Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Буратиноның әтисе” Юхмачыда яши

Валерий Салеев күптән түгел лаеклы ялга чыккан, ә аңа кадәр ул райтоп­сбытта, аннары өлкәннәр һәм инвалидлар интернатында шофер булып эшләгән.

Элегрәк һәр авылда теләсә нин­ди агач белән эш итә алырлык үз бал­та остасы булган. Әмма вакыт алга бара, көнкүрештәге күп әйберләр инде пластмассадан, башка материаллар­дан ясала, ә өй җиһазларын һәм аш- су бүлмәсе кирәк-яракларын күп сан­лы заводлар эшләп чыгара. Һөнәрче профессиясе әкренләп юкка чыга бара. Мондый энтузиастлар хәзер бармак белән генә санарлык.

Шундый осталарның берсе Юхмачы авы­лында яши. Валерий Салеев күптән түгел лаеклы ялга чыккан, ә аңа кадәр ул райтоп­сбытта, аннары өлкәннәр һәм инвалидлар интернатында шофер булып эшләгән.

Агачка мәхәббәт, аның белән эшли белү Валерийга нәселдән күчкән. Әтисе Володя тирә-юньгә билгеле балта остасы булган. Аның эшен урман хуҗалыгының хезмәт кол­лективы җыелышларында күп тапкырлар мактаганнар. Ул үз теләге белән фронтка китәргә дә теләгән, әмма хәрби комиссари­атта мондый белгечләрнең тылда да кирәк булуын әйткәннәр. Фронт өчен көймәләр ясау гаять мөһим бурыч булган.

–Әти үрнәгендә мин балыкчылар өчен зур булмаган көймәләр ясый башладым. Аннан моң авылдашлар соравы буенча табутлар эшләдем. Хәзер аларга сирәк заказ бирәләр, фабрикада җитештерелгәннәре бар бит. Күбесенчә аш-су бүлмәсе, беседкалар өчен кирәк-яраклар ясарга яратам,–ди оста.

Һәр эшләнмәнең үз агачы бар икән. Әйтик уклау, тукмак ясарга каен агачы кулай, ә ка­шыклар, ипи савытлары өчен – юкә. Ә менә тәрәзә рамнарын, умарта ояларын усактан, нараттан ясарга була. Балта остасы өчен кыйммәтле, әмма ышанычлы материал – имән. Тырыш ир аңардан өстәлләр, урын­дыклар, башка җиһазлар “коеп куя”.

–Агач белән эшләү минем өчен керем чы­ганагы түгел, ә мавыгу. Нарат я юкәнең хуш исен нәрсә белән чагыштырып була соң?! Һәр агачның үз холкы. Кайчагында уйлап куям, агач мине кулга ияләштердеме, мин анымы, дим,–дип фикерләре белән бүлешә балта остасы.

Авыл җирлеге җитәкчелеге чакыруы буен­ча Валерий үз эшләнмәләрен башкалага ярминкәгә дә алып бара. Файда күбрәк бал­дан керә. Уңган хуҗаның бит биш дистәгә якын умарта оясы бар. Ә кәрәзле һәм са­вытлардагы бал янына ул агачтан ясалган эшләнмәләрен тезеп куя.

Валерий әйтүенчә, аның осталыгын, тәҗрибәсен өйрәнергә теләүчеләр юк. Яшьләр бит тиз нәтиҗә бирүче шөгыльләрне өстен күрә. Ә агач белән эш итәргә өйрәнү, аннан әйберләр ясау өчен сәгатьләр һәм көннәр генә түгел, айлар һәм еллар буе маңгай тире белән хезмәт итәргә кирәк.

–Һәр товарның үз сатып алучысы бар. Агач эшләнмәләр куелган сәүдә рәтләре яны­на аларны чын-чынлап бәяли белүчеләр генә килә. Бигрәк тә балаларын җитәкләгән әниләр теге яки бу әйберне озаклап карый­лар, аның нәрсә өчен кирәк булуын ачы­клыйлар. Кулларына алалар, иснәп карый­лар, ә минем моңа күңелем сөенә. Минем кул җылысы сеңгән әйберләр яңа өйгә ки­леп керә, анда яшәүчеләр тормышының бер өлешенә әверелә бит,–ди “папа Кар­ло”. Ә аның остаханәсенең иң түрендә агачтан кисеп эшләнгән, балаларның иң яраткан персонажы тора. Кем икәнен аңладыгызмы? Әйе, бу Буратино!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев