьләндереп тора. Җирлектә биш шәхси ферма эшли, берәү мини-хуҗалык кору өчен документлар җыя. Иске Чаллы сөтчелек комплексы, Бибай фермасы шактый кешене эшле итә.

    –Үзара йөкләнгән салымны, рәхмәт, тиз арада түләдегез. Шулай итеп, җәйге чорда иң мөһим эшләрне башкара алабыз: күл-буаларны төзәтеп, агачларны кистек; чүп савытлары сатып алып урнаштырдык; Яңа Чаллының Совет урамында юл түшәүгә керештек. Су белән тәэмин итү кыйммәткә чыга – әле торбалар тишелә, әле насосы янып чыга. Система искергән. Менә октябрьдә референдум булачак, аңарчы авылларны су белән тәэмин итү проблемасын ничек хәл итү хакында уйлашырга кирәк безгә,–диде Муса Исхаков, алга план корып. Быел, ниһаять, Яңа Чаллы халкы колагына да “сары май ягылды”: биредә киләсе елда ФАП төзеләчәк, инде моның өчен урын бирелгән, документлар эшләнә. Шуның өстенә яңа клуб төзеләчәк, дигән сүз дә ишетелде. Дөрес, 1967 елда корылган клубта утыручылар бусына бераз шикләнә дә. Әмма район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Юсупов: “Булачак! Федераль программага керттек!” дип ышандырды. Бу вәгъдәләр авыл халкын шундый сөендерде ки, җыелышта катнашучылар җитәкче һәм белгечләргә берничә сорау бирү белән чикләнделәр: Нәбиулла ага Сираевны авыл күперенең бик сәләмә,әтта куркыныч хәлдә булуы борчый; Тәлгать Вәлиев бер тыкрыкта газүткәргечнең трактор үтеп йөри алмаслык түбән икәнлеген әйтте; Розалия  Бәдретдинова үзе күп еллар җитәкләгән мәктәпнең хәзер бөтенләй бушап калган ике катлы бинасын файдаланып булмыймыни, дип кызыксынды.

    Ике авылда да Иске Чаллы мәктәбе директоры Фәнис Хаҗипов коллективларының эшчәнлеге турында сөйләде. Аларда да шул ук проблема – укучылар саны аз. Әмма мәктәп районда мактаулылар рәтендә, әле менә үз көчләре белән әйбәт кенә косметик ремонт та ясаганнар. Ә армиягә киткән егетләр физкультура укытучылары Фәрит ...га рәхмәт әйттеләр, ди, чөнки педагог аларга ныклы физик тәрбия бирә икән.

    Утырышларда уңган-булганнарга Мактау кәгазьләре һәм бүләкләр дә бирделәр. Ә белгечләр һәркайсы үз өлкәсендәге яңалыкларны аңлатты.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: