Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Өлгер гаилә

    Шәхси хуҗалыкларда 3 мең тирәсе сыер асрала, агымдагы елның 6 аенда әлкилеләр 2845 тонна сөт сатып, 34 млн. 447 мең сум акча эшләгәннәр. Хуҗалыклардан җитештерелгән сөтне җыю белән районда 39 кеше шөгыльләнә. Бүген шуларның берсе - Яңа Чаллы авылында яшәүче Шәрапов Фәрит турында сөйлибез.

    - Бу авыр хезмәтне үзем генә алып бара алмас идем, ярый әле, тормыш иптәшем Гүзәлия бик нык булыша, бергә эшләгәч, булдырабыз сыман,-дип, сүзебезнең башында ук ачыклык кертергә кирәк дип тапты Фәрит.
    Әйе, алар һәр эшне бергәләп эшләргә күнеккән: иртәнге сәгать 5тә ирле-хатынлы Шәраповлар әле генә сыерларын көтүгә озаткан шәхси хуҗалыклардан сөт җыя башлыйлар. Берничә сәгать эчендә Яңа Чаллы авылын гына түгел, Базарлы Матактагы дистәгә якын хуҗалыкны да йөреп чыгарга өлгерәләр алар. Бу эш белән 1999 елдан бирле шөгыльләнәләр. Шәхси "УАЗ" машиналарына 620 литр сыешлы бак урнаштырганнар. Җәй айларында сөт күп була, әмма Яңа Чаллы авылында нибары 40лап хуҗалык сөт тапшыра, шуңа күрә Шәраповларга бер рейстан артык ясарга туры килми. Узган айда халыктан 16184 килограмм сөт җыеп алынган, акчага әйләндергәндә бу 186 мең сумлык продукция дигән сүз.
    -Кызганыч, сөтнең бәясе бөтенләй юк дәрәҗәсендә, кибеттә бит су кушып порошоктан ясалган сөтнең 1 литры 30-40 сум тора. Ә без халыкка 9 сум 50 тиен исәбеннән түлибез акчаны, - ди Фәрит. Аның әйтүенчә, бәя түбән булса да, авыл халкы сөтне актив тапшыра. Кайберәүләр шушы акчага яши дә, сөтне чәй эчәрлек тә калдырмыйбыз үзебезгә, диләр алар.
    Ләкин йортында берничә сыер асраучылар да бар. Әйтик, Фирдүсә Сабированың 3 сыеры, соңгы айда гына 840 килограмм сөт сатып, 7600 сум акча эшләгән ул. Ике сыер тотучы Галәветдинов Рифкать 730 килограмм сөткә 6935 сум акча алган, Галләмова Рузалия 5709 сум акча эшләгән.
    Бу уңайдан шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: Иске Чаллы авыл җирлегендә сөт җыю әйбәт оештырылган. Ярты елда биредә яшәүчеләр 178 тонна сөт сатканнар, һәр сыерга исәпләгәндә 1254 килограмм дигән сүз (район күрсәткече 954 килограмм). Акчага әйләндереп исәпләгәндә 2 млн. 162 мең сум дигән сүз.
    Фәрит белән Гүзәлия Шәраповлар йортларында 6 баш мөгезле эре терлек асрыйлар, шуларның өчесе - сыерлар.
    -Гүзәлия, ничек барысына да өлгерәсең? Әле бит син авылда почта ташучы да булып эшлисең,-дип сорыйм хуҗабикәдән.
    -Сүз дә юк, ансат түгел. Әмма шуңа күнгән инде без, иртәнге 5тән кичке 10га чаклы хезмәттә. Тормышны алып барырга кирәк бит,-дип гади генә җавап бирә Гүзәлия.
    Әйе, эшләп яши бу гаилә. Гүзәлиянең хезмәте дә җаваплы бит - халыкка газета-журналларны вакытында таратырга, өлкәннәргә пенсияләрен китерергә, коммуналь хезмәтләр өчен түләүләрне җыярга... Ләкин алар уфтанмый, кызу җәйдә дә, яңгырлы көздә һәм салкын кышта да үз эшләрен тоткарлыксыз башкаралар.
    Яңа Чаллыда яшәүчеләр узган елның 6 аенда 66130 тонна сөт тапшырган булганнар. Ә быелгы күрсәткечләре 64130 тонна, ягъни 2 тоннага кимегән. Моның сәбәбен сыерларның баш саны кимү белән аңлаталар. Сөт җыючыларны мондый хәл борчый, чөнки аларның максаты - мөмкин кадәр күбрәк продукция хәзерләү. Алынасы хезмәт хакы да җыелган сөтнең күләменә бәйле. Шуңа күрә сөт җыючылар һәр иртәдә авылларда эшкә керешәләр, аларны сөт кабул итү пунктларында да ачык ишекләр белән көтәләр.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: