Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Төзүчеләр бүләкләнде

    "Строитель и К" оешмасы баш инженеры Әнәс Вәлиуллин, ташчылар Петр Бухаров һәм Алексей Скворцов Татарстан Премьер-министры Илдар Халиковның Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр. "Татарстан Хөкүмәте исеменнән Сезгә күпьеллык намуслы хезмәтегез һәм республиканың төзелеш комплексы үсешенә керткән зур өлешегез өчен рәхмәт белдерәм. Бу тармакта эшләү дәверендә Сез үзегезне җаваплы, максатчан, үз эшен...

    "Строитель и К" оешмасы баш инженеры Әнәс Вәлиуллин, ташчылар Петр Бухаров һәм Алексей Скворцов Татарстан Премьер-министры Илдар Халиковның Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.

    "Татарстан Хөкүмәте исеменнән Сезгә күпьеллык намуслы хезмәтегез һәм республиканың төзелеш комплексы үсешенә керткән зур өлешегез өчен рәхмәт белдерәм. Бу тармакта эшләү дәверендә Сез үзегезне җаваплы, максатчан, үз эшен белүче югары квалификацияле белгеч итеп күрсәттегез. Сезгә нык сәламәтлек, бәхет һәм хезмәтегездә уңышлар телим", кебек сүзләр бар Рәхмәт хатларында. Төзүчеләргә аларны үткән атнада районга визиты вакытында Илдар Халиков үзе тапшырды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: