Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Сугыш… Кешелек тарихында моңардан да куркынычрак, дәһшәтлерәк вакыйга юктыр ул. (Хәят апа истәлекләре)

    фото wise-golem.livejournal.com сайтыннан Сугыш… Кешелек тарихында моңардан да куркынычрак, дәһшәтлерәк вакыйга юктыр ул. Бөек Ватан сугышының утлы юлларын үткән солдатлар да, тылда көнне төнгә ялгап хезмәт куйган хатын-кызлар һәм үсмерләр дә туган җиребез азатлыгын яклауга үз өлешләрен керткәннәр. Сугыш башланган җәйдә Авылдашыбыз Гыймадиева Хәят апа да шундыйлардан. Сугыш вакытында һәм...

    фото wise-golem.livejournal.com сайтыннан
    Сугыш… Кешелек тарихында моңардан да куркынычрак, дәһшәтлерәк вакыйга юктыр ул. Бөек Ватан сугышының утлы юлларын үткән солдатлар да, тылда көнне төнгә ялгап хезмәт куйган хатын-кызлар һәм үсмерләр дә туган җиребез азатлыгын яклауга үз өлешләрен керткәннәр.
    Сугыш башланган җәйдә
    Авылдашыбыз Гыймадиева Хәят апа да шундыйлардан. Сугыш вакытында һәм аннан соң да әле ике ел ул тракторчы булып эшләгән. Аның истәлекләрен Татар Борнае мәктәбе укучылары дулкынланып тыңлады. Ул безгә түбәндәгеләрне сөйләде.
    "Мин үзем 1921 елның 15 июлендә туганмын. Без гаиләдә 6 бала идек, иң кечкенәсе мин. Шуңа күрә сугышка кадәр алай күп авырлыклар күрдем дип әйтә алмыйм, чөнки әтием бик тырыш, бар нәрсәне дә таба торган кеше иде. Сугыш башланганда миңа 20 яшь иде. Сугыш башланганын барлык кешегә хәбәр итү өчен авылда зур җыелыш җыйдылар. Олысы-кечесе, ире-хатыны, яше-карты бик хәвефләнеп җыелышка килдек. Ир-егетләргә комиссариатка барып исәпкә басарга кушылды, ә Шәйхетдинов Мәүлетгәрәй абыйга бүген үк әйберләрен җыеп-төенләп куярга куштылар. 22 июнь көнне ул сугышка китәргә тиеш, чөнки авылда бердәнбер шофер иде. Фронтта кеше ташу өчен машиналар һәм шоферлар җитми икән. 22се көнне бөтен авыл халкы елый-елый Мәүлетгәрәй абыйны сугышка озатты.
    Икенче көнне безне - сигез кызны Кузнечиха авылына МТСка укырга илттеләр. Кузнечиха авылы ул вакытта безнең район үзәге иде, үзебезнең авылдан ул 30 чакрым ераклыкка урнашкан. Барыбыз да 17-20 яшьлек кызлар. Ирләр сугышка алыну сәбәпле, алар безне киткәнче трактор йөртергә, аның белән эшләргә өйрәтергә тиешләр иде. Шунда бер ай укып кайттык.
    Авылда инде уңыш җыя башлаганнар, мине комбайнчы ярдәмчесе итеп куйдылар. Яхшылап техниканы белмибез, аптырап калабыз. Комбайнчыларга рәхмәт: кычкырмый-нитми генә барысына да өйрәтәләр. Комбайнчы абыйны сугышка алгач, бер үзем эшли башладым. Кояш чыкканчы инде без аяк өстендә, төнлә дә 3-4 сәгать кенә йоклап алабыз. Бернинди зарлану, эшкә бармыйм диюләр юк. Икмәк ишелеп уңды, искиткеч булды. Комбайннар җитешми, шуңа хатын-кызлар, 11 яшьтәге үсмер кызлар ураклар белән кырда эшләделәр.
    Урып-җыюлар тәмамлангач, авылдан бик күп кешене, шул исәптән мине дә, Тәтеш районының Өчкүл авылына окоп казырга җибәрделәр. Кама елгасы буенда боз катканны көтеп 3 көн кундык. Елга аша чыккач, Тәтеш тавына менәсе бар. Әй, ул тауның биеклеге! Аяк асты тайгак, егылып артка шуып төшәсең. Барып җиткәч, үзебезне бер Чирмеш авылына йортларга урнаштырдылар. Төрле милләт кешеләре, ир-егетләр дә бар иде арабызда, тик берсеннән дә начар сүз ишетмәдем. Бер-беребезне бер дә рәнҗетмәдек, уртак кайгы барыбызны да бертугандай берләштергән иде.
    Окоп казыр өчен 18 километр еракка җәяү барып эшлибез, аннары җәяү кайта да идек. Окопны да бит әле план тутырырлык итеп казырга кирәк. Үзебез алып барганны гына ашап торабыз. Кибетләрдә бернәрсә юк, алар буш. Бер ай окоп казыгач, планны тутырып өйгә кайттым. Тик икенче көнне үк Сәләхетдин абый килеп Кузнечихага МТСка китәргә кирәклеген әйтте. Язгы чәчүгә тракторлар ремонтларга кирәк икән. Бернинди ризык бирмиләр, өйдә дә такы-токы гына, булган бар ашлыкны сугышка җибәрдек. Бер вакытны хәтерлим әле: дустым Минзыя белән ике юканы бер атнага җиткердек. Әбәт вакытында бер тапкыр кайнар аш пешереп ашаталар, ә калган вакытларда ашауны үзебез кайгыртырга тиеш идек.
    Атнага бер тапкыр шимбә көнне генә авылга кайтабыз, ә иртән якшәмбе инде кире килә идек. Күп вакыт җәяү йөрдек, чөнки атлар авылда иң кирәкле транспорт, аларны башка эшләрдә дә кулланалар. Көннәр шундый салкын, андый салкыннар хәзер булмый да. Өскә кияргә юньле кием дә юк. Бармыйча булмый, закон искиткеч коры, хәзер суд каршына бастырырга гына торалар.
    Тракторчы кызлар
    Яз көне тракторлар белән сукага чыктык. Тракторлар еш ватыла, запас частьлар юк. Акча түләмиләр, бөтен кеше бушка - "таякка" эшләде бит ул вакытта. Барыбер тырышып эшлибез, эшкә чыгудан баш тартулар юк, беребезнең дә сынатасы килми. Без тырышып эшләргә тиеш идек. Немецлар җиңелсен, сугыш бетсен бөтен уебыз, максатыбыз шул.
    Тракторлар керосин белән эшлиләр. Аларга ягулыкны Спасстан атлар белән ташыйлар. Банка төбенә генә салып трактор кабызу өчен аз гына бензин бирәләр иде. Мин үзем төнге сменада эшләргә ярата идем. Чөнки көндез трактор кыза, аны туктатып суытып торырга кирәк, ә кич белән рәхәт, йоклап китмәс өчен кычкырып җырлый-җырлый җир сукалыйсың. Үзем трактор йөртәм, үземнең күңелем сугыштагы өч абыем янында. Алар кайда, исән-сау микән, дип уйлыйм. Без ачлы-туклы яшәсәк тә, сугыш михнәтләрен күрмибез, алар анда үлем белән күзгә-күз очрашып, явыз дошманнарны кыралар, безне алардан яклыйлар дип, күңелемне юатып эшли идем.
    Эштән соң сугышчыларга күпме оекбаш, бияләй бәйләдек, никадәр ипи киптереп озаттык. Сугыш вакыты дип тормадылар, һәр йорттан дәүләткә салым түләттеләр. Үзең ашаганың бармы, өеңдә балаларың ач түгелме, дип сораучы юк, салымны вакытында түләргә кирәк иде.
    Һәр йорт елына 40 килограмм ит, 200 йомырка, 8 килограмм сыер мае, бер сарык башына бер килограмм йон, акча, бәрәңге түлисе бар иде. Кешеләр, аптырагач, сарыкларны да саудылар.
    Күп йортка кара мөһерле кәгазьләр килде. Минем дә бер абыем сугыш кырында ятып калды. Һәр кара кәгазь өчен авылыбыз белән кайгырабыз. Чөнки бу кайгылы хәбәр, бүген булмаса иртәгә, үзебезнең ишекне кагарга мөмкин иде. Исемнәрен генә хәтерләмим, кемнәрнеңдер 5 уллары шул дәһшәтле сугышта ятып калды. Әти-әниләренә күпме кайгы-хәсрәт бит инде ул, алар бу балаларын киләчәктә таянычыбыз, нәселне дәвам иттерүчеләребез булырлар дип үстергәннәрдер, тик сугыш аларны үзенә йотып калды.
    1945 елның маенда сугыш бетте. Бу вакытта мин Юксыл кырында җир сукалый идем. Белсәгез иде ул шатлыкны! Аны берничек тә аңлатып булмый.
    Бәхет биргән җиңү
    1941 елда трактор руле артына утырган идем, 1947 елга кадәр эшләдем. 1947 елның көзендә сугыштан кайткан егет Гыймадиев Салих кулымны сорады. Шул көздә мин кияүгә чыктым. Шунда Сәләхетдин абый килеп миңа бик начар хәбәр әйтте: МТС тракторын ремонтламыйча кияүгә чыкты, дип мине судка биргәннәр икән. Шуннан соң Салих тракторны ир-егетләрдән көйләтеп эшне җайлады, судтан котылып калдым".
    Салих абый белән Хәят апа 6 бала тәрбияләп үстергәннәр. Салих абый 1971 елга кадәр (вафат булганчы) Татар Борнае урта мәктәбендә хезмәт һәм физкультура укытучысы булып эшли. Укытучы эшен улы Мансур һәм кызлары Сәрия, Равия дәвам итә. Алар бүген Татар Борнае урта мәктәбендә эшлиләр.
    Бүген Хәят апа улы Мансур һәм килене Әлфия тәрбиясендә яши. Аның 14 оныгы һәм бер оныкчыгы бар. Күпме авырлык, хәсрәт күрсә дә, ул үзен бик бәхетле хис итә. Бүгенге тормышның кадерен белергә, аңа нинди авыр юлдан килүебезне онытмаска кирәклеген әйтә. "Әй, балакайлар! Без күргән хәсрәт-кайгыны сезгә беркайчан да күрергә язмасын иде",-дип тәмамлады ул үзенең сүзен.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: