Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Фермер Марат Гобәйдуллин быел өч чабыш аты сатып алган

    Фермер Марат Гобәйдуллин быел өч чабыш аты сатып алган.

    Маратның Талисман исемле атының Сабан туйларында, төрле бәйгеләрдә җиңүләр яулавы хакында язганыбыз бар инде. Менә Марат тагын өч узыш аты сатып алган. Хәзер ул Кавалер атамалы ике яшьлек ярымтокымлы аты белән күнегүләр үткәрә. Ульяновск өлкәсеннән өч яшьлек Астра исемле бия алып кайткан. Ике яшьлек Мая да өметле узыш аты күренә.

    Ат спорты зур чыгымнар да, вакыт та сорый, билгеле. Әйтик, бу чабышкыларны сатып алу Маратка 300 мең сумга төшкән. Аның каравы, ат узышлары кешеләргә күпме шатлык, матур мизгелләр һәм кабатланмас тәэсирләр бүләк итә.

    Исегезгә төшерәбез: 21 октябрьдә, шимбә көнне, Сабан туе җире янындагы ипподромда ат чабышлары үткәрелә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: