Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Бүләк өстенә бүләк

    "Каенкай" приютында тәрбияләнүче балалар Татарстан Республикасы Социаль яклау, хезмәт һәм мәшгульлек министрлыгы үткәргән "Минем яратуга хокукым бар" дигән рәсем конкурсында катнашканнар. Инде нәтиҗәләр билгеле: Яна Хәйруллина, Кристина Протасова, Арина Антонова, Алена Кисилеваның эшләре бүләккә лаек дип табылган. Кызларны бүләкләү өчен Казанга, бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппаратына чакырганнар. Ә 1...

    "Каенкай" приютында тәрбияләнүче балалар Татарстан Республикасы Социаль яклау, хезмәт һәм мәшгульлек министрлыгы үткәргән "Минем яратуга хокукым бар" дигән рәсем конкурсында катнашканнар.

    Инде нәтиҗәләр билгеле: Яна Хәйруллина, Кристина Протасова, Арина Антонова, Алена Кисилеваның эшләре бүләккә лаек дип табылган. Кызларны бүләкләү өчен Казанга, бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппаратына чакырганнар.

    Ә 1 июньдә приютта яшәүчеләр кабат башкалабызга, бу юлы "Әкият" курчак театрына барачак. Аларга мондый мөмкинлекне Хәйруллин Хәйрия фонды бүләк иткән.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: