Бу язмам Марс Габдрахман улы Хәмитов турында. Әгәр исән булса, аңа 70 яшь тулган булыр иде
Бу язмам Марс Габдрахман улы Хәмитов турында. Әгәр исән булса, иртәгә аңа 70 яшь тулган булыр иде.
Ни кызганыч, аның бакыйлыкка күчүенә дә биш елга якын вакыт үткән.
Марс Габдрахман улы 1948 елның 8 февралендә Яңа Камка авылында тимерче-крестьян гаиләсендә дүртенче бала булып дөньяга килә. Әле үзе генә түгел, аның игезәк сыңары да була. Кызганыч, игез малай үле туа. Әле дә уйлап куям: Марс абыйга шушы озын булмаган гомер юлында үзе өчен дә һәм игезәк туганы өчен дә эшләргә дә, яшәргә дә язгандыр.
Марс абый - минем бертуган абыем. Аның тормышы да, хезмәт юлы да минем күз алдымда. Чөнки безнең яшь арабыз да дүрт кенә ел. Без аның белән бергә уйнап, бер кашыктан ашап, бер караватта йоклап диярлек үстек.
Ул яшьтән зиһенлелеге, кызыксынучанлыгы, тынгысыз, тырыш булуы белән аерылып тора иде. Кулы оста, һәр эшкә ятып торды. Һәр башлаган эшен ахырына кадәр җиткерде. Ул ясаган уенчыклар авылның һәр баласында булгандыр.
Шуның өстенә ул бик яхшы чаңгычы иде, ярышларда гел призлы урыннарда булды. Яшьтән үк фотога төшерү белән мавыкты, төннәр буе карточкалар ясый иде. 60 нчы елларда безнең төбәктә фотоаппарат дигән нәрсә Үргәгардә Хәниф абыйда һәм авылыбызда Марс абыйда гына бар иде, дисәм дә ялгышлык булмас.
1966 елда абый Алпар урта мәктәбендә 11 сыйныфны уңышлы тәмамлады. 11 нче класс ул вакытта бер генә ел гамәлдә булса да, анысы да аңа туры килде. Шул елны ул Әлмәтнең физкультура техникумына сынаулар бирде. Укырга чакыру кәгазе килгәч тә, ни сәбәптәндер абый анда бармады. Бик теләп ул вакыттагы "Коммунизм юлы" газетасы редакциясенә фотокорреспондент булып эшкә урнашты. Район газетасында Йосыф Зарипов һәм Рафик Шәйхетдинов белән аларның хезмәт юлы бер вакытта башланды. Абый бик тырышып эшли иде, газетаның һәр номерында аның фоторепортажлары чыгып барды.
Шул елның азагында аны армиягә чакырып повестка килде. Район военкоматыннан китүләре генә бик газаплы булуы истә калган. 30 градус салкын, күз ачкысыз буран, Казанга юлны тулысы белән томалаган. Бер төркем булачак солдатларны ачык машинада Нурлат тимер юл станциясенә озаттылар.
Хәрби хезмәтне ул Ерак Көнчыгышта, Кытай чигендә үтте. Ул хезмәт иткән частьтан ике тапкыр рәхмәт хаты да килде. Бары да яхшы гына узган булыр иде, әмма 1968 елның март аенда Кытай солдатлары чикне бозып Доманск утравына бәреп керәләр. Марс абый шул бәрелештә катнашып, шактый гына тән җәрәхәтләре ала. Аны Владивосток шәһәренең хәрби госпиталенә озаталар, анда озак кына дәваланырга туры килә.
Армиядән кайткач, аны Карга сигезьеллык мәктәбенә химия һәм биология укытучысы итеп җибәрәләр. Аннан Алпар урта мәктәбенә күчерәләр. Ул читтән торып Казан авыл хуҗалыгы институтының агрономия бүлегенә укырга керә. Шул елны алар сөйгәне Наилә апа белән тормыш корып җибәрделәр. Шактый еллар бергә мәктәптә укыттылар, ике кызлары туды.
Соңрак Марс абыйны "Алпар" совхозының партия оешмасы секретаре итеп билгеләделәр. Шул вакытта ул Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлап, диплом алды. Аңа шунда ук аспирантурада калырга тәкъдим итәләр. Ләкин абый белемен үз туган төбәгендә куллануны кулайрак күрә. Партия оешмасы секретаре булып эшләгән чорда ук тәҗрибә участоклары булдырып, контроль кырлар ясап, фән нигезендә үзенең галимлек эшен башлап җибәргән иде ул. Һәм шактый гына материаллар туплап уңышларга да иреште.
Абый совхоз директоры булып билгеләнгәч тә тәҗрибә участокларында, кырларда районкүләм семинарлар үткәрәләр иде. Ул яңа технология алымнарын кулланып безнең район җирлегендә дә югары уңыш алу мөмкинлеген раслады. 200 гектарлы тәҗрибә участогының һәр гектарыннан 70 центнер тары уңышы алуга иреште. Әлбәттә, бу зур күрсәткеч.
Шул тема буенча ул Саратов авыл хуҗалыгы институтында кандидатлык диссертациясе яклады. Безнең район тарихында ул беренче авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты була.
Шушы сөенечле вакыйгалар, уңышлар белән рухланып, алга яңа максатлар куеп дәртләнеп эшләп йөргәндә абый гаиләсенә олы хәсрәт килде. 1988 елда тормыш иптәше каты авырудан үлеп китте. Җиңгәбезгә бары 42 яшь иде, ике баласы ятим калды. Нишлисең, шатлык белән кайгы янәшә йөриләр, диләр бит.
КПСС райкомының ул чактагы беренче секретаре Нәҗип Бакиров: "Сиңа бер хуҗалык күрсәткечләрен күтәрү генә аз, район масштабында эшләргә кирәк",-дип, Марс абыйны район авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек идарәсенең үсемлекчелек бүлегенә күчерә. Алга китеп булса да әйтергә кирәк, абый әлеге бүлекне 20 ел дәвамында җитәкләде һәм шактый зур уңышларга да иреште.
Районда игенчелек күрсәт- кечләре уңай якка үзгәрде. Абыйның үсемлекчелек буенча шактый күләмле брошюралары, методик белешмәләре, студентлар өчен уку ярдәмлекләре басылып чыкты. Фидакарь хезмәте өчен Марс Хәмитовка "Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре" исеме бирелде. Республиканың беренче Президенты Минтимер Шәймиевнең Рәхмәт хаты да бар.
Әмма тормышта бар да яхшы гына бармый шул. 2000 елда язмыш аңа өченче тапкыр кизәнде - кабат авыр сынавын җибәрде. Томография тикшерүе абыйның башында шеш булуын күрсәтте. Бу вакытта аңа бары 52 генә яшь иде. Абыйга Казанда да, Петербургта да операция ясатырга юллама бирделәр. Ләкин ул, озак уйлаганнан соң, операциядән баш тартты. Аның ничек барып чыгасын белеп булмый, ә минем әле оныкларымны да күрәсем килә, диде.
Катлаулы чирне авыр кичерде, әмма, ихтыяр көчен җыеп, пенсия яшенә кадәр эшләде әле ул. Бу вакытта Марс абыйның докторлык диссертациясенә туплаган материаллары әзер иде, кызганыч, бу зур хезмәтен тормышка ашыра алмый калды. Аңарда яшәү көче искиткеч зур булса да, соңга таба авыруы тагын да катлауланды, һәм бу рәхимсез чир 2013 елның 13 маенда - әтиебез үлгән көнне (әти Бөек Ватан сугышы инвалиды иде) абыйны якты дөньядан алып китте.
Бик юксынабыз сине, абый. Син һәрвакыт безгә үрнәк булдың, синең якты истәлегең безнең күңелләрдә мәңге сакланыр. Без сине һәрвакыт матур хатирәләр белән искә алабыз. Һәр искә алуыбыз сиңа дога булып барсын иде.
Ә күңелдә һаман бер уй: 80 нче елларда районның җитәкче урыннарында хезмәт куйган күпме чордашларыбыз бик иртә арабыздан китеп бардылар. Бер Марс абый гына түгел, әйтик, Рәис Җәләлов, Фәсих Сәгъдиев, Ринат Сафиуллин, Ринат Хәлиуллин, Галимҗан Баһаветдинов, Габбас Нуруллин, Ринат Гайфуллин, Рәшит Сабиров… Аларның кайсылары лаеклы ялга чыгып өлгерде, кайсы ул яшькә дә җитмәде. Үлем рәхимсез шул. Партия заманында таләпләр бик каты, җаваплылык гаять зур иде бит. Үз-үзләрен кызганмый эшләү дә бәлки саулыклары какшауга сәбәп булгандыр…
Туган җиребезнең үсүе хакына күп хезмәтләр куйган, бүген инде арабызда булмаган райондашларыбызның һәркайсының урыннары оҗ- махта булсын, тыныч йокласыннар.
Идрис ХӘМИТОВ,
Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев