Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әфган сугышы утын кичкән батыр егетләребезнең берсе – Ришат Абдуллин

    Әфган сугышы утын кичкән, хәрби бурычын намус һәм ныклык белән үтәгән батыр егетләребезнең берсе –Ришат Абдуллин. Ни аяныч, бүген инде ул арабызда юк.

    Ришат Хәлиулла улы 1962 елның 16 июнендә Ташбилге авылын­да дөньяга килә. Базарлы Матак­та урта мәктәпне тәмамлаганнан соң Казан индустриаль-педаго­гика техникумында укып, мастер- төзүче белгечлеге ала.

    1980 елның 22 октябрендә Ри­шат СССР Кораллы Көчләренә чакырыла. Термез шәһәрендә сержант мәктәбе курслары уз­ганнан соң егет хәрби хезмәтен Әфганстан Республикасында со­вет гаскәрләренең чикләнгән контингенты составында дәвам итә.

    Туган авылы мәктәбендә уку­чылар белән очрашуларның берсендә Ришат Абдуллин бо­лай дип сөйли:

    –Без Базарлы Матак егете Ирек Сөләйманов белән Әфган җиренә бергә киткән идек. Әмма аның гомере кыска булды. 1981 елның апрелендә автоколонна белән тау юлларыннан барган­да мөҗәһитләр һөҗүм итеп, Ирек һәлак булды. Өйдән килгән хатта әти-әнием миңа Ирекнең туган авылы Яңа Алпарга цинк табутта кайтарылуын язганнар иде. Мин үзем ПУМ машинасы команди­ры булып хезмәт иттем. Безнең бурыч гаскәрләр һәм артилле­рия арасында элемтәне тәэмин итү иде. Сугышчан хезмәт шарт­лары бик авыр – нык эссе һава, уттай кызган тау-ташлы юллар. Әле бит теләсә кайсы йорт, таш, хәтта куаклык артында корал­ланган дошман сагалап торыр­га мөмкин иде.

    Ришатка берничә мәртәбә үлем белән йөзгә-йөз очрашырга туры килә. “Сугышта куркыныч идеме?” – дигән сорауга ул: “Кур­ку беренче мәлдә генә булды. Ан­нан соң без моны командирның боерыгы дип кабул иттек. Ә бое­рык һичшиксез үтәлергә тиеш”,– дип җавап бирә.

    Сугышчан батырлыклары өчен ул командование бүләкләренә лаек була. Ватан алдында­гы бурычын үтәп, 1982 елда демобилизацияләнә.

    Ришат Абдуллин хәрби хезмәттән соң төзелеш-монтаж идарәсендә эшли. 25 ел шушы хезмәтне башкара. Авылдашы Әнисә Хәйруллина белән гаилә корып, ике кыз – Динә белән Али­яне тәрбияләп үстерәләр.

    Авыр сугыш сынаулары эз­сез генә үтми. Әфган вакыйга­лары, һәлак булган иптәшләре төшләренә керә.

    Г о м е р е н е ң у р т а с ы н д а , рәхәтләнеп яшәр чагында Ри­шат Абдуллин арабыздан китеп барды. Аңа әле 50 яшь тә тулма­ган иде.

    (“Вакыт безне сайлады” кита­бы файдаланылды).

     

     

    Ташбилге авылында яшәүче Фәргать АБДУЛЛИН энесе Ришат турында хатирәләр белән уртаклашты.

    –Безнең әти дә, дәү әти дә балта осталары иде. Ришат кечкенәдән алар тирәсендә бөтерелеп үсте, төзелеш эшенә хирыс булды. Урман­ны бик ярата иде. Агач эшенә кулы ятып торды, ниләр генә ясамый иде. Төзелеш хезмәтенә мөкиббән булганга, ике дә уйламый шушы профессияне сайлады. Район төзелеш-монтаж идарәсе беткәнче шунда мастер булып эшләде. Җитәкчеләре Мәсхүт Шәйдуллин, Ил­дар Хәсәншин бик яраталар, югары бәялиләр иде үзен. Иң җаваплы объектларны Ришат Абдуллин бригадасына ышанып тапшырды­лар. Райондагы бик күп торак йортлар, социаль һәм производство объектлары төзелешенә аның хезмәте, тырышлыгы керде. Базарлы Матакта өч катлы күпфатирлы йорт, җәмәгать судьясы бинасы, Иске Әнҗерә мәктәбе, Карга, Чуаш Кичүе мегафермалары – Ришатның соңгы төзелешләре. Хезмәтен бик ярата, вакыт белән исәпләшми эшли иде.

    Ул кешегә бик ярдәмле булды, күпләргә йортларның сызымнарын эшләргә, төзелеш материаллары сайларга булышты. Туган җанлы, кече күңелле иде. Әфганстанда кичергәннәре дә тәэсир иткәндер, соңгы вакытта кан басымы күтәрелде, йөрәге дә чыгымчылады. Сөекле энебез 2007 елның 9 маенда, эшләп йөргән җиреннән кинәт вафат булды. Бер айдан 45 яшь туласы иде...

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: