Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Җиңү бәйрәме көнендә С.Лисенков исемендәге туган як тарихы музееның күчмә экспозициясе эшләде

Җиңү бәйрәме көнендә С.Лисенков исемендәге туган як тарихы музееның күчмә экспозициясе эшләде.

  Быел кыйммәтле экспонатлар куелган палатканы Үзәк паркта сәхнәгә якынрак җирдә урнаштырдылар. 
Күчмә музейга керүчеләрне пилотка һәм гимнастеркалар кигән хезмәткәрләр каршы алды. Алар экспонатлар, шулар белән бәйле вакыйгалар турында сөйләделәр. 
–Без музейга район кешеләре бүләк итеп тапшырган әйберләрне алып килдек. Бу экспонатларның барысы да Бөек Ватан сугышы белән бәйле. Әлеге хатирәләрне киләсе буыннарга тапшырасыбыз килә,–диде музей директоры Мария Платонова. Ул үзләренең “Мәңгелек хәтер”, “Сугыш хатын-кыз эше түгел”, “Фронтовиклар хатларын укыйбыз” дигән проектларны гамәлгә ашыруларын хәбәр итте.
Күргәзмәгә килүчеләргә “Правда” газетасының 1941 елның 7 ноябрендә һәм 1945 елның 9 маенда чыккан саннарын күрсәттеләр. Аларның беренчесендә парад турынды язылган: солдатлар Кызыл мәйданнан турыдан-туры фронтка киткәннәр. Ә Җиңү бәйрәме санында ил җитәкчесе Иосиф Сталинның совет халкына мөрәҗәгате, Бөекбритания премьер-министры Уинстон Черчилльнең, башка рәсми затларның котлаулары басылган. Музей хезмәткәрләре әйтүенчә, мондый кадерле экспонатларны учреждениенең беренче җитәкчесе Йосыф Зарипов тапкан булган. 
Экспозициянең шактый урынын сугышта катнашкан хатын-кызларга – зенитчы Анастасия Григорьевна Созоновага, кече медицина хезмәте сержанты Анастасия Петровна Сурскаяга, Беренче Украина фронтының 28 нче һава-десант полкы фельдшеры Мария Ерофеевна Хәбибуллинага, шәфкать туташы Масалия Илал кызы Җәләловага багышлаганнар.
Бөек Ватан сугышында катнашкан Әсәдулла Сәмигулла улы Хисмәтовның бәйрәмнәрдә кия торган костюмы орден һәм медальләр җемелдәве белән игътибарны ерактан үзенә тартып тора. Әлеге костюмны музейга аның кызы Рәмзия Галәүтдинова тапшырган. Әсәдулла ага танк бригадасы составында Җиңүне Иран башкаласы Тегеранда каршылаган. Ул моның белән гаять горурлана булган. Ветераныбыз менә дүрт ел инде арабызда юк. Әмма күпләр аны йомшак күңелле, якты кеше итеп, кулларына гармун тоткан, татарча җырлаган кыяфәттә искә төшерәләр.  
Күчмә музейда сугыш ветераны Петр Тимофеевич Дмитриевның шәхси әйберләре, фоторәсемнәре дә куелган иде. Аларны Базарлы Матакта яшәүче кызы Светлана Хәмидуллина тапшырган. Узган гасыр башында ясалган гармун – бик кыйммәтле экспонат. Әтисе Исмәгыйль абыйдан калган әлеге музыка коралын музейга Ислам ага Габидуллин тапшырган. Аның әтисе 1942 елда фронтта һәлак булган, ә гармунны Донбасс шахтасында эшләп алган акчага сатып алган булган. 
Бежицк девизиясенең миномет ротасы взводы командиры, Татар Борнае авылы кешесе Сәлих Ибраһим улы Гыймадиевның күпсанлы кыйпылчыклар тишкәләгән гимнастеркасы да музейга керүчеләрне үзенә тартып торды. 
Советлар Союзы Герое Степан Матвеевич Крайновның кызы Ирина Рудьнева районга тагын бер бүләк ясаган: батыр якташыбыз Бөек Җиңүнең 50 еллыгын бәйрәм иткән көндә Мәскәүнең Кызыл мәйданыннан махсус заказ буенча тегелгән костюм киеп узган булган. Хәзер ул костюм безнең музейда лаеклы урын алып тора. 
Күчмә музейда сугыш чоры көнкүрешенә кагылышлы экспонатлар – керосин лампасы һәм плитәсе, чабаталар да бар иде. 
–Без, сугыштан соң туган балалар, алардан озак файдаландык әле. Гөбенең, кул тегермәненең нәрсә икәнен ишетеп кенә түгел, күреп беләбез. Ә патефон бик сирәк өйләрдә була иде,–дип истәлекләрен яңартты музейга балалары һәм оныклары белән килгән Яңа Үргәгарда яшәүче хезмәт ветераны Мәдинә Фәсахова. 
–Мондый музей оештырып, сугыш чоры экспонатларын Үзәк паркта, Мәңгелек уттан ерак булмаган урында күрсәтү бик дөрес карар. Авыл читендәге музейга һәркем дә бармый бит әле. Ә бүген, шушы палаткага кереп, экспозицияне карамау гонаһ булыр иде мөгаен. Барлык әйберләр дә кыйммәтле, алар бигрәк тә үсеп килүче буын өчен мөһим. Яшьләр батыр якташлары турында да, авыр хезмәт белән тылда Җиңүне якынайткан буын турында да белергә тиешләр,–дип фикере белән уртаклашты райондашыбыз, Казан медицина институты укытучысы Илнар Шәйдуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев