Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Ә сез көндәлек тормышта уяумы? (СОРАШТЫРУ)

    Заман уяу булырга куша. Иминлегебезне саклау өчен бүген барыбызга да уяу булырга кирәк. Мондый өндәүләрне һәрдаим ишетеп торабыз. Ә сез көндәлек тормышта уяумы? Чит-ят машиналарга һәм кешеләргә игътибар итәсезме? Кырыкалдарлар тозагыннан саклана беләсезме? Валентина Миронова, пенсионер укытучы, Хузангай авылы: -Авылда бит бөтен кеше бер-берсен белә. Ятрак кеше шундук күзгә ташлана....

    Заман уяу булырга куша. Иминлегебезне саклау өчен бүген барыбызга да уяу булырга кирәк. Мондый өндәүләрне һәрдаим ишетеп торабыз. Ә сез көндәлек тормышта уяумы? Чит-ят машиналарга һәм кешеләргә игътибар итәсезме? Кырыкалдарлар тозагыннан саклана беләсезме?
    Валентина Миронова, пенсионер укытучы, Хузангай авылы:
    -Авылда бит бөтен кеше бер-берсен белә. Ятрак кеше шундук күзгә ташлана. Шөкер, авылыбыз бик тыныч, андый-мондый хәл булганы юк. Хәзер авыл халкы аңлы, дөнья хәлләреннән хәбәрдар, һич тә ваемсыз-битараф түгел. Чит кешеләргә игътибар итәргә кирәклекне, шик тудырырлык хәлләр хакында полициягә я авыл җирлеге советына хәбәр итәсен дә беләләр. Мин үземне дә игътибарлы дип саныйм. Чегәннәрне, төрле әйберләр сатып йөрүче кешеләрне өйгә кертмим. Мошенниклардан алданмаска да акылым, тәҗрибәм җитәр дип уйлыйм.
    Анна Локтева, Хлебодаровка урта мәктәбе директоры:
    -Террорчылык, экстремистлык куркынычы турында без балаларга класс сәгатьләрендә дә, ОБЖ дәресләрендә дә җентекләп аңлатабыз. Ата-аналар белән дә бу хакта сөйләшеп торабыз. Әле язгы каникуллар алдыннан гына районның төрле службалары вәкилләре катнашында хәвефсезлек мәсьәләләре турында ата-аналар җыелышы булды. Безгә Анино Салман, Демидовка авылларыннан да балалар килеп укый. Аларга бары мәктәп автобусы белән генә йөрү зарурлыгын кат-кат искәртәбез. Ә мәктәбебездә тәүлек әйләнәсе дежурлык оештырылган. Белмәгән кешеләр мәктәпкә кертелми, гомумән, кергән-чыккан һәркем турында мәгълүмат махсус журналга теркәлә. Шәхсән үземә килгәндә, уяулык, игътибарлылык безнең канга сеңгән инде. Бөтен мәктәп коллективы, укучылар өчен җаваплылык бер генә минутка да истән чыкмый. Авыл халкы да хәзер бик игътибарлы. Кибеткә-фәләнгә таныш түгелрәк кеше керсә, аңа сагаебрак карыйлар. Авыл кешесе бик киң күңелле дә бит, барыбер яман ниятле кешеләр йөрмәсен дип шикләнергә туры килә.
    Надир Галиуллин, Иске Чаллы авылы:
    -Без өлкән яшьтә инде, карчыгымның колагы да начар ишетә. Шуңа белмәгән-күрмәгән кешеләрдән саграк булырга тырышабыз, килде-китте әйбер сатып йөрүчеләрне өйгә үткәрмибез. Өлкән кешеләрне алдап файда күрүче мошенниклар турында газеталарга язып, телевизордан сөйләп торалар бит. Шулардан гыйбрәт алырга кирәк.
    Әминә Абдуллина, Базарлы Матак авылы:
    -Билгеле, хәзер һәркемгә бик игътибарлы булырга кирәк. Балаларга да гел шуны тукып торам. Сакланганны Ходай саклар, дип белми әйтмәгәннәр. Үземне бер тапкыр мошенниклар алдарга маташкан иде. "Әни, тизрәк телефоныма 1000 сум акча сал. Катлаулы хәлгә юлыктым, соңыннан барын да аңлатырмын", дигән смс-хәбәр килеп төште телефоныма. Мондый алдаулар хакында ишеткәнем булганга, акча салырга ашыкмадым, улыма шылтыраттым. Ә ул көлде генә, барысы да әйбәт, менә укудан чыктым, ди. Өлкән яшьтәге күрше-тирәләргә, балаларга карата да игътибарлы булырга, аларның алдануына, зыян күрүенә дә юл куймаска иде.
    Наилә Ибәтова, Иске Алпар авылы:
    -Хәзер авылларда ялган товарлар сатып йөрүчеләр бар икән. Бу хакта халык та сөйли, газетада да яздылар. Безгә дә әллә нинди сөйкемсез ят бәндәләр ниндидер әйберләр тәкъдим итеп кергәннәр иде, шундук борып чыгардым. Андый шикле адәмнәрдән дә, күз буяп алдарга хирыс чегәннәрдән дә ераграк торуың хәерле. Ят кеше дигәннән, бер-ике ел элек безгә яшь кенә бер ир-ат ярдәм сорап кергән иде. Бик авыр хәлгә калдык, телефоннарыбызны алдылар, өйгә кайтырга акчабыз да юк, диде. Кызганып, ашатып-эчереп, юлына акча биреп чыгардык инде. Чынлап та авырлыкка юлыккан кешедер, дидек, дөнья булгач бер-береңә ярдәм итми булмый бит. Безнең якларда төрле милләт, төрле дин кешеләре гомер-гомергә тату, дус яши. Алга таба да шулай булсын иде. Соңгы елларда авылларга чит җирләрдән белмәгән-күрмәгән кешеләр күчеп кайта башлады. Яхшы ниятле, тәртипле бәндәләр генә була күрсеннәр. Алай да буш йортларны сатар алдыннан авыл җитәкчеләре аларны нинди кешеләр алуын белешсәләр әйбәтрәк булыр иде.
    фото ru.depositphotos.com сайтыннан

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: