Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Сөт бәясе ни өчен түбән

    "Әлки хәбәрләре" газетасының 49 нчы санында "Мул һәм арзан сөт чоры" дип аталган язма сөтнең хәзерге бәясе уртача 16 сум 30 тиен дип язылган иде. Җавап ишетәсе килә, ул сумма каян килеп чыга икән? Ни өчен җәй айларында сөт бәясе бөтенләй очсызлана, кибет киштәләрендә бер дә үзгәрми?" Яңа Чаллы авылы...

    "Әлки хәбәрләре" газетасының 49 нчы санында "Мул һәм арзан сөт чоры" дип аталган язма сөтнең хәзерге бәясе уртача 16 сум 30 тиен дип язылган иде. Җавап ишетәсе килә, ул сумма каян килеп чыга икән? Ни өчен җәй айларында сөт бәясе бөтенләй очсызлана, кибет киштәләрендә бер дә үзгәрми?" Яңа Чаллы авылы халкы исеменнән Рузалия Бәдретдинова"

    Сорауга ачыклык кертү максатыннан без "Интрейд" сөт кабул итү пунктына мөрәҗәгать иттек.

    - Әлеге бәя "Интрейд" кабул итү пунктында алты айлык бәяләрнең уртача суммасы ул.

    Реклама

    Сөт бәясенең кимүенә килгәндә, ул вакытлыча күренеш, җәй айларында мул сөтле чорда күзәтелә. Шулай ук Россия базар системасына чит илдән күп сөт кертелүгә бәйле. Хәзер инде акрынлап сөт җитештерү күләме кими һәм бәяләр дә артыр дип көтәбез, - диде "Ин-трейд" җәмгыятенең генераль директоры урынбасары Алексей Кутузов.

    Хәзер сөтнең 1 литрын "Интрейд" җәмгыяте 13 сумнан кабул итә.

    Өстәп шунысын да әйтик: шәхси хуҗалыклардан әзерләнгән сөт өчен түләүнең бер өлеше сөтне җыючы һәм илтеп тапшыручы хезмәте өчен түләнә. Ул халык җыеннарында көн тәртибендә каралып халык тарафыннан хупланылган иде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: