Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Галим Урал Закиров сугыш елларында Базарлы Матакта ничек яшәүләрен искә ала

    Быел илебез Гитлерның аяусыз хәрби машинасын җиңүнең 77 еллыгын билгеләп үтте. Миңа инде 88 яшь һәм Әлки районының мактаулы гражданины буларак, сугыш елларына турында балачак истәлекләре белән уртаклашырга телим. 

    Сугыш башланганда без гаиләбез белән Төньяк Нурлат (Албаба станциясеннән ерак  түгел) авылында яши идек. Әтием, Закиров Нур Нурислам улы – милиция оперуполномоченные, әнием, Закирова Әминә Әхмәтҗан кызы – район мәгариф бүлеге хезмәткәре һәм татар теле укытучысы иде. Мин әүвәл бакчага йөрдем, 1941 елда беренче сыйныфка укырга кердем. Бу вакытта сугыш бара иде инде, дошман илнең бер өлешен басып алган, Мәскәүгә якынлаша. Әти өй диварына ил картасын беркетеп, кайгырып, көн саен дошман кулында калган районнарны билгеләп барды. 
    Шул чакта югары сыйныф укучыларыннан резерв әзерләргә дигән боерык килде. Алар авыл читендә мылтыклар белән чаңгыларда йөреп өйрәнүләр үткәрделәр, әти белән әни хәрби комиссариатка хәрби хезмәткә чакырылачак егетләрне рәсмиләштерү эшләрен башкарырга булышты. Ул чакта фронтка авылдан 500 кеше китте, шуларның 235е кире әйләнеп кайтмады, араларында мәктәп яшендәгеләр дә бар иде. 
    Хәлләр торышы тиз арада үзгәрде һәм 1942 елда әтине Әлки районының Базарлы Матак авылына күчерделәр. Шунда мин сугыш тәмамланганчы урта мәктәптә укыдым. Базарлы Матак безне казылган окоплар, төннәрен дошман самолетларын күзәтүче зур прожекторлар, Ленинградтан блокадага чаклы эвакуацияләнгән укытучы гаиләләре (Баранников, Медниковларны, аларның мәктәптә укыган баларын хәтерлим) белән каршы алды. Гитлер илбасарларының Идел буенда Сталинградка якынлашкан чоры иде. Зур булмаган кинотеатрда (элеккеге чиркәү бинасында) Гитлер, Гиммлер турында хроника күрсәттеләр – ул чакта бик куркыныч иде безгә! 
    Темадан бераз читкә китеп язып үтим: районның колхозлары һәм МТС җитештергән продукциянең күп өлеше фронтка озатылды. Ул чорда  район белән Г.Садыйков җитәкчелегендәге партия комитеты идарә итте.  Минем күп тапкыр самолет төшеп, районда җитештерелгән азык-төлекне төяп киткәнен күргәнем булды.
    Берьюлы безне, мәктәп балаларын, урып-җыюдан соң җирдә ятып калган башакларны җыярга кырга алып чыктылар – авыл халкы үзе дә нәрсәдер ашарга тиеш иде, бөтен җирдә сакчыллык һәм азык-төлек эзләү бурычы куелган. Безнең сыйныф җитәкчесе Сазонова 1943 елда ачтан үлде. Өлкән яшьтәге укытучыларның хәлләре бик авыр булды, без аларга утын кисеп, хәлдән килгән хәтле башкача да ярдәм иттек.
    Милиция өчен эш җитәрлек булды: мин сырхауханәгә хәрби чакырылыштан качып йөргән бер кешене алып килгәннәрен күргән идем. Ул “дуслары” биргән пычак белән җитәкчесен үтергән булган. Милиция эшсез тик утырмады.
    Әлки районы дошман әсирлегендә һәлак булган шагыйрь Муса Җәлил биографиясендә берничә тапкыр искә алына, ул сугышка чаклы бу районда булып киткән (Журналистлар Союзы рәисе Ш.Хәммәтовның «Муса Җәлил – партия солдаты» эшен кара). 
    Әни 1942 елда “Колхоз, алга!” дип аталган район газетасының сәркатибе, аннан соң мөхәррире итеп билгеләнде. Редакция бинасы икегә бүленгән: бер ягында әни берүзе эшләде, икенче ягында Баранниковлар гаиләсе яшәде. Әни истәлекләрендә язган иде: “Редакциядә әүвәл берүзем эшләдем, сәркатип тә, әдәбият белгече дә, берниди башка белгечләр дә булмады. Транспорт белән авыр иде, редакциянең аты юк, еш кына колхозларга, авыл советларына җәяү йөрергә туры килде. Кәгазьгә кытлык иде, газета бастыру өчен генә бирелә иде. Калган кисәкләрдән ипи алу өчен талоннар бастырдылар. Редакция белән типография чыгымнарын каплау өчен төрле учреждениеларның заказларын үтәргә, бланклар бастырырга кирәк иде. Кәгазь табу өчен юлсызлык чорында Казанга барып  йөрергә туры килде. Колхозларга да ярдәм итәргә кирәк. Фронтка икмәт, бәрәңге, башка төр азык-төлек таләп ителә – без газета аша һәрбер колхозчының аңына барып җитәрлек, аны фидакарь хезмәткә канатландырып җибәрү  булсын өчен бөтен көчне куеп тырыштык”.
    Хәтерләвемчә, таш бинада урнашкан типографиядә ике хезмәткәр текст җыя, аннан соң листовкалар басыла иде (аның өчен зур тәгәрмәчне әйләндерергә кирәк). Әни иртәнге дүрттә редакциягә килә һәм радио аша листовка текстын тыңлый. Бер үк вакытта ул җирле радионың дикторы да булды. Кичке сәгать сигездә радиодан түбәндәге тапшырулар алып барыла иде:
    –     район газетасына көндәлек күзәтү;
    –    партия һәм хөкүмәтнең карарлары, указлары, өндәүләре, кануннары;
    –    югары башкомандующий әмерләре;
    –    халыкара күзәтүләр;
    –    район колхозларында авыл хуҗалыгы эшләре барышы турында җирле хәбәрләр;
    –    район җитәкчеләре, пропаганда бүлеге хезмәткәрләре чыгышлары. 
    Ә өйгә төнге 12ләрдән соң гына кайта – Сталинград сугышы тәмамланганчы шулай булды. Редакциядә күпьеллык хезмәт кую һәм район партия комитеты хезмәткәрләре белән берлектә колхозларга чыгуның нәтиҗәсе турында КПСС өлкә комитеты архивында аңлатма язуы сакланган. Аннан күренгәнчә, газетада күпләгән материаллар язылган, һәрбер санда совинформбюро хәбәрләре һәм халыкара торышка күзәтү бирелгән. Агитация-пропаганда өлкәсендә күп эшләр башкарылган. Җирле радиотапшырулар даими рәвештә төстә эфирга чыккан, ай саен 18-20 тапшыру булган, алар татар һәм рус телләрендә алып барылган.  
    Мин балачагым узган Базарлы Матакта 2015 елда булдым, сугыш ветераннары белән очраштым, чыгыш ясадым, сыйныфташлар белән йөргән урман сукмакларыннан уздым. Әлки районы халкы беркайчан да фронтта булганнарны һәм тыл хезмәтчәннәрен хәтерләреннән җуймас. Мин аларның оныкларына, киләсе буыннарга иминлек һәм тыныч тормыш телим.
     
    Урал Закиров, 
    физика-математика фәннәре докторы, Фәннәр Академиясенең гыйльми хезмәткәре.

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: