Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Энергетиклар Әлки район үзәге электр челтәрләрен реконструкцияләргә җыена

Район энергетиклары бу елны яхшы күрсәткечләр белән төгәллиләр.

Бу көздә Бибай Чаллысында югары вольтлы  һәм түбән вольтлы  электрүткәргеч линияләр тулысынча реконструкцияләнде. Шулай ук яңа комплект-трансформатор подстанциясе куелды.  Авыл тагын да матураеп китте – иске агач баганалар тулысынча алынды. Яңа Чаллы авылында да республика программасы нигезендә шундый эшләр башкарылды, биредә ике подстанция урнаштырылды.

Яңа Сихтермә, Татар Суксуы, Анино Салманы авылларында исә түбән вольтлы  электрүткәргеч линияләр өлешчә алыштырылды. Ә менә район үзәгендә киләсе елда 10 киловольт егәрлекле югары вольтлы электрүткәргечләрне тулысынча яңарту күздә тотыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев