Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Яшьләр үз бәйрәмнәрен спорт белән билгеләп үтте

    Район үзәгендә төрледән-төрле спорт ярышлары үткәрелде. Әлеге чаралар Бөтенроссия яшьләр көненә һәм Олимпия көненә багышлап оештырылды. Көннең эссе булуы да куркытмады "Алинә" универсаль спорт залы янына районның барлык авылларыннан диярлек көч сынашырга җыелган егет һәм кызларны. Гимназиянең 10 сыйныф укучысы Гүзәлия Галиева белән сөйләшеп киттек. -Мин волейбол, баскетбол уйнарга яратам....

    Район үзәгендә төрледән-төрле спорт ярышлары үткәрелде. Әлеге чаралар Бөтенроссия яшьләр көненә һәм Олимпия көненә багышлап оештырылды.

    Көннең эссе булуы да куркытмады "Алинә" универсаль спорт залы янына районның барлык авылларыннан диярлек көч сынашырга җыелган егет һәм кызларны.

    Гимназиянең 10 сыйныф укучысы Гүзәлия Галиева белән сөйләшеп киттек.

    -Мин волейбол, баскетбол уйнарга яратам. Спорт белән шөгыльләнү бит күтәренке рух бирә, сәламәт яшәү рәвешенә өйрәтә,-ди ул.

    Егет-кызларны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Мария Платонова, яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы вазыйфаларын башкаручы Айрат Вәлиев сәламләделәр, бәйрәмнәр белән котлап, ярышларда әйбәт нәтиҗәләр күрсәтүләрен теләделәр.

    Спорт бәйгеләрендә 14-35 яшьлек йөздән артык кеше катнашты. Алар сикерде дә, йөгерде дә, туп та чөйде. Энергияле яшьләребезнең һәрберсе беренче булырга омтылды. Ә җиңүне иң җитезләр, өлгерләр, булдыклылар яулады.

    Ераклыкка сикерүдә Алсу Галләмова (Базарлы Матак), Роман Туманов (гимназия) аеруча яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр.

    Җиңел атлетика бәйгесендә 100 һәм 2000 метр арага йөгерүдә Николай Абасев (Иске Матак), Раил Исхаков (агрокөллият), Оксана Белова (…), Алинә Гафурова (…) иң җитезләре булдылар.

    Пляж волейболында Базарлы Матак егетләре Роман Туманов һәм Алмаз Игъламов командасы беренчелекне алды. Стритбол (аны урам баскетболы дип тә атыйлар) бәйгесендә Руслан Баянов, Айрат Гаязов, Альберт Зиннәтуллин командасы җиңде. Алар шулай ук Базарлы Матак егетләре.

    Кич белән исә "Колос" кинотеатры каршында район мәдәният бүлеге тематик дискотека үткәрде. Ул "Яшьләр сәламәт яшәү рәвешен сайлый" дигән фильм белән үрелеп барды. Бәйрәм дискотекасы төн уртасына кадәр дәвам итте. Яшьләребез рәхәтләнеп күңел ачты, бәйрәм мәйданын кыздырды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: