Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • ҖИНАЯТЬЛӘР ТУРЫНДАГЫ ХӘБӘРЛӘРНЕ КАРАУ ТӘРТИБЕ

    Гражданнарның җинаятьләр кылыну турындагы мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе Россия Федерациясе Җинаять-процессуаль кодексының 140-145 маддәләрендә тәгаенләнгән.

    Кодекста каралганча, җинаять турындагы гариза телдән яисә язма рәвештә булырга мөмкин. Язма гаризада аны юллаучының имзасы салынырга, аның хакындагы мәгълүматлар булырга тиеш. Ә җинаять турындагы аноним гариза җинаять эше кузгатырга сәбәп була алмый. Җинаять турындагы телдән гариза исә полиция хезмәткәре тарафыннан беркетмәгә кертелә, әлеге беркетмә гариза бирүче һәм аны кабул итүче тарафыннан имзалана. Беркетмәдә гариза бирүче турында, шул исәптән аның шәхесен раслаучы документ турында мәгълүматлар булырга тиеш. Гариза бирүче күрәләтә ялган донос өчен җинаять җаваплылыгы турында (РФ Җинаятьләр кодексының 306 маддәсе) кисәтелә, һәм бу хакта беркетмәдә теркәлә, ул гариза бирүченең имзасы белән раслана.
    Әгәр җинаять турындагы телдән хәбәр тикшерү эшләре яисә суд тикшерүе барышында ясалса, ул тикшерү яисә суд утырышы беркетмәсенә кертелә.
    Гариза бирүчегә аның хәбәре кабул ителү турында документ бирелә, документта хәбәрне алучы, кабул итү датасы һәм вакыты күрсәтелә. Җинаять турындагы хәбәрне кабул итүдән баш тарталар икән, бу хакта прокуратурага яисә судка шикаять бирергә мөмкин. Җинаять турындагы язмача гаризалар шулай ук прокуратура органнарында кабул ителә һәм бер тәүлек эчендә җинаять турындагы хәбәрне турыдан туры хәл итүчеләргә - эчке эшләр органнарына, янгын күзәтчелегенә, суд приставларына, тикшерү комитетына һ.б. юллана. Җинаятьләр турындагы хәбәрләрнең төп өлешен эчке эшләр органнары хәл итә.
    Россия Федерациясе эчке эшләр органнарында гаризаларны, хәбәрләрне һәм бүтән мәгълүматларны кабул итү, теркәү һәм хәл итү тәртибе турында Инструкция нигезендә, җинаятьләр, шәхси һәм җәмәгать хәвефсезлегенә янаучы вакыйгалар турындагы хәбәрләр, вакыйганың кайчан һәм кайда булуына карамастан, тәүлек әйләнәсе теләсә кайсы эчке эшләр органында кабул ителә.
    Эчке эшләр органына мондый хәбәрләр турыдан-туры гариза бирүчедән, почта, телефон, телеграф буенча, шулай ук элемтәнең бүтән төрләре белән керергә мөмкин.
    Хәбәрләрне электрон формада кабул итү өчен программ тәэмин ителү кулланыла, ә бу вакыйга турындагы хәбәрләр белән эшләү өчен зарури реквизитларны гариза бирүченең һичшиксез күрсәтүен күздә тота.
    Эчке эшләр органнарына почта, телеграф, гомуми кулланудагы мәгълүмати системалар һ.б. юллар белән кергән хәбәрләр тиешле кагыйдәләр буенча теркәлә һәм кичекмәстән дежур частькә юллана.
    Эчке эшләр органына турыдан-туры гариза бирүче тарафыннан китерелгән хәбәрне секретариат хезмәткәрләренә кабул итү һәм исәпкә алу тыела, алар дежур частькә юллана.
    Эчке эшләр органнарыннан тыш, әлеге хәбәрләрне эчке эшләр органнарының теләсә кайсы хезмәткәрләре кабул итәргә бурычлы. Бу очракта хезмәткәр гариза бирүче хакында мәгълүматларны терки. Хезмәткәр тарафыннан алынган хәбәрләр турыдан-туры, телефон буенча яисә бүтән юл белән эчке эшләр органының дежур частенә юллана. Оператив хезмәт күрсәтү территориясенә бәйсез рәвештә, әлеге хәбәрләр тәүлек әйләнәсе эчке эшләр бүлекләренең дежур частьләрендә теркәлә.
    Вакыйгалар турында хәбәрләр, җинаятьләр яисә административ хокук бозу билгеләре булганнарыннан тыш, күп дигәндә 30 тәүлек эчендә тикшерелә.
    Җинаятьләр турындагы хәбәрләр һәм гаризалар өч тәүлек эчендә тикшерелә. Тикшерү органы җитәкчесе, дознание органы начальнигы нигезле сәбәпләр белән тикшерү срогын ун тәүлеккә кадәр озайтырга мөмкин. Документларны тикшерү, ревизияләр ясау, мәетләрне тикшерү кирәк булганда прокурор бу срокны 30 тәүлеккә кадәр озайтырга хокуклы.
    Җинаять турындагы хәбәрне тикшерү нәтиҗәләре буенча дознание органы, дознаватель, тикшерүче, тикшерү органы җитәкчесе түбәндәге карарларның берсен кабул итә:
    1.җинаять эше кузгату турында;
    2.җинаять эше кузгатудан баш тарту турында;
    3.хәбәрне тикшерү органнарына, ә җинаять эшләре буенча (кыйнау, сәламәтлеккә җиңел зыян салу, түбәнсетү, яла ягу) җәмәгать судьясына тапшыру турында.
    Кабул ителгән карар турында гариза бирүчегә язмача хәбәр ителә. Шул ук вакытта аңа бу карар буенча прокурорга яисә судка шикаять бирү хокукы турында аңлатыла.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: