Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әлки командасы – республикада беренче

    Киокусинкай каратэ буенча Чистай шәһәрендә узган республика ачык турнирында Әлки командасы беренче урынны яулады. Ике көн буе барган әлеге бәйгедә республиканың 13 шәһәр һәм район командалары катнашкан. Мари-Эль республикасы да үз командасын җибәргән булган. Андрей Зиньков тренерлыгында шөгыльләнүче 8-11 яшьләрдәге спортчыларыбыз, һәр очрашуда өстен калып, беренчелекне алалар һәм Татарстан Киокусинкай...

    Киокусинкай каратэ буенча Чистай шәһәрендә узган республика ачык турнирында Әлки командасы беренче урынны яулады.

    Ике көн буе барган әлеге бәйгедә республиканың 13 шәһәр һәм район командалары катнашкан. Мари-Эль республикасы да үз командасын җибәргән булган. Андрей Зиньков тренерлыгында шөгыльләнүче 8-11 яшьләрдәге спортчыларыбыз, һәр очрашуда өстен калып, беренчелекне алалар һәм Татарстан Киокусинкай федерациясенең беренче дәрәҗә дипломы белән бүләкләнәләр.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: