Быел гаиләм белән Кырымда ял итү насыйп булды
Быел гаиләм белән Кырымда ял итү насыйп булды.
Тернәкләнү һәм исәнлекне ныгытудан тыш, үземә өстәмә өч максат куйган идем. Севастополь шәһәрендә булып, андагы зур сугышлар узган урыннарны күреп кайтырга.
Кырым ханлыгы башкаласы Бакчасарайда булып, чал тарих вакыйгаларын күзалларга. Өченчесе - тугандаш кырым татарларын күреп, аралашып, хәлләрен,тормыш рәвешләрен өйрәнеп кайтасым килгән иде. Совет чорында Ялтада ике тапкыр ял итеп кайткан идем, тик ул чорда мине югарыда әйткәннәр бик кызыксындырмады бугай.
Ял итү өчен Николаевка дигән поселокны сайладык. Чөнки ул Бакчасарайдан 35, Севастопольдан 50 чакрым гына. Ял итү өчен уңайлы җир, сервис яхшы.Сәяхәт дәверендә Севастопольдә, Бакчасарайда ниләр күргәнне язу кирәкмәстер, чөнки интернетта барысы да бар.
Бәләкәй генә Николаевкада Бөтенроссия "Черноморские звёзды" диеп аталган фестиваль-бәйге узды. Бу чараны Россиянең кинематографлар союзы оештырды. Ике көн барган фестивальдә Мәскәү өлкәсе, Иркутск, Якутия (Саха), Сахалин өлкәсе, әлбәттә, кырымлылар катнаштылар.
Безнең өчен иң кызыклысы һәм игътибарыбызны җәлеп иткәне күмәк татар биюләре булды. Симферополь, Саки, Бакчасарай шәһәрләреннән 16 яшькә кадәрге балалар төркемнәре башкаруында кырым татар биюләре бик кызыксындырды. Южносахалинск шәһәреннән килгән ,,Престиж" исемле коллектив Казан татарлары күмәк биюен күрсәтеп гран-прига лаек булды. Җитәкчесе белән танышып аралаштым, рәхмәтләремне,
теләкләремне җиткердем. Ли Инна Михайловна атлы булып чыкты ( ире корея милләте). Мин танышып сораштыра башлагач, бераз шиккә калды.
,,Тәнкыйтъләргә җыенасыз бугай"- диде. Рәхмәт сүзләре генә ишеткәч шатланды. Әлбәттә, безнең ,,Нардуган" дәрәҗәсеннән ерак.
Севастопольгә сәяхәт истә калырлык булды. Үзәк урамнарның берсе Ленин исемен йөртә. Шәһәрнең Ленин районында. Шул районның Мактау тактасы игътибарымны җәлеп итте. Юлбашчыбыз барельефы урнаштырылган, районның зур казанышлары белән данлы кешеләренең фотосүрәтләре урын алган. Шул ук урамның диңгезгә таба дәвамында гомүмшәһәр Мактау тактасы урнашкан, анда да Совет чоры символикасы
һәм В. И. Ленин сүрәте.
Севастопольнең үзендә һәм тирәсендә урнашкан күп санлы зиратлар, туганнар каберлекләре турында гид сөйләгәндә бугазга төер тыгыла, төрле уйларга чумасың. 1854-55 еллардагы бәрелешләр, гражданнар һәм Бөек Ватан сугышларының (1941-45) хисапсыз корбаннары турында уйлыйсың. Татар халкының күпме уллары, кызлары шул җирләрдә һәлак булып җирләнеп калганнар.
Минем 17 генә йортлы авылымнан 1854 нче елны 4 яшь егет рекрутка алынып Кырым сугышында катнашканнар, берсе дә әйләнеп кайтмаган. Шул исәптә минем дүртенче буын Габделнасыйр бабамның 1833 нче елда туган улы Мөхәммәтгали дә китеп югалган. Шәһит киткән кардәшләребезне искә алып ничек рухларына дога кылмыйсың.
1942 елны Севастопольне фашист илбасарларыннан саклаганда гына да Сапун-гора тирәсендә 156 мең совет солдатының гомере өзелгән.
Севастопольдән ерак түгел ,,Бельбек" атамалы хәрби аэродром булган. СССР беткәч ташландык хәлдә калган. Кырым Россиягә кире кушылгач, ул аэродром президентны кабул итә һәм озатып кала торган урынга әйләнгән.
Анда бер генә очкыч тора, аны президент В. В. Путин гына куллана диеп гид сөйләде. ,,Бельбек" татар кешесенең исеме булып чыкты. "Бельбек"тан ерак түгел Кача исемендә посёлок бар.(кача хач-крест сүзен аңлата икән) Кайчандыр бай колхоз булган. Виноград, персик(шәфталу) бакчалары меңәрләп гектар җирләр биләгән. Ватан сугышына кадәр тәмәке үстереп җитештергәннәр. Хәзер тәмәке үстерү бөтенләй юк, шәфталу, виноград бакчалары ярымташландык хәлдә.
Укучыларыбыз хәтерлидер, француз артисты Жерар Депардье Россия гражданлыгы һәм В.В.Путин кулыннан паспорт алган иде. Аннан соң Мордовия губернаторы Меркушкин һәм Чечня җитәкчесе Кадыйров шул ,,мескенгә" узыша узыша фатирлар бүләк иттеләр. Россия гражданы булуның, пиарлар оештырып шуңа омтылуның сере бар икән. Югарыда язылган Кача җирләренең күп өлеше шул Ж.Депардье кулында икән хәзер. Шундагы вино заводы да аныкы, элек хөкүмәтнеке булган. Плантацияләре тәртиптә, яңа технологияләр кулланыла диеп сөйләделәр.
Кырым татарлары белән танышуым һәм Бакчасарайга сәяхәт
Николаевкада үзәк базардан тыш яңа базар бар. Аның хуҗалары ике Кырым татары булып чыкты. Үзбәкстанда туып үскәннәр. Директор вазыйфасын үтәүчесе Фикрәт исемле, 1963 елгы, икенчесе Шәүкәт исемле, директор урынбасары, берничә яшькә олырак. 1989 елда Үзбәкстаннан ватаннарына кире күчеп кайтканнар. Сатучылар арасында күбесе татар хатыннары. Барысы да минем белән бик теләп аралаштылар, сорауларыма белгән кадәр җавап бирделәр. Бердәм, тырыш халык икәнлекләре сизелеп тора. Үзләрен горур, максатчан, мөстәклыйль, тату булуларын күрсәтәләр.
Безнең директорыбыз сөннәтче диеп горурланып әйтүләрен берничә кешедән ишеттем. Чыннан да, Фикрәт әфәнденең сөйләве буенча, аны бу һөнәргә бабасы өйрәтеп, нәселдән килгән гамәлне сакларга васыять итеп калдырган.
Балаларны сөннәтләү бабачылар кулында кала бирә икән. Хастаханәләргә, хирургларга бу эшне тапшырмыйлар.
Барысы белән дә, беренче очрашып сөйләшүдә үк уртак тел табылды.
Мине бик кызыксынып тыңладылар, сорауларыма белгән кадәр җавап бирделәр. Аларның тарихын, язмышларын белеп сөйләвемне, кайбер вакыйгалар буенча сораулар бирүемне хуш күреп кабул иттеләр.
Казан, Себер, Астрахань, Нугай, Керәшен татарлары һәм мишәрләр турында алар хәбәрдар түгел. Түбән Дон тирәләрендә булган Бөек Болгар иленнән башлап, бүгенге көнгә кадәр булган татар халкының тарихын (кыскача гына) сөйләп бирүем боларда зур кызыксыну тудырды. Тиз арада тыңлап торучылар җыелды.
Сәясәт мәсьәләләренә кагылмадым, сораулар да бирмәдем.
Татарстанда күп милләт һәм дин вәкилләренең дус яшәүләре турында сөйләдем, милли традицияләребез, мәдәниятебез турында мәгълүмат җиткердем.
Әлбәттә,телебез язмышы, катнаш никахлар артып китүе,гаиләләр таркалуы турында борчылып сөйләмичә булдыра алмадым.
Кырым татарларында катнаш никахлар бик сирәк була, диделәр. Үзбәкстанда туып үскәнгә өч телне яхшы беләләр.
Һөнәрегез буенча кем сез, укытучымы, тарихчымы дигән сорауга биргән җавабым алар өчен көтмәгәнчә булып китте. Соңгы 16 ел стажым салым җыю иде дигәч, гаҗәпләнеп калдылар.
Шул базардагы кафе хуҗасы Бекир исемле 30 яшендәге ир-егет мәҗлес оештырды. Үзләренчә һәм үзбәкләрчә, сәке өстендә, тәбәнәк өстәл артында, аякларны бөкләп утырып кунак булдык. Төрле татар һәм үзбәк милли ашлары белән ризыкландырдылар. Киткәндә, хатыныгыз белән улыгызга диеп, бер пакет күчтәнәч ирексезләп тоттырдылар.
Берничә көннән соң Бакчасарайга ничек барырга, беръюлы җомга намазында булырга дигән сорау белән мөрәҗәгатъ иткән идем. Теләгемне көтеп алган кебек, оештырабыз аны, диделәр. Сәгать 12 дә килергә куштылар. Директор урынбасары түбәтәй сайлатып алдыртты. Акчасын үзе түләде. Сагать 12дә килгән җиремә, ике егет затлы чит ил машинасында көтеп торалар иде. ,,Ак юл сезгә" диеп берничә ир озатып калдылар.
Бакчасарайның җәмигъ мәчетендә җомга намазында булдым, вәгазь тыңладым, диккатъ белән тыңласаң аңлашыла. Намаз укулары, киемнәре, кыяфәтләре безнең аталарыбыз, бабаларыбыз өйрәткәнчә, хәнәфи мәзһәбе кануннары буенча бара.Соңгы елларда бездә, яшьләр арасында таралган, модага әверелгән, озын сакаллылар, үрерлек озын чәчлеләр, кыска балаклылар, имам сөйләгән вәгазьне тыңламыйча үзара русча гына сөйләшүчеләрне күрмәдем. Ыргылырга җыенган сугыш чукмары шикелле аякларын киң җәеп намаз укучылар да юк. Барысы да өлкән буыннар өйрәткәнчә башкарыла. Мәчеткә яшьләр күп йөри. 300 урынлы мәчет шыгрым тулы.
Намаздан соң хан сараена бардым. Җәмигъ мәчете белән бер урамда икән, аралары ярты чакрым гына. Мәчеттә Төмән өлкәсеннән килгән Әнвәр исемле себер татары белән таныштым. Телевидениедә эшли икән. Ул мине машинасы белән хан сараена илтеп куйды.
Хан сарае һәм Бакчасарай үзе бер махсус сәяхәт кыла торган җир. Кыска гына арада үземә күп мәгълүмат тупладым, хозурландым.
Шәхсән үзем, гаиләм өчен онытылмаслык хатирәләр калдырды Кырымда булган ял сәяхәтебез.
Мансур Ганиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев