Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Гел булышып торалар

    Районыбыз спорт сөючеләре һәм "Алинә" универсаль спорт залы коллективы "Алексеевскдорстрой" җитәкчесе Фоат Вәлиевка олы рәхмәтләрен җиткерәләр. "Депутатыбыз Фоат Вәлиев безгә һәрчак ярдәм итеп тора",-ди "Алинә" директоры Айтуган Вафин. 17 августта предприятиенең юл грейдеры көне буе спорт комплексы янында эшләгән, аның тирә-юнен таба кебек тигезләгән. Спортка мөкиббән эшмәкәр Айрат Гатауллин да...

    Районыбыз спорт сөючеләре һәм "Алинә" универсаль спорт залы коллективы "Алексеевскдорстрой" җитәкчесе Фоат Вәлиевка олы рәхмәтләрен җиткерәләр.

    "Депутатыбыз Фоат Вәлиев безгә һәрчак ярдәм итеп тора",-ди "Алинә" директоры Айтуган Вафин. 17 августта предприятиенең юл грейдеры көне буе спорт комплексы янында эшләгән, аның тирә-юнен таба кебек тигезләгән. Спортка мөкиббән эшмәкәр Айрат Гатауллин да гел булышып тора икән. Әле соңгы вакытта ул берничә тапкыр спорт мәйданчыгына ком китерткән.

    Реклама

    "Алинә" универсаль спорт залы район үзәге яшьләренең яраткан ял урынына әверелде. Бүген биредә төрле спорт секцияләре бик актив эшләп тора.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: