Демидовка халкы ашлама сиптерүче самолетларның өйләр өстеннән ук очуына һәм химикатларның бакчаларга эләгүенә зар белдерделәр
Салман җирлегендәге җиде авылда 814 кеше яши.
Демография вәзгыяте сөендерми: былтыр биредә ике бала дөньяга килгән, 12 кеше бакыйлыкка күчкән.
Биредә халык мал-туарны күп асрый. Шәхси хуҗалыкларда 444 баш мөгезле эре терлек исәпләнә. Тугыз кече ферма эшләп тора. Биш баш, аннан да күбрәк савым сыерлары асраучылар бар. Район авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек идарәсе аларга саву аппаратлары алып биргән. Авыл халкы узган ел ярминкәләрдә ит һәм сөт ризыклары, бал, тавык һәм каз түшкәләре, ә мәктәп теплицада үстерелгән яшелчәләрне күп саткан.
Авыл җирлеге башлыгының авырып китүе сәбәпле, җыенда хисап доклады белән җирлек башкарма комитеты секретаре Фәнзилә Шәрәфиева чыгыш ясады. Ул Яңа Салман һәм Хлебодаровка мәктәпләре укучыларына авылларны чистарту- төзекләндерүдә актив катнашулары өчен рәхмәт белдерде.
Салман клубы республика программасы нигезендә ремонтланды, узган ел азагында авылда модульле кибет тә ачылды. Якташ депутатыбыз Фоат Вәлиев һәм инвестор Айрат Хәйруллин ярдәмендә Демидовка авылында гыйбадәт йорты булдырылды.
Авыл халкының күбесе "Кызыл Шәрык- Агро"ның 1 нче, 3 нче отрядларында, Карга терлекчелек комплексында хезмәт куя. Агроном Альмир Шәйдуллин әйтүенчә, узган ел отрядларда мул уңыш җыеп алынган. 300 кешегә дивиденд сыйфатында 118 тонна бөртек бирелгән. Бу терлек асраучыларга зур ярдәм.
Демидовка халкы ашлама сиптерүче самолетларның өйләр өстеннән ук очуына һәм химикатларның бакчаларга эләгүенә зар белдерделәр. Район башлыгы урынбасары Рәшит Билалов бу мәсьәләнең "Кызыл Шәрык- Агро" җитәкчелегенә җиткереләчәген әйтте.
Фәнзилә Шәрәфиева йөк автомобильләре һәм тракторларның авыл юлларына зыян китерүе, кайберәүләрнең чүп- чарны контейнерларга тиешенчә урнаштырмавы аркасында урамнарның пычрануы турында борчылып сөйләде. Терлекләрен караучысыз иректә йөртүчеләр дә бар. Мондый маллар уҗымнарга күп зарар сала.
Демидовка авылында халыкның зары аеруча күп булды. Ферма булмагач, эш урыннары юк, юллар начар хәлдә, медпункт эшләми, диделәр. Яшьләрнең читкә китүенә, авылда өлкән яшьтәгеләр генә калуга да хафалана халык.
- Кечкенә авылларны бетермисе иде!-дип мөрәҗәгать итте район җитәкчеләренә укытучы Анна Локтева. Халык Яңа Салман һәм Анино Салман авыллары арасына юл салуны сорады. Демидовка авылындагы Заречная урамында газ торбасы юлны кардан чистартырга комачаулый икән.
Демидовка клубы мөдире Дмитрий Туров клуб бинасының тузган булуына игътибарны юнәлтте.
Ә Салманда авыл җирлегенә трактор алуда булышуны сорадылар. Авылдагы күлне тирәнәйтү зарурлыгын да кузгаттылар.
Рәшит Билалов район җитәкчелегенең барлык бу мәсьәләләрне игътибарга алачагын һәм аларны хәл итү юлларын эзләячәген әйтте.
-Байтак эшләрне, әйтик, күлне чистартуны, юллар салуны үзара салым средстволарына да башкарып булачак. Моның өчен салымны быелның беренче кварталында җыеп бетерергә кирәк. Шул вакытта сез салымга дүртләтә күләмдә бирелгән дәүләт субсидиясеннән дә быел файдаланып өлгерәчәксез. Кече ватаныгыз, аның киләчәк язмышы өчен җан атуыгыз, авыл проблемаларына битараф булмавыгыз өчен рәхмәт сезгә,-диде район башлыгы урынбасары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев