Алар уртак проектның беренче көннәреннән үк бер берсен ошатканнар, ә фильмны төшерү эшләре тәмамланганнан соң, егет шунда ук Анастасия янәшәсендә булу өчен Мәскәүгә дә күчеп киткән.
Мәскәү башкаласының бер ЗАГСында язылышканнан соң, яшьләр туганнарын һәм иң якыннарын чакырып ресторанда тыйнак кына мәҗлес уздырганнар.
Казан егете Мәскәү йолдызының ике баласы белән дә тиз уртак тел тапкан. Анастасия ике ул үстерә: 11 яшьлек Юра һәм 12 яшьлек Андрей. Андрей Анастасиянең үз атасы һәм үги анасының уллары. Алар халәк булганнан соң Денисова баланы уллыкка ала, дип хәбәр итә wday.ru сайты.