Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • «Хайруллин Фонды» Татарстан мөселманнарын Ураза бәйрәме белән котлый!

    Хәйруллинның Хәйрия фонды күркәм традиция буенча ифтар ашларын оештыруда һәм үткәрүдә катнаша. Рамазан ае төгәлләнер алдыннанФонд хезмәткәрләре республикабызның 13 районында - Әлки, Спас, Нурлат, Алексеевск, Балык Бистәсе, Югары Ослан, Яшел Үзән, Түбән Кама, Зәй, Яңа Чишмә, Чирмешән, Чистай һәм Аксубайда - урнашкан мәчетләрдә ифтар ашлары уздыру максаты беләнкичке авыз ачу...

    Хәйруллинның Хәйрия фонды күркәм традиция буенча ифтар ашларын оештыруда һәм үткәрүдә катнаша.

    Рамазан ае төгәлләнер алдыннанФонд хезмәткәрләре республикабызның 13 районында - Әлки, Спас, Нурлат, Алексеевск, Балык Бистәсе, Югары Ослан, Яшел Үзән, Түбән Кама, Зәй, Яңа Чишмә, Чирмешән, Чистай һәм Аксубайда - урнашкан мәчетләрдә ифтар ашлары уздыру максаты беләнкичке авыз ачу вакытына табын әзерләү өчен азык-төлек китерделәр. Хәйруллин Фонды ел саен, нинди диндә булуларына карамастан, мохтаҗларга ярдәм итү йөзеннән мәчетләрдә ифтар табыннары оештыра. Быел матди ярдәм 400 мең сумга якын булды, бу 30дан артык мәчеттә табын әзерләргә мөмкинлек бирде.

    Хәйруллинның Хәйрия фонды Татарстанда яшәүче барлык мөселманнарны изге Ураза бәйрәме белән тәбрик итә!

    Изге Рамазан аеның тәмамлануы - рухи пакълану, яңару һәм игелеклегамәлләр башкару вакыты. Ураза бәйрәме дин тотучылар күңелендә якыннарына карата мәрхәмәтлелек, сабырлык, шәфкатьлелек һәм мәхәббәт хисләре уята.

    Реклама

    Бәйрәм яктысы һәм җылысы һәр йортка иңсен һәм һәр гаиләгә иминлек китерсен!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: