Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • “ДНК нәтиҗәләре игълан ителгәч, аяк астымда җир убылгандай булды”, ди 47 ел элек Базарлы Матак бәби тудыру бүлегендә алышынган Ангелина

    Үткән атнада үзәк телеканалларның берсе аша Базарлы Матак бөтен дөньяга яңгырады. Әмма мондый “танылу”ның сәбәбе күңеллеләрдән түгел иде шул – 47 ел элек Базарлы Матак хастаханәсенең бәби тудыру бүлегендә ике нарасыйның алышынган булуы ачыкланды.

    Телевизордан ике көн күрсәтелгән бу тапшыруны карамаган, андагы хәлләр хакында ишетмәгән-белмәгән кеше калмагандыр районда. Читтә яшәүче якташлар да битараф калмады, үзләренең хафалануларын җиткерде. Ул көннәрдә сүз шул хакта гына барды. Кемнәрдер медицина хезмәткәрләрен җавапсызлыкта, үз эшләренә салкын карауда гаепләде, икенче берәүләр “нигә кирәк иде инде әллә кайчан булган хәлләрне казып чыгар, бүген шуннан кемгә файда?!” дип фикер йөртте. Әмма һәркем 47 ел элек җибәрелгән ялгышның аяусыз нәтиҗәсе алдында чарасыз калган ике гаиләне кызганды, алар өчен борчылды, әрнеде.

     

    Апасының шиге рас килде

    ДНК экспертизасы үткәрүне сорап Мәскәү телевидениесенә Казанда яшәүче Фәния Гатина мөрәҗәгать иткән. Ул сеңелесе Гөлфинә Грязнованы бәби табу йортында алыштырмадылармы икән дип шикләнә. “Гөлфинә йөз-кыяфәте белән дә безгә охшамаган, холкы да бүтән. Безнең барлык бертуганнарның кан группасы бертөрле, ә сеңелемнеке башка”,–дип бара.

    Бу гаилә районыбызның Урта Әлки авылыннан икән. Әниләре Наилә Гатина Гөлфинәне 1972 елның 23 октябрендә тапкан. Ул өйдә бәбиләгән, аннан ана  белән баланы тракторда Базарлы Матак хастаханәсенә алып килгәннәр. Бу вакытта бала тудыру бүлегендә Иске Тахталыдан Антонина Ферапонтова бәбили торган була. Аның да кызы туа (аңа Ангелина дип исем бирәләр). Хәер, бүлектә алдагы көнне дөньяга килгән тагын бер кызчык була әле.

    ...Телевидение тапшыруына әнисе, ире, апасы белән Гөлфинә Грязнова (ул хәзер Лаеш районының Нармонка авылында яши) һәм Иске Тахталы авылыннан Ангелина Белова, аның әтисе Петр Ферапонтов, ире Леонид, бертуганнары Андрей, Григорий һәм Ольга килгәннәр иде. Ни аяныч, әниләре тугыз ел элек вафат булган.

    Тапшыруда ДНК экспертизасы нәтиҗәләренең игълан ителүе аяз көнне яшен суккандай яңгырады. Гөлфинәнең – әнисе, апасы белән, Ангелинаның исә әтисе, эне  һәм сеңелләре белән туганлык дәрәҗәсе ноль процент булды. Ә гаиләләрне алмаштырып ясаган экспертиза туганлык дәрәҗәсен 99,9 процент күрсәтте. Ике кызның да чит гаиләләрдә үсүе фәнни нигездә расланды. Туганнарның берсе әйткәнчә, ДНК белән бәхәсләшеп булмый – Ангелина Наилә Гатинаның кызы, ә Гөлфинә Петр Ферапонтов баласы булып чыкты.

     

    “Нәтиҗәнең мондый буласына ахыргача ышанмадым”

    Тапшыру вакытында бу хәбәрне иң авыр кабул итүче Ангелина булгандыр, мөгаен. Аның әтисе, эне-сеңелләре белән туганлык мөнәсәбәтләренең бик тә нык булуы күз алдында иде.

    Ангелина Белованың үз гаиләсе дә бик күркәм. Әфган сугышын кичкән ире Леонид белән матур яшиләр, дүрт бала үстергәннәр, инде оныклары да бар. Ангелина Иске Тахталы мәктәбендә пешекче булып эшли. Хезмәте ансат түгел – берүзе 34 укучыны көнгә ике тапкыр кайнар ризык белән тукландыра. Эшен җиренә җиткереп башкара. “Бик туган җанлы, әнисе Антонина авырганда аны бик карады, әтисе янына да гел барып йөри”,–диләр аның турында.

    Мәскәүгә тапшыруны төшерүгә әле ике атна элек кенә барганнар икән. Бу хакта Ангелина безгә болай сөйләде:

    –Уйламаган җирдән миңа шылтыратып, 1972 елның 23 октябрендә Базарлы Матактагы бәби тудыру бүлегендә  балаларның алышынган булу ихтималын әйттеләр. “Сезгә ДНК анализы алырга килсәк ярыймы?”–дип сорадылар. Мин ризалык биреп тә өлгермәдем, 1-2 көннән инде ике хатын-кыз килеп тә төштеләр. Әти белән миннән анализ алдылар. Аны шундук самолетта Мәскәүгә җибәргәннәр икән. Икенче көнне килеп  тормышыбызны видеога төшерделәр. Безне Мәскәүгә тапшыруга барырга кыстадылар. Ике көн башкаланы карап йөрерсез, өченче көнне тапшыру төшерелә, бөтен чыгымнар безнең өстән, диделәр. Ризалаштык инде. Машина  авылдан ук килеп алып Казанга китерде. Мәскәүгә самолетта очтык. Анда кунакханәгә урнаштырдылар, шунда ук ресторанда тукландык, экскурсияләргә йөрдек. Барыбыздан да берничә мәртәбә ДНК анализы алдылар. Ахыргача нәтиҗәләрнең шундый буласына ышанмадык. Балалар алышынган булса да, теге өченче кызчык беләндер, дип өметләндек. Тапшыруда ДНК нәтиҗәсе игълан ителгәч, аяк астында җир убылгандай булды. Күңелне үпкә, әрнү биләп алды. Тетрәнүдәндер инде, авырып киттем, кан басымым күтәрелде. Ярый әле гаиләм, туганнарым гел янәшәмдә булдылар, юаттылар.

    Хәзер инде Ангелина тынычлана төшкән.

    –Шуның өчен язмышыма рәхмәтлемен: яхшы гаиләдә үстем. Без туганнар бик тату яшибез. Әни бик әйбәт кеше иде, әтине дә өзелеп яратам. Ни генә булмасын, алар минем иң якын кешеләрем. Гөлфинәләр белән дә аралашып, туганлашып яшәрбез инде,–ди ул. 

     

    “Яшем 70 тән узгач җиде бала атасы булдым”

    Петр Ферапонтов – бик зирәк, эчкерсез, киң күңелле кеше. Яшьлегендә ул район хәрби комиссариатында инструктор, совхозда инженер, ферма мөдире булып эшләгән. Хатыны Антонина белән алты бала табып үстергәннәр. Биш баласы – Иске Тахталыда, кызы Ольга – Борискинода. Барысы да гаиләле, әтиләрен сөендереп яшиләр.

    Петр Дмитриевич ДНК белән бәйле хәлләрне никадәр авыр кичерүен, күз яшьләре түгүен яшерми. 47 ел элек бәбигә авырган хатынын ат белән Базарлы Матакка илтүен, юлда буада су эчергәндә атының арбасы-ние белән суга төшеп китүен, үзенең чишенеп буага сикерүен, башта тугарып атын, аннан арбасын чыгаруын, Антонинасын кичекмичә табиблар кулына илтеп тапшыруын, кызы туу хәбәренә ничек сөенүен бүгенгедәй искә алып сөйләде. Ничек читен булса да, өлкән ата беркемне дә гаепләми: “Өстемә андый гөнаһ алмыйм. Ярты гасырга якын вакыт үткән, хәзер инде бернәрсә дә ачыклап булмый”,–диде ул безгә.

    –Нишлисең, язмыштан узмыш юк. Ышанасызмы, йөрәгемдә инде Гөлфинәгә карата җылы туганлык хисләре уянды. Ул хәзер күңелемә бик якын. Менә шулай 74 яшькә җиткәч җиде балалы булдым. Бу көннәрдә Гөлфинәне ире белән кунакка көтәбез. Яңа киявемә бүләк тә әзерләп куйдым инде,–ди Петр Дмитриевич.

     

    “Чын профессионаллар эшли иде”

    Үзәк хастаханәнең бәби тудыру бүлегендә озак еллар хезмәт куйган акушеркалар – районның иң хөрмәтле кешеләре. Алар ничә буын әлкилеләргә кендек әбисе булган, йөзләгән хатын-кызга әни булырга ярдәм иткән. Бу тырыш, тыйнак, ягымлы ханымнарның йомшак кулларын, җылы сүзләрен, акыллы киңәшләрен барыбыз да хәтерлибез.

    –Ул елларда бәби тудыру бүлегендә үз эшләренең чын осталары, җаваплы, булдыклы профессионаллар эшләде. Еллар буе хатын-кыз докторы булмаган чаклар да бар иде. Балалар күп туа, көне-көне белән 3-5 әр хатын-кызны бәбиләтергә туры килә иде акушеркаларга. Нинди генә катлаулы очраклар булмады. Алар вакыт белән исәпләшми, көчләрен кызганмый эшләделәр,–ди үзе дә гомерен халык сәламәтлеген саклауга багышлаган, озак еллар медицина хезмәткәрләре профсоюзы райкомын җитәкләгән Валентина Афанасьева.

    Бу хәлләрдән соң без өлкән яшьтәге акушеркалар белән дә очрашып сөйләштек. Алар әлеге вакыйганы бик авыр кичерәләр, хәсрәтләнәләр. “Мондый ялгышның ничек килеп чыгуын аңлау да, аңлату да мөмкин түгел. Бары эшебезне һәрчак зур җаваплылык белән башкарырга тырышуыбызны гына әйтә алабыз”, диләр.

     

    “Кызым табыласын төшемдә күрдем”

    Без телефон аша Наилә апа Гатина белән дә сөйләштек. Ул Лаеш районының Нармонка авылында яши. Тормышта сынауларны байтак кичкән Наилә апа. Урта Әлкидә, аннан Базарлы Матакта яшәгәннәр. Ире белән биш балага гомер биргәннәр. Әмма тормышлары барып чыкмаган, аерылышканнар. Бала хәсрәтен дә татыган – 9 яшендә Әлфия исемле кызы фаҗигале төстә үлгән. Инде менә бу хәл.

    –Йөрәгемнең ничек телгәләнүен үзем генә беләм. Газиз баласы читтә үсүгә кайсы ана гына кайгырмас икән. Ангелина белән күрешәсебезне узган җәйдә төшемдә күрдем. “Синең бит кызың бар!” диделәр миңа. Шунда аны кысып-кысып кочаклыйсым килде. 47 ел элек мондый хәл килеп чыгасын белгән булсам, баламны янымнан бер минут та җибәрмәгән булыр идем дә бит. Бүген  нәрсәдер үзгәртергә соң шул инде... Хәзер миңа Гөлфинә дә, Ангелина да якын. Икесе дә үз кызларым инде. Ангелина гел шылтыратып тора. Киләсе ялларда яныма килергә җыеналар, үзең дә безгә килеп йөрерсең, диләр. Суд юлларында йөрергә исәбем юк. Балаларым исән-сау булсын дип кенә телим,–диде безгә Наилә апа Гатина.

     

    “Бер-беребезне әллә кайчаннан беләбез кебек”

    Гөлфинә ире һәм кызы белән үткән ял көннәрендә Иске Тахталыда кунакта булып киткәннәр. Туганнар барысы да җыелышкан, әниләренең каберен зиярәт кылганнар.

    –Төнгә кадәр сөйләшеп утырдык. Барыбызда да шундый тойгы – әйтерсең лә без бер-беребезне бик күптәннән беләбез. Сөйләшеп сүзләребез бетмәде,–ди Гөлфинә.

    –Ангелина белән Гөлфинә игезәкләр кебек бит. Дуслаштылар, серләштеләр. Яңа туганыбызга балачагыбыз, әниебез турында сөйләдек. Фоторәсемнәр карап утырдык. Гөлфинә нәкъ әтинең яшь чагы икән бит. Аның оныгы белән сеңелебез Светлананың кызлары да шулкадәр охшашканнар,–ди Ольга Казакова.

    Алар барысы да “Алты  туган идек, инде җидәү булдык. Бердәм булып, туганлашып, ярдәмләшеп яшәрбез”,–дип сөенеп сөйлиләр.

    –Күпме еллар үткән, хәзер инде гаеплеләрне эзләп йөрергә теләгебез юк. Әмма гаиләләребезгә китерелгән рухи зыянны түләтү мөмкинлеге бар икән, нигә аннан файдаланмаска?! Хәзер бу эш белән адвокатыбыз шөгыльләнә. Безнең иң зур теләгебез – мондый үкенечле хәлләр беркайчан да кабатланмасын иде!–диде әңгәмәдәшләребез.

     

     

    Ни кызганыч, тормышта бәби тудыру йортында балаларны алыштыру белән бәйле башка очраклар хакында да мәгълүм. Массакүләм мәгълүмат чаралары (СМИ) хәбәрләренә караганда, аларның һәркайсында гаиләләр китерелгән рухи зыян өчен суд аша миллионшар сум компенсация алганнар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: