Татар Мулла авылыннан Гөлфирә Әсәдуллина: “БАРЫСЫ ДА ҮЗЕБЕЗНЕКЕЛӘР!”
"Ел хатын-кызы" бәйгесе җиңүчеләре - республиканың иң-иң лаеклы гүзәл затлары -8 Март бәйрәме алдыннан Казанда зур тантанада хөрмәтләнде.
Бәйрәм сәхнәсенә иң беренче "Хатын- кыз - ана"титулына ия булган дүрт герой-ананы чакырдылар. Аларның берсе - районыбызның Татар Мулла авылыннан Гөлфирә Әсәдуллина. Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Гөлфирәне котлап, кочаклап ук алды. Аннан залга мөрәҗәгать итеп:
-Бу олы йөрәкле ханым - 11 бала анасы. Үзенең алты баласы өстенә, ул туганнарының биш ятим сабыен да җылы кочагына сыендырган,-диде һәм: "Рәхмәт сиңа, сеңелем, мондый батырлыгың, тәвәккәллегең өчен",-дип, Гөлфирәнең иңнәренә затлы тун салды.
С.Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залы тулы халык бу минутларда Гөлфирәбезне көчле алкышлады…
"Хезмәтемне бәяләгән өчен рәхмәт"
- Минтимер Шәрипович белән тантана башланганчы ук күрешеп аралашырга насыйп булды,- дип сөйли Гөлфирә. -Шәймиев холлга килеп чыкты да, аны шундук хатын-кызлар уратып алды. Ә ул: "Әлкиләр мондамы?"-ди. Без аңа якынлашуга: "Гөлфирә кайсыгыз?"-дип сорый. Кулымны кысып: "Кызым, син бөтенләй япь-яшь икәнсең бит. Күпме балага ана җылысы биреп, бәяләп бетергесез изгелек кылгансың. Ирең белән тигезлектә яшәп, ул-кызларыгызның һәммәсен үстереп аякка бастырырга насыйп булсын сезгә",-дип теләде. Шунда Зилә Вәлиева да ("Татарстан хатын-кызлары" иҗтимагый оешмасы рәисе) яныбызга килде, ул да бик җылы сүзләр әйтте. Бу олы җитәкчеләрнең үзләрен шундый гади тотуына, минем белән шулкадәр үз итеп, якын күреп сөйләшүләренә хәйран калдым. Гомумән, Казандагы тантанадан мин бик тәэсирләнеп, дулкынланулы хис-кичерешләр белән кайттым. Ана буларак минем хезмәтемне күрүләре, бәяләүләре, олылауларына бик күңелем булды.
Гаилә белән сәхнәне гөрләтәләр
Күрше егете Рәфис янып торган чибәр, үткен-шаян Гөлфирәнең кечкенәдән "колагын тешләп" куйган булган, күрәсең. Алар берничә ел дуслашып, очрашып йөриләр. Ә егет армиядә хезмәт итеп кайткач, өйләнешеп тә куялар. Бу вакытта Гөлфирәгә 16 яшь кенә була әле. Бер-бер артлы мәхәббәт җимешләре - алты балалары дөньяга килә.
Олы кызлары Алинә инде Казан федераль университетының спорт факультетында бишенче курс-та белем ала. Ул мәктәптә укыганда иң актив яшь спортчыларыбызның берсе иде. Билбау көрәше буенча район, республика данын яклап зур ярышларда чыгыш ясады. Хәзер инде ул спорт мастеры булган. Альбина КФУның филология факультетында икенче курста укый, чит телләр өйрәнә икән. Алпар урта мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Алия дә спортка мөкиббән, билбау көрәше, волейбол, ату белән мавыга. 5 сыйныфта укучы Айзирәк тә спортны үз итә, оста рәсем ясый, китап укырга ярата. Дүртенчедә укучы Ранис та актив спортчы, район үзәгенә "Алинә"гә йөреп, бик тырышып каратэ белән шөгыльләнә. Әдиләгә алты яшь, ул җырларга, биергә ярата. Тәрбиягә алган балаларын - Айзилә, Азалия, Данил, Ләйсән, Камилне дә актив, кызыксынучан итеп үстерергә омтылалар.
- Ул - к ы з л а р ы б ы з н ы ң һәммәсе тырышып укыйлар, спорт белән шөгыльләнәләр, җыр-биюгә дә маһирлар,-ди горурланып әни кеше.
Гөлфирә үзе дә оста җырчы бит, Алпар авыл җирлеге үзешчәннәренең бер генә концерты да аның катнашыннан башка узмый диярлек. "Ел хатын-кызы" бәйгесенең район һәм зона турларында Гөлфирәнең балалары белән бергә чыгыш ясавы тамашачыларның алкышларына күмелде. Әле 8 Март бәйрәмендә дә Татар Мулла клубында барлык балалары белән бергәләп концерт куеп, авылдашларын күңелле ял иттергәннәр алар.
"Балаларны читкә җибәрмибез!"
Узган ел алар гаиләсенә бер-бер артлы авыр кайгылар килә. Гыйнвар аенда Гөлфирәнең алма кебек сеңелесе 32 яшендә яман чирдән үлеп китә. Аның 13 һәм 9 яшьләрдәге ике кызы тома ятим кала.
- Гөлфизәне соңгы юлга озату мәшәкатьләре белән йөргәндә үк ирем Рәфис: "Балаларны беркая җибәрмибез, үзебезгә алабыз", диде. Сабыйларның әтиләре ягыннан дәү әниләре дә моңа шатланып риза булдылар. Рәхмәт, алар балаларны ташламыйлар, гел ярдәм итеп торалар, -ди Гөлфирә.
Апасы Гөлнараның да исәнлеге әйбәт булмый бу вакытта. Сеңелесен югалту хәсрәтеннән аның чире тагын да кискенләшә.
- Апа 4 апрельдә Казанда хастаханәдә вафат булды. Аңа 39 яшь иде, биш баласы калды. Ул да балаларын ялгыз үстерә иде,-дип күз яшьләре белән искә ала ул авыр көннәрне Гөлфирә.
Апасының балигъ булу яшендәге ике зур улы бүген мөстәкыйль яшиләр. Ә тугыз, биш һәм өч яшьләрдәге сабыйлары Әсәдуллиннарның зур гаиләсенә кушылган.
-Беренче вакытларда бик авыр булды. Кечкенәләр әниләрен сорап ике ай еладылар,-ди Гөлфирә. -Апа белән сеңелемне сагыну-юксынудан йөрәгем телгәләнсә дә, балаларга күз яшемне күрсәтмәскә тырыштым. Каенанам Зөлхия әнигә (без аның белән 22 ел инде әниле-кызлы кебек дус- тату яшибез), ирем Рәфискә рәхмәтем чиксез. Алар беренче көннән балаларны үзебезнеке кебек кабул иттеләр. Хәер, алар инде чын мәгънәсендә үз балаларыбыз. Кием-салым алабызмы, тәм-томнар белән сыйлыйбызмы, иркәли-назлыйбызмы - игътибар һәркайсына бердәй. Бертөрле таләпчән дә булырга, кечкенәдән эшкә өйрәтеп үстерергә тырышабыз.
Әйтергә генә җиңел: 11 бала бит ул! Бу өйдә һәр иртәдә тугыз баланы мәктәпкә һәм бакчага әзерләп озаталар (авыл балаларын Алпарга махсус автобус йөртә). Һәркайсы чиста-пөхтә киенгән булыр. Балаларның тәртип-әдәпкә өйрәнеп үсүләре дә сизелеп тора.
-Шөкер, өебез иркен. Ун ел элек яшьләр программасы ярдәмендә салып кердек аны. Ашарга-эчәргә мулдан, акчага кытлык кичермибез. Балаларны үстерергә, тәрбияләргә бөтен мөмкинлегебез бар. Район җитәкчелегенә бик зур рәхмәт, нинди мәсьәлә белән мөрәҗәгать итсәк тә, ярдәм күрсәтәләр.
Без һәрчак дәүләт ярдәмен тоеп торабыз,-дип сөйләде безгә Гөлфирә.
Уңган хуҗалар яши монда
Районда иң уңышлы эшләүче фермерлар да әле Әсәдуллиннар. Аларның гаилә фермасында бүген 100 башка якын сарык, дистәләп үгез, таналар, 11 савым сыеры асрала. Иркен утарларын, үзләре агач хәзерләп төзегән зур-зур ике терлек абзарын без сокланып карап йөрдек. Бөтен җирдә тәртип, чисталык хөкем сөрә. Терлекләр тук, көр. Мул азык запасы хәзерләнгән. Монда уңган хуҗалар яшәве әллә каян күренеп тора.
Без килгәндә йорт хуҗасы Рәфис өйдә юк иде, хуҗалык белән безне Гөлфирә таныштырып йөрде.
-Тракторыбыз да, җир эшләре өчен кирәкле барлык техникабыз да бар. Әлегә кадәр кырларыбызда печән генә үстердек. Быел менә тагын җирләр алдык, анда ашлык чәчәргә җыенабыз. Күпләп терлек асрагач, бөртек үстермичә булмый,-дип сөйли ул. Гомумән, Гөлфирәдән бернинди зарлану сүзе ишетмисең:
- Бөтен сыерларыбыз да бозаулады. Шушы көннәрдә әле берсе игез бозау китерде. Быел тана бозаулар да күп. Безгә бу кулай инде - аларны асрауга калдырып, сыерлар санын ишәйтәбез. Савым сыерларын 15 башка җиткерергә дип торабыз. Мал-туар асрау, сөт сатуның файдасы бик зур бит,- ди.
- Сөт бәяләренең кимүе генә кәефегезне төшергәндер инде…
- Юк, бер дә аптырамадык. Бәя кимеп кенә тормас, күтәрелер дә әле. Зарланучыларга Рәфис әйтә: "Сыерларыгызны бер-ике башка арттырыгыз, кимегән бәя шундук каплана", ди. Әйтәм бит, без сөтбикәләрне арттырырга торабыз.
Әсәдуллиннар кош-кортны да күпләп асрыйлар. Быел 120 үрдәк, 50 каз, 60 бройлер чебие үстергәннәр. Бер бакча тутырып бәрәңге, бер бакчага кишер, суган, чөгендер ише яшелчә, бер бакча кабак үстерәләр икән. "Үзебезнең гаилә дә зур, күбесен сатабыз да. Зур терлек итен, сарык-ларны, кош-кортны алырга теләүчеләр бик күп. Алдан ук сорап, язылып куялар,-ди Гөлфирә. Көз буе Казанга ярминкәләргә йөргәннәр. "Итне, катык, эремчек, каймак, корт ише сөт ризыкларын, яшелчәләрне, хәтта җиләк- җимеш кайнатмаларын, тозлаган-маринадлаган әйберләрне кырып-себереп алып бетерә шәһәр халкы, килгәнебезне көтеп торалар",-ди.
Бу кадәр эшкә ничек өлгерәләр соң? Уңган хуҗабикә моңа җавап итеп елмая гына:
-Булсын дип эшләсәң, вакытыңны дөрес бүлсәң, барына да өлгереп була,-ди. -Кичләрен иркенләп балалар белән шөгыльләнәбез - дәресләрен тикшерәбез, бергәләп чигәбез, сәйләннән бизәкләр үрәбез. Шәһәргә концерт-спектакльләргә, кунакка да йөреп торабыз. Дөнья матур, тормыш бик рәхәт бит. Минтимер Шәрипович әйткәнчә, Ходай саулык кына бирсен, балаларыбызны сәламәт, бәхетле итеп үстерергә язсын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев