Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Демидовка авылы кешеләре сугышчыларга яшерү челтәрләре үрәләр

Демидовка авылы кешеләре Әлкидән мобилизацияләнүче сугышчыларга ярдәм итәләр: яшерү челтәрләре үрәләр.

 

Бер челтәр әзерләү өчен, бик күп тукыма кирәк. “Чимал” буларак, элек куллануда булган бар нәрсә: урын-җир япмалары, яулыклар, хәтта чалбар һәм җәйге курткалар (ала яисә хаки төсендәге) һәм хәтта капрон хатын-кыз оеклары да бара.

Лаеклы ялдагы Надежда Туровага танышы мөрәҗәгать итеп, улы хәзер хезмәт иткән бүлекчәгә, автомобильне дошман күзеннән саклау өчен, яшерү челтәрләре кирәк булуын әйтә.

–       Ул катлаулы эш түгел, тукымаларны тасмаларга тураклап, аларны бәйләргә генә кирәк. Беренче челтәрне без мобилизацияләнүчеләрнең әниләре һәм хатыннары белән районның мәдәният йортында үрдек. Монда район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Мария Платонова да катнашты. Әмма беренче челтәрне дөрес үрмәвебез ачыкланды. Чөнки без ачык төстәге, ялтыравыклы тасмалар кулланган идек. Хәрбиләр безгә квадрокоптерның моны бик җиңел ачыклаячагын аңлаттылар. Әмма хезмәтебез бушка китмәс, чөнки беләбез: авыр вакытта аның да нәрсәгә дә булса кирәге чыгар. Ә икенче челтәрне яшькелт, көрән, соры төсләрдән әзерләдек. Сугышчыларыбызга мөмкин кадәр ярдәм итәргә телибез, – диләр хатын-кызлар.

Ә балык челтәре капроннан әзерләнгән булырга тиеш икән, ул нык, өзелми. Аны демидовчыларның танышлары биргән. Челтәрнең озынлыгы – 7, киңлеге – 2,5 метр.

Надежда Турова сүзләренә караганда, авылдашлар бик ярдәмчел. Алар шалтыратып: “Ничек булышыйк?” – дип, гел сорашып торалар. Тасмалар өчен иске киемнәр, гуманитар ярдәм алып киләләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев