Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Нижгар мишәрләре милли рухны җуймый

    Быел районыбыз икенче ел рәттән Түбән Новгород өлкәсенең Дзержинск шәһәрендә Сабан туе үткәрүдә катнашты. Дзержинскида милли бәйрәмебезнең августта үтәсен алдан ук әйтеп куйганнар иде. Бәйрәмнең гадәттәгедән соңрак үтүенең сәбәбе дә җитди - шәһәрдә Сабан туе иртәсендә Җәмигъ мәчете ачыла. Кала җитәкчеләре, татар милли үзәге ике олы бәйрәмне бер көндә уздырырга...

    Быел районыбыз икенче ел рәттән Түбән Новгород өлкәсенең Дзержинск шәһәрендә Сабан туе үткәрүдә катнашты. Дзержинскида милли бәйрәмебезнең августта үтәсен алдан ук әйтеп куйганнар иде. Бәйрәмнең гадәттәгедән соңрак үтүенең сәбәбе дә җитди - шәһәрдә Сабан туе иртәсендә Җәмигъ мәчете ачыла. Кала җитәкчеләре, татар милли үзәге ике олы бәйрәмне бер көндә уздырырга ниятләгәннәр.
    Ике көнлек шул сәфәрнең хатирәләрен яңартыйк әле.
    Чит җирләргә барып гыйбрәт ал
    Дзержинск Сабан туенда без Әлки җиреннән зур делегация белән катнаштык. Без диюем - спортчыларыбыз, сәнгать осталарыбыз, авыл җирлекләре вәкилләре һәм район җитәкчеләре. Шул кадәр кешене сыйлаучы "Йолдызлык" кафесы кызлары да безнең белән сәфәр кылды.
    Мондый озак юллы сәяхәтләрдә булу үзе бер рәхәт бит. Юлда барын да карап, күзәтеп барасың. Авылларның ничек яшәп ятуы, басу-кырларының торышы - барысы да чагыштыру өчен кызык. Инде бу юлдан былтыр бер барып кайткан булсак та, үзем өчен әллә күпме яңалык таптым.
    Менә автомобильләребез Марий-Эл республикасына килеп керде. Авыллары бик беткән. Юл кырыенда кыйшаеп торган йортлар күңелдә авыр хисләр уята. Кайчандыр зур авыл булып яшәгән урыннарда чагыштырмача төзек, коймасы профнастил белән тотып алынган йортлар анда-санда гына күренә. Терлек дигәнең бөтенләй юк ахры. Үзебезнең авылларны күз алдына китереп, "шөкер" дип куясың.
    Әнә җимерек йортлары белән тагын бер авыл каршы ала. Аны өчәр метр биеклектә үскән амброзия баскан. Бу үләннең ни икәнен ишетеп беләбез. Ул искиткеч аллергия чыганагы. Үзе гаять тиз үрчи. Ул үскән җирдә башка бер үлән дә борынын төртә алмый. Амброзия баскан авылда яшәүче халык ул чәчәк атып серкә очырган чорда вакытлыча бүтән җиргә китеп торырга, хәтта башка урынга күченеп китәргә мәҗбүр икән. Шуңа галимнәр, белгечләр әлеге әшәке үсемлекне аздырмаска дип чаң сугалар.
    Ә бит читтән кайтарылган печән белән бу үсемлек безнең якларга да килеп җитте, районыбызда да күренгәләде. Быел Әхмәт авылында Чирмешән буе урамы тыкрыгында ниндидер ят бер үсемлек котырып үсеп киткән иде. Шул тирәдә яшәүчеләр аны тизрәк чабып ташладылар.
    Без Чуашия, Марий-Эл, Түбән Новгород якларының кысыр яткан диңгез кебек кырларын күреп тә кызгандык. Нигә җир бу якларда шулай кадерсез? Авылларының таралуы бәласе дә шуннан түгелме икән?
    Без күпме авыл, шәһәрләр аша үттек. Ник шунда бер генә торак пунктта булса да бакчасында үстергән яшелчә я җиләк-җимешне сатарга чыккан кешене күрик. Ә бит бакчаларда бөтен нәрсә өлгергән чак иде. Әнә безнең Имәнкискәне, Сокурыны карагыз - юл буенда тулы бер базар оештыралар. Татарстанның башка автоюлларында да шундый ук күренешкә тап буласың.
    Юл буендагы бер ашханәгә туктап тамак ялгап алдык. Машиналар күп туктаган. Димәк, яхшы сыйлыйлар биредә. Чынлап та, заманча корылган әлеге ашханә ризыкларны бик мулдан тәкъдим итте. Иң мөһиме, биредәге бәяләр бездәгедән шактый арзан иде. Ә мондый ашханәдә бер тукланган кеше икенче юлы аны узып китми инде.
    Юлда барганда бик сирәк кенә ГАИ постлары очрады. Ә менә фотовидеофиксация дигәне әллә Татарстаннан кала башка беркая юк инде. Ерак юлга йөрүчеләр дә бит: "Татарстанның юллары да әйбәт, әмма радарларының күплеге нервыларны какшата", диләр икән. Андыйларга: "Юл кагыйдәләрен бозмасаң, алар сиңа зыян салмас", диясе килә.
    Губернатор татарларны мактый
    Ярты көнлек юлдан соң без Дзержинск шәһәренә килеп җиттек. Безне узган елдан таныш милләттәшләребез, шәһәр җитәкчеләре каршы алды.
    Икенче көнне иртәдән Дзержинск шәһәрендә салынган Җәмигъ мәчетен ачу тантанасында катнаштык. Мәчет бик зур, аңа биек баскычтан күтәреләсе. Мәчетнең алтынсу гөмбәзе әллә каян күренеп тора. Аллаһ йортына 2005 елда нигез ташы салынган булган. Ул бары тик халыктан җыелган акчага төзелгән.
    Мәчетне ачу тантаналы төстә, күп кунаклар һәм шәһәр халкы катнашында үтте. Әлеге чарада Түбән Новгород өлкәсе губернаторы Валерий Шансов (14 сентябрьдә - Бердәм тавыш бирү көнендә Валерий Павлинович тагын бер срокка губернатор булып сайланды) та катнашты. Аның мөселманнарга, татар халкына югары бәя бирүе күңелләргә бик хуш килде.
    Төрле өлкәләрдән һәм илләрдән килгән милләттәшләребез, дин әһелләреннән торган зур делегацияне Россия Мөфтиләр шурасы башлыгы, Россиянең Европа өлеше Диния идарәсе җитәкчесе Равил Гайнетдин җитәкләгән иде. Аның чыгышы, вәгазьләре тантанага килгән һәр кешенең күңел түрләренә үтеп кергәндер. Мәскәүдә Равил хәзрәтнең татарларның, мөселманнарның шушы катлаулы чорда үзара аңлашып һәм тату яшәвенә зур өлеш кертүе хакында еш ишетергә туры килә. Аны Россия җитәкчеләре хөрмәтли, аның һәр җирдә сүзе үтә.
    Билгеле, мәчет ачылу бәйрәмендә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендә дә вәкилләр катнашты.
    Районыбыз башлыгы Фердинат Дәүләтшин яңа мәчеткә затлы келәм һәм Аятел-көрси төшерелгән картина бүләк итте.
    Тәкъбир әйтә-әйтә мәчетнең эченә уздык. Аның эшләнеше, бизәлеше таң калырлык. Афәрин, милләттәшләребез, диясе генә кала. Аллаһ йорты шәһәрдә үзара татулык, дуслык һәм бердәмлек символы булып та хезмәт итсен иде.
    Сабантуйлы халык югалмас
    Шул ук көнне сәгать икедә Дзержинскиның үзәк паркында Сабантуй узды. Ул инде бездәге милли бәйрәмнән бераз кайтыш. Иң мөһиме, биредә яшәүче руслар, башка милләт кешеләре дә татарлар белән бергә матур итеп бәйрәм итте.
    Районыбыз үзешчәннәре сәгатьләр буе концерт куйды. Халык рәхәтләнеп татар җыр-биюләрен тамаша кылды. Үзләренең дә җырчылары чыгыш ясады.
    Безнең спортчы егетләребез милли көрәш оештырдылар. Башта татарча көрәшнең тәртибен аңлатып, төрле алымнарын күрсәттеләр. Монда үзбәкләр, таҗиклар күп икән. Эшкә килгәннәрдер инде. Алар көрәштә күп катнаштылар. Дөрес, безнең көрәшче егетләр һәр яклап алардан өстен, оста булулары белән аерылып торды.
    Шулай ук капчык киеп узышу, көянтә-чиләк белән су ташу, гер күтәрү, кул көрәштерү бәйгеләре дә бик җанлы барды.
    Татарча көрәштән соң Дзержинск спортчылары билбау көрәшенә күчтеләр. Анда ул шактый популяр икән. Билбау көрәше бит беренче тапкыр Казанда узган Универсиада программасына да кертелгән иде.
    Шәһәр безгә бик ошады. Әлеге кала чагыштырмача яшь әле, әмма аның тарихы кызыклы. Шәһәрнең зур бер предприятиесе директоры, тарих белән нык кызыксынучы Хөсәен Сабитов сөйләгәннәр безгә зур яңалык булды.
    -Бөек Ватан сугышы чорында һәр икенче авиабомба һәм һәр өченче "Катюша" снаряды Дзержинскида җитештерелгән. Шуңа фашистлар шәһәрне шартлатмыйча, заводларын төзек хәлдә яулап алу турында план корганнар,-ди ул.
    Мин Дзержинскиның татар милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Мостафа Фатыйхов белән җае чыккан саен аралашырга тырыштым. Түбән Новгород өлкәсендә нигездә татарлардан торган өч район - Красный Октябрь, Сергач һәм Спас районнары бар, ди ул. Халык анда бик эшчән, таза тормышлы икән. Кешеләр, мая туплап, шәһәрдә фатирлар сатып алалар һәм аны Түбән Новгородта түгел, ә Мәскәүдән алу җаен карыйлар икән.
    Мостафа әзи инде лаеклы ялда. Ул бирегә Володар районыннан күчеп килгән. Озак еллар хәрби заводта эшләгән. Хәзер инде әлеге завод элеккеге әһәмиятен, дәрәҗәсен югалткан икән. Мостафа аганың гаиләсе бик динле. Үзләре шәһәрдә яшәсәләр дә, туган авылларында мәчет төзеткәннәр. Дзержинскида яңа ачылган зур мәчет тә Мостафа ага кебек милләттәшләребез тырышлыгы, көче белән салынган, билгеле. Сабан туен оештыручылар, шушы күркәм милли бәйрәмебезгә, шулай ук бүтән гореф-гадәтләребезгә онытылырга бирмичә, Россиянең бер төбәгендә рухи кыйммәтләребезне саклап яшәтүчеләр дә алар. Милләттәшләребез яшәгән төбәкләрдә бу асыл сыйфатлар гел саклансын дигән теләк белән кузгалдык Татарстаныбызга.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: