Яңа Чаллы имам хатыйбы Габделхак Бәдретдинов, балалар иҗат йорты бүлеге мөдире Резидә Җиһанщина һәм бу эштә үз ихтыярлары белән катнашучы берничә кеше “55+ яшьтәгеләр кулында санлы технологияләр” проекты өстендә эшләп, 328 536 сум күләмендә грант отуга иреште.
Әлеге акча Татарстан Республикасының гражданлык җәмгыятен үстерү грантлары кысасында бүленә.
Бүленгән акчага мөселман киемнәре, 3 санак, видеолар карау өчен санлы җайланмалар, җиһазлар сатып алынган. Шулай ук планшетлар да кайтартылган. Аларны кулланып, өлкәннәрне өйдә укыту мөмкин булачак.
– Бу җайланмаларны без авыл кешеләрен санакны кулланырга өйрәтү өчен сатып алдык. Чөнки бүгенге көнда барысы да интернет челтәре аша, гаджетлар кулланып башкарыла. Ә авылларда, нигездә, пенсионерлар, өлкәннәр яши. Без проектны әлеге эшкә башкаларны да өйрәтү максатыннан әзерләдек. Бераз борчылабыз да, барысы да беренче тапкыр бит. Әмма без алга таба барырга әзер, – дип, фикерләре белән уртаклашты проект җитәкчесе Резидә Наил кызы.

– Шундый кирәкле грант отуыбызга бик тә шатланабыз. Җайланмаларны мәчеттә урнаштырганнан соң, бар теләк белдерүчеләр дә килеп, санак серләренә өйрәнә ала, – диде Иске Чаллы авыл җирлеге башлыгы Муса Исхаков.
Нет комментариев